Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кисәтүе җиңелрәк

Кышын кар күп яву сәбәпле, бина түбәләренең җимерелүе белән бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы нык арта.

Рушания ГЫЙМАТДИНОВА,
район ведомоствоара комиссиянең җаваплы сәркатибе.
Соңгы араларда туктаусыз яуган кар шактый кыенлыклар китереп чыгарды. Февраль һәм март айларында да кар күп яварга мөмкин. Узган ел, мәсәлән, калын кар катламы авырлыгын күтәрә алмыйча берничә торак йортның түбәсе җимерелде. Алай гына да түгел, кар склад биналарына да зыян китерде. Үлүчеләр булмаса да, бу хәл барыбер сагайта.
Табигатьнең кодрәтле көченә берничек тә каршы торып булмый. Ул теләсә кайчан үзенең гайрәтле холкын күрсәтә. Моңа мисал итеп узган кышны китерә алабыз. Хәер, быелгы кышта да теләсә нәрсә көтәргә була. Шуңа күрә бәла-казага алдан ук әзерләнеп торырга кирәк.
Хәзерге вакытта йорт түбәләрендәге кар һәм боз куркыныч тудырмаса да, халык арасында кисәтү эшләре алып баруга зур игътибар бирелә. Җаваплы кешеләргә конкрет бурычлар йөкләнде. Әлеге кагыйдәләр үтәмәслек түгел: милек хуҗалары яки арендаторлар торак йорт, административ бина, башка корылма түбәләрендә җыелган карны чистартуны һәм кышкы-язгы чорда түбәдән кар һәм боз катламы төшеп, халыкка зыян китерү куркынычын киметергә, кар күп яуган вакытта биналарның сакланышын тәэмин итү һәм бәхетсезлек очраклары килеп чыгуны кисәтү эшләрен вакытында оештырырга тиеш.
Татарстан Республикасында административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодексның 3,6 маддәсе нигезендә, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Шунысын да искәртергә кирәк, узган елның июнендә әлеге маддәгә үзгәрешләр кертү турында ТР Законы гамәлгә керде. Шуның нигезендә, авыл территорияләре һәм шәһәр округларындагы төзекләндерү турындагы муниципаль кагыйдәләрне бозган өчен кешеләргә 2000нән 5000 сумга, җаваплы кешеләргә - 15000нән 30000 меңгә, юридик затларга - 50000нән 200000 сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин.
Ел дәвамында кылган (яки чаралар күрмәгән өчен) гамәлләр өчен җаваплы кешеләргә 30000нән 50000гә , юридик затларга - 200000нән 500000 сумга кадәр административ штраф салу каралган. Кыскасы, бу мәсьәләгә салкын һәм җавапсыз караучыларны җитди җәза көтә. Шуңа күрә, бәхетсезлек очракларын алдан кисәтү күпкә отышлырак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X