Район газ эксплуатация хезмәте шоферы Айрат Беляев үз эшенә җаваплы карый һәм аны җиренә җиткереп башкара.
Бу оешмада ул ике дистә елга якын эшли, ә шоферлык стажы күпкә артыграк (моңа кадәр Айрат шәһәрнең башка оешмаларында хезмәт куйган). Кайда гына эшләсә дә ул үзен яхшы яктан гына күрсәткән. Иң мөһиме - ул үзе эшләгән техникага сакчыл карый, кайчан гына кушсалар да рейска чыгып китәргә әзер. Башта ул КамАЗда эшләгән, ә соңгы ун елда УАЗ йөртә. Тырышлыгы, үз бурычына җаваплы каравы белән ул җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре арасында лаеклы хөрмәт казанды.
Руслан Хәмидуллин фотосы.