Ватан сакчылары көне алдыннан якташларын район башлыгы Камил Нугаев котлады.
Бу бәйрәм - батырлык һәм патриотлык үрнәге, туган илгә тугры хезмәт итеп, һәрвакыт аның иминлеген сакларга әзер торган чын ир-егетләр бәйрәме, диелә бу котлауда.
Бу көнне без Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәгән, аның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен кан койган ветераннарыбызны, сугышчы-интернационалистларны, солдатлар һәм офицерларны, бүгенге көндә Кораллы Көчләр сафында илебез чикләрен уяу саклаган якташларыбызны хөрмәтлибез. Армиядә хезмәт итүче егетләр ата-бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, намуслы хезмәт итүләрен аларның әти-әниләре, хәрби комиссариат, район администрациясе исеменә килгән күпсанлы рәхмәт хатлары да раслый.
Гасырлар буе килгән намуслылык, батырлык, тугрылык кебек сыйфатлар кулга корал тотып, Ватанны саклаганда гына түгел, тыныч тормышта да бик кирәк, дип билгеләп үтелә котлауда.
Барыгызны да чын күңелдән бу күркәм бәйрәм белән тәбрик итеп, нык сәламәтлек, максатларыгызга ирешүегезне, теләсә нинди хәлдә дә сынатмавыгызны, күкләрнең аяз, дөньяның тыныч булып калуын телим.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев