Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кимчелекләр җитәрлек

Күптән түгел район Советының актлар залында коммуналь хезмәтләрнең үткән ел башкарган эшләренә йомгак ясалды.

Марина Зайцева
Коллективларының эше турында доклад белән "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ директоры Александр Кривошеев, "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ филиалы җитәкчесе Александр Маслов, "Татэнергосбыт" ҖЧҖ филиалы җитәкчесе Дамир Кадыйров, "Шеронова, 23" торак милекчеләре ширкате рәисе, "Спас районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ директоры Владимир Обломов һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Шеронова чыгыш ясады. Аннары залга җыелган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр коммуналчыларга үзләрен борчыган сораулар бирделәр. Ә алар шактый җыелган.
Мәсәлән, Пушкин урамындагы 15нче йортта яшәүчеләрне йортта кырык ел капиталь ремонт булмавы борчый. Дөрес, подъезд ремонтланган, яңа ишекләр куелган, тик түбәдән су үтә, коммуникацияләрне дә алыштырырга вакыт җиткән. Фатир хуҗалары әйтүенчә, быел кыш салкын килгәнлектән, фатирларда җылылык бары тик 16 градус кына булган, кайбер урыннарда стеналар күгәрә башлаган.
Шул ук урамдагы 20нче йортта һәм Гордеев урамындагы 9нчы йортта яшәүчеләр дә фатирларның салкын булуына зарландылар. Хирург Шеронов урамындагы 28нче йортта узган ел беренче каттагы фатирлар астыннан үткән җылыту торбалары шартлаган. Нәтиҗәдә торбаларның 10 метры гына алыштырылган, бу бик аз. Калганнары да теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин, бу кешеләрне нык борчый.
Тургенев урамындагы 1нче йортта яшәүчеләр өч ел элек үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфатыннан канәгать түгел. Беренче айларда ук бинаның тышкы стеналарыннан штукатуры купкан, буяулар кыршылган. Ә фатир хуҗаларының бу ремонт өчен тагын күп еллар акча түлиселәре бар.
Йорт ихтыяҗларына тотылган электр энергиясе өчен түләү мәсьәләсе дә күпләрне борчуга сала. Аерым алганда, Хирург Шеронов урамындагы 33нче йортта яшәүчеләр бу мәсьәләне хәл итүләрен үтенгәннәр. Тикшерү нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләрнең берсе яңа электр счетчигын куеп, иске бурычларын түләмәве, шуның нәтиҗәсендә 1123 киловатт өчен бурычның барлыкка килүе ачыкланган.
Оешма җитәкчеләре фатир хуҗаларына счетчиксыз гына электр энергиясен куллану, җылыту системасыннан күпләп су алу фактларына игътибарлырак булырга кирәклеген әйттеләр. Бу турыда йорт башлыгына яки тиешле оешма вәкилләренә хәбәр итәргә кирәк. Шуның аркасында закон бозучылар түгел, түләүләрне үз вакытында түләп барган кешеләргә авырлык килә.
Биредә шундый саннар да китерелде: су суырту скважинасыннан суырткан алты йөз мең кубометр суның өч йөз мең кубометры өчен генә халык түли икән. Ә калганы кая китәдер, билгесез ...
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча чыгымнар да елына тугыз йөз мең сумнан артып китә. Моңа кешеләр үзләре гаепле. Шәхси йортларда яшәүчеләр чүп-чар контейнерларына тирес, коры агачлар, хәтта иске җиһазларны да ташлый.
Кайбер фатир хуҗалары еллар буе коммуналь хезмәтләр өчен түләми. Мәсәлән, милекчеләр ширкатендә 129 шундый кеше бар, аларның бурычы бүгенге көндә 4 миллион 350 мең сум тәшкил итә. Алардан ничек итеп бу сумманың яртысын булса да түләтергә? Бу турыда җитди уйларга кирәк.
Билгеле, кешеләрнең кайберләре үз сорауларына өметле җавап ишетмәделәр. Шулай да җыелышта катнашкан район башлыгы Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, бу проблемалар игътибарга алынып, беренче чиратта хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев