Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләчәккә өмет белән карыйбыз

Үтеп баручы ел кайсы ягы белән истә калды һәм якынлашып килүче елдан ниләр көтәсез? Безнең хәбәрчебез берничә кешедән шул хакта сорады.

Сергей Шитов, Спас районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:
- Гаиләбездә быел зур шатлык - улыбыз Ярослав туды. Безнең өчен узып баруы ел шушы ягы белән истә калды. Хәзер ул барыбызның да игътибар үзәгендә. Ахырзаман җитә дип шаулаганнар иде, ул ялган булып чыкты.
Киләсе елда без башкаларга игътибарлырак булсак иде, бер-беребезне аңлап яшәве зур бәхет бит ул.
Яңа ел һәр йортка иминлек, бәхет, ә иң мөһиме - корычтай нык сәламәтлек алып килсен!
Наталья Пудофеева, Ким авыл җирлеге секретаре:
- Быел улыбыз Антон институтны тәмамлап, дипломлы белгеч булды. Моннан тыш, гаилә дә корып җибәрде. Яшь гаилә Казанда яши. Ә киләсе елда кызыбыз Елена да югары белем турында диплом алып чыгарга тиеш. Ул икътисадчы булып эшли, читтән торып укый.
Яңа ел муллык алып килсен, хезмәт хакы тормыш алып барырга булса да җитеп барсын иде, дип хыялланам. Бу минем генә түгел, күпләрнең теләгедер, дип беләм, чөнки үзебезнең яшәү шартларын яхшыртудан башка, балаларыбызга да беренче мәлне ярдәм итәргә кирәк. Мәсәлән, улыбызның торыр урыны булса да, кызыбызныкы әлегә юк. Ә ата-ана өчен бу тормышта балаларының иминлегеннән дә мөһимрәк нәрсә юктыр.
Марина Яшина, башлангыч класслар укытучысы (Өчкүл авылы):
- Быел бердәндер оныгыбызга бер яшь тулды. Аның беренче адымнарына, беренче сүзләренә бөтен гаиләбез шатлана. Аны күзәтеп тору - үзе бер бәхет.
Ел ахырында истә калырлык тагын бер күңелле вакыйга булды - безнең хезмәт хакын арттырдылар. Бу исә киләчәккә өмет уята.
Киләсе елда бөтен кешегә, беренче чиратта - якыннарыма, хезмәттәшләремә, дусларыма ныклы исәнлек, кәеф күтәренкелеге телим.
Анна Ромашкина, почта бүлеге җитәкчесе (Антоновка авылы):
- Үземә алмаш таба алмаганлыктан, инде унике ел рәттән ял иткәнем юк, быел да шулай булды. Шуңа күрә ел эш-мәшәкатьләр белән үтте. Авыл халкына барлык төр почта хезмәте күрсәтәбез. Мәсәлән, күпләр хәзер Интернет челтәреннән файдалана. Эш күп булса да, аның булуы барыбер шатландыра.
Кешеләргә азмы-күпме ярдәмем дә тия.
Почта бүлеге планнарны һәрвакыт үтәп бара. Киләчәктә дә почта халыкка хезмәт итсен иде.
Рузалия Минһаҗева, фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Дала Йорткүл авылы):
- Фермерлар ел әйләнәсе эштән бушап тормыйлар. Без мөгезле эре терлек үстерү һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнәбез. Болар барысы да авыр хезмәт. Шуңа күрә киләсе елда авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр күтәрелсен иде дип телим, чөнки хәзерге вакытта аларның бәясе бик түбән, бу берәүгә дә сер түгел.
Быел беренче оныгыбыз Кәрим дөньяга килде, бу вакыйганы барыбыз да көтеп алдык. Балаларыбыз Казанда яши. Олы улыбыз югары белем алды, икенчесе киләсе елда социаль-гуманитар техникумны тәмамларга тиеш. Укуын институтта дәвам итәргә җыена. Безнең өчен бу зур шатлык.
2013 ел - Йолдызнамә буенча минем елым. Ул уңышлы булыр дип өметләнәм. Мин моңа бик ышанам.
Екатерина Стюфеева, хуҗабикә (Кузнечиха авылы):
- Узган ел бердәнбер улыма ике яшь тулды. Әлегә аның белән әти-әнием янында яшибез, киләчәктә Казанга китәргә планнарым бар. Моның өчен балалар бакчасына чиратка бастык.
Икетуганнарым Данил белән Аринаның тууы да шатлыклы вакыйга булды. Бу нәниләрнең тормышы бәхетле булып, хыяллары чынга ашсын иде. Чын күңелдән бөтен кешегә сәламәтлек, иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев