Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көн кадагында – чәчү эшләренең барышы

Узган чәршәмбе көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов безнең районда агымдагы чәчү кампаниясе буенча күчмә утырыш үткәрделәр.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Аграмак авыл җирлеге кырларының берсендә үткән бу киңәшмәдә Спас районы башлыгы Камил Нугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләр Советының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе Валерий Васильев һәм башкалар катнашты. Анда шулай ук район авыл җирлеге башлыклары, чәчүлек орлыгы, ветеринария хезмәтләре, банк системасы вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чакырылды.
Киңәшмәне башлап җибәреп, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тулаем республикада һәм аерым алганда, Спас районында чәчүнең барышы белән таныштырып үтте. спас игенчеләре үзләрен тәҗрибәле осталар итеп күрсәтүе билгеләп үтелде.
Районда чәчүлек мәйданнарының шактый зур булуына карамастан, алар бурычларын үз вакытында һәм җиренә җиткереп үтиләр. Льготалы шартларда ягулык, ашлама сатып алу, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кагылган мәсьәләләр дә тикшерелде. Авыл җирендә яшь белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү кирәклегенә аерым басым ясалды.
Республика хөкүмәте авыл өчен өстәмә программалар эшли, якын киләчәктә авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту күздә тотыла. Ә игенчеләргә түбәндәгегә аеруча игътибар юнәлдерергә кирәк: явып үткән яңгырлардан соң шытымнар белән бергә чүп үләннәр дә тишелеп чыгып, булачак уңышка зур зыян китерергә мөмкин. шуңа күрә чүп үләннәре белән көрәш чараларын алдан ук күрергә кирәк.
Дәүләт Советы Рәисе Спас игенчеләренә эш темпларын киметергә ярамый икәнен билгеләп үтте. борынгы Болгарга килгән кунаклар тарихи һәйкәлләрне генә түгел, райондагы эшләрнең барышына да игътибар итәчәк. Аларда уңай тәэсир калсын өчен, игенчеләр аеруча җаваплылык тоеп эшләргә тиеш.
Игенчеләргә быел һәр хуҗалыкта бер эксперименталь кыр булдырып, анда технология процессының барлык норма һәм таләпләрен, шул исәптән чәчү, ашлама кертү, чүп үләнәргә, авыруларга, корткычларга каршы эшкәртү һәм башка эшләрне җиренә җиткереп үтәргә тәкъдим ителде. Көзен чагыштырмача анализ ясап, тиешле нәтиҗә ясарга һәм булачак перспективаларны билгеләргә мөмкин булачак.
Очрашу барышында киңәшмәдә катнашучылар хөкүмәт вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга төгәл җаваплар алдылар.
Рәсемдә: (беренче рәттә сулдан уңга) ТР авыл җуҗалыгы министры Марат Әхмәтов,
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Камил Нугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мөһим мәсьәләләр турында сөйләшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев