Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләчәккә катгый таләпләр куела

Март ае башында район Советы утырышы үткәреләчәк, анда узган елга йомгак ясалачак һәм киләчәккә бурычлар билгеләнәчәк. Сезнең игътибарга район башлыгы Камил Нугаевның депутатлар алдына тикшерүгә куелачак чыгышын тәкъдим итәбез.

Үткән ел тулай продукт җитештерү күләме күп түгел - нибары 1,9 процентка гына арткан. Шунысы да бар, район бюджетында үзкеремнәр өлеше 30 процентка (26,5 миллион сум) күбәйгән. Димәк, консолидацияле бюджетта да үзкеремнәр арткан. Шулай да без элеккечә, 75 процент республика бюджеты исәбенә яшибез, ләкин инде төгәл юнәлеш алынган. Үзкеремнәрнең 73 проценты керемнәрдән алынган салым (НДФЛ - физик затлар кеременә салым), ул 28 процентка үсте һәм бу хезмәт хакының һәм салым түләүчеләрнең артуы турында сөйли. НДФЛның артуы бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы күтәрелү исәбенә генә түгел, ә җитештерүчеләрнең салымны күбрәк түләү исәбенә дә артты. Мәсәлән, "Болгар Арыш" хуҗалыгы -10 тапкыр, "Спасагрострой"- 2,4 тапкыр, "Спас икмәк комбинаты" 2,3 тапкыр салымны күбрәк түләгән. Крестьян (фермер) хуҗалыкларыннан да салым түләү арткан.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - район бюджетын тулыландыруның төп чыганагы. Без "Болгар Арыш"ның районда алып барган эшеннән канәгать, ул элеккеге "КИМ" нәсел заводы фермасына, Пичкас сөт заводына реконструкция үткәрә. Пичкаста сыр ясау цехы булачак, аннары Болгардагы сөт эшкәртү цехын шунда күчерергә планлаштыралар.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыруда КФХлар, шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар зур роль уйный. Бу тармакта узган ел тулаем җыемның күпмедер дәрәҗәдә кимүе күзәтелде, бу күбесенчә бөртекле культураларның уңышы аз булуга бәйле. Шуңа карамастан, ашлыкның тулаем җыемы 26,5 процентка кимегәндә дә аны сатудан алынган керем бары тик 9 процентка гына аз булды. Бу күрсәткеч тә бик зур, чөнки аерым хуҗалыклар чәчүлек мәйданнарының шактый өлешендә көнбагыш һәм рапс кебек югары рентабельле культуралар чәчеп, корылыкның зыянын шактый киметә алдылар. Үсемлекчелек продукциясенә бәяләрнең нык артуы кайбер фермер хуҗалыкларына бурычларын түләргә мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта терлекчелек тармагының мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый. Зур җир мәйданнарына ия булган кайбер хуҗалыкларда әлегә кадәр савым сыерлар көтүе тупланмаган. Быел аларга җирле бюджеттан ярдәм күрсәтелмәячәк. Гаилә фермаларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүне арттырырга кирәк. Безнең район 100 хуҗалыкка терлекләрнең баш саны буенча республикада алдынгы урыннарның берсен алып торса да, тынычланырга иртәрәк. Сыер абзарлары төзергә теләк белдергән гаиләләргә җирле бюджеттан 300 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Авыл җирлеге башлыклары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен льготалы кредитлау буенча эшне активлаштырырга тиеш. Узган ел банклар 4 миллион сумлык 335 кредит биргәннәр, бу алдагы елдан 10 процентка артыграк.
* * *
Районда эре сәнәгать предприятиеләре булмаганлыктан, җитештерү тармагы күбесенчә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм халыкка төрле хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. Узган ел җитештерелгән товарлар, күрсәтелгән хезмәтләр һәм башкарылган эшләрнең суммасы 588,6 миллион сум тәшкил итте, бу 2011 ел белән чагыштырганда 3 процентка артыграк. Иң зур урынны азык-төлек сәнәгате алып тора. 2012 елда "Спас икмәк комбинаты" җәмгыяте һәм шәхси эшмәкәрләрнең 5 пекарнясы 1523 тонна икмәк җитештергән, бу алдагы ел дәрәҗәсеннән 27 процентка күбрәк. Эшмәкәр Владимир Монаховның пекарнясы төзелеп бетеп килә. Райсельхозтехникадагы элеккеге биналарның берсендә ит эшкәртү цехы төзелә. Танкеевкадагы теплицалар төзелешенә "Газком" җәмгыяте 20 миллион сум чамасы акча тотты, 3 гектарда теплица төзелде һәм хәзер аңа газ кертергә тотындылар. Нефть чыгару җиһазларын монтажлау һәм демонтажлау, җиһазлар, стена материаллары, пластик тәрәзәләр җитештерү, асылмалы түшәмнәр ясау, автосервис һәм башка хезмәтләр уңышлы эшләп килә. Район икътисадын ныгыту максатында кече һәм урта бизнес үсешенә зур игътибар бирергә, хезмәт күрсәтү тармагының үсешенә басым ясарга кирәк. "Мәдәни мирас - Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар" комплекслы проектны тормышка ашыру безгә чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Узган ел гына тыюлык территориясендә Истәлек билгесе, Ак мәчет, Икмәк музее, Табиб йорты, "Һөнәрчелек остаханәләре" комплексы, Хан сарае архитектура һәйкәле кебек объектлар ачылды. Елга вокзалы төзелеше дә тулы көч белән бара. Болгар авылыннан 54 гаилә район үзәгендәге һәм Приволжск авылындагы бөтен уңайлылыклары булган йортларга һәм фатирларга күчерелде.
Борынгы Болгарга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның килүе елның иң истәлекле вакыйгасы булды.
Узган ел музей-тыюлыкка 134 мең кеше килгән (2011 елда - 83 мең). Үсеш күзәтелсә дә, тыюлык коллективына һәм башкарма комитетның тиешле бүлекләренә борынгы урыннарга халыкны тартуның башка юлларын да эзләргә кирәк.
* * *
Республика җитәкчелеге районга капиталь төзелеш өлкәсендә зур ярдәм күрсәтә, узган ел бу максаттан 671,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Планда каралганча, 8,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шул исәптән Приволжск авылындагы 14 йортта һәм район үзәгендә 21 фатирлы торак йортта, тузган торакны бетерү программасы буенча 15 фатирлы 4 йортта, шәхси торак төзелеше буенча 35 йортта, агросәнәгать линиясе буенча 4 йортта кешеләр өй туйлары үткәргән. Моннан тыш, Дәүләт торак фонды аша 7 ятим балага, Чернобыльдә булган 2 кешегә торак сатып алу өчен сертификатлар һәм 11 сугыш ветеранына субсидия бирелгән.
Иске Рәҗәптә Мәдәният йорты, Антоновка һәм Өчкүлдә модульле фельдшер-акушер пунктлары төзелде, 1нче шәһәр һәм Антоновка урта мәктәпләренә, район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә, Кузнечиха амбулаториясенә, 8 фельдшер-акушер пунктына, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына, Пионер урамындагы 5 катлы йортка капиталь ремонт ясалган, Пушкин урамындагы 26нчы йортта түбә яңадан ябылган. Район Мәдәният йортын реконструкцияләүгә 8,3 миллион сум акча тотылды. Торак-коммуналь хуҗалыгы объектларына 15 миллион сумлык ремонт ясалган, Болгар шәһәр муниципаль берәмлек акчасына төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Район төзелеш-монтажлау оешмалары 130 миллион сумнан артык эш башкарган.
2013 елда Полянкада Мәдәният йорты, Урта Йорткүлдә фельдшер-акушер пункты, 8,5 мең квадрат метр торак, шәһәр мунчасы төзү, Никольск, Ким, Кузнечиха мәктәпләренә капиталь ремонт ясау күздә тотыла.
* * *
"Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Спас участогы 336 миллион сумлык эш башкарган (моннан тыш, 290 миллион сумлык башкарылган эшкә әле түләнмәгән). Никольск-Отрада юлы, Гусиха, Танкеевка авылларына керү юллары төзү, Болгар-Базарлы Матак юлына ремонт ясау, тыюлыкта юллар һәм машина кую урыннарын төзү һәм реконструкция ясау - болар барысы да үткән ел башкарылган эшләр. Шәһәрдә "Сувар Б" җәмгыяте тырышлыгы белән Антон урамына вак таш җәелде. 2013 елда Татар Такталы һәм Йолдыз авылларына керү юллары төзү, кайбер авылларда урамнарга асфальт җәю күздә тотыла.
* * *
"Спас коммуналь челтәрләре" оешмасы халыкка 35,2 миллион сумлык хезмәт күрсәткән.
Җылылык хуҗалыгы кышка үз вакытында хәзерләнгән. Никольск авылы котельныйларында казаннар тулысынча, шәһәрнең Совет һәм Пионер урамнарындагы котельныйларда казаннарның кайберләре алыштырылган, 556 метр җылылык трассасы яңадан салынган. Күпфатирлы өч йортның һәр фатирын аерым җылыту системасына күчерү җылылык белән тәэмин итүдә хәлләрне яхшы якка үзгәртте.
Яңа су суырту станциясе гамәлгә кертелгән. "Чиста су" программасы буенча пландагы 10 миллион сум урынына 20 миллион сум акча сарыф ителгән. Болгар шәһәре һәм Приволжск авылында 7 километр су үткәрү челтәре ясалган. Шәһәрдәге су үткәрү торбаларының нык тузуы аркасында су белән тәэмин итү буенча вак-төяк проблемалар туса да, уңай якка үзгәрешләр күренә.
2013 елның Экология елы дип игълан ителүен исәпкә алып, торак пунктларның чисталыгы, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару проблемалары аеруча әһәмияткә ия. Бу мәсьәләдә халыкка да, шәхси эшмәкәрләргә дә катгый таләпләр куярга кирәк. Өстәмә мәйданчыклар һәм контейнерлар урнаштыру өчен мөмкинлекләр табып, көнкүреш калдыкларын вакытында чыгарырга кирәк.
Каты көнкүреш калдыкларын түгү өчен яңа полигон төзү проблемасы дә хәл ителмичә калды. Әле эшләүче 2000 елда төзелгән полигон инде тулган. Проект куәте 119 мең квадрат метр дип алынса да, агымдагы елның башында полигонга инде 124 мең квадрат метр көнкүреш калдыклары түгелгән.
* * *
2013 елда Казанда Универсиада була. Универсиада факелы республиканың барлык районнары аша үтәчәк. Шәһәр Советы, аның башкарма комитеты, авыл җирлеге җитәкчеләре һәм һәр кеше бу истәлекле вакыйганың безнең район тарихында сизелерлек эз калдыруы өчен барысын да эшләрләр дип, ышанасы килә.
* * *
Үткән ел электр һәм газ белән тотрыклы тәэмин итү өчен шактый эш башкарылды. "Челтәр компаниясе" җәмгыяте акчасы исәбенә 6,4 км яңа челтәрләр төзелде, 113 километр арага реконструкция һәм капремонт үткәрелде, 3 КТП төзелде. Газ белән тәэмин итү объектлары төзелешенә һәм ремонтка 16 миллион сум акча тотылды, Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән йортларга газ кертелде. Табигый газдан файдаланучылар 6950 кешедән 7061 кешегә кадәр артты.
* * *
Кәрәзле элемтәнең киң таралуы район элемтә узелы хезмәткәрләре өчен кайбер кыенлыклар тудыра. Төп телефон аппаратларын кую буенча план үтәлмәде (пландагы 68 урынына 57). Шул ук вакытта Интернетны кертү план буенча 541 булса, ул 587гә җитте. Ким һәм Куралово авылларындагы телефон станцияләре куәтлерәккә алыштырылды, шәһәр буенча искеләре урынына 20 яңа станция куелды. Кабельләрнең дә шактый өлеше алыштырылды.
Почта хезмәткәрләре дә эштә сынатмый. Почта бүлегендә бүгенге көндә 82 кеше эшли, авыл җирлеге башлыклары почта бүлеге хезмәткәрләренә халыкны массакүләм басмаларга яздыру эшендә ярдәм итәргә тиеш.
* * *
Район җитәкчелеге эшчәнлегендә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт сәясәтен тормышка ашыру - мөһим бурычларның берсе. Тулаем алганда, 2012 елда һәр кешенең кереме 11 процентка артты һәм 8678 сум тәшкил итте. 2012 ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 13278 сум тәшкил итә, бу алдагы ел дәрәҗәсеннән 21,5 процентка артык. Аерым тармаклар буенча хәл түбәндәгечә: авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 7,7 процентка үсеп 9967 сум, укытучыларның - 35,9 процентка артып 22170 сум, балалар бакчасы тәрбиячеләренең - 28 процентка үсеп 11500 сум, табибларның - 18,3 процентка үсеп 24950 сум, урта медицина персоналының - 20,3 процент һәм 14280 сум, мәдәният йорты директорларының - 24,9 процент һәм 12,6 мең сум, белгечләрнең - 5 процент һәм 8,1 сум тәшкил итте. Музей-тыюлык буенча үсеш 12,4 процент тәшкил итсә дә, хезмәт хакы бары тик 10110 сум гына.
Тормыш дәрәҗәсен үстерү һәм һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссия эшенең нәтиҗәлеген арттырырга кирәк. Аеруча бу шәхси эшмәкәрлек тармагына кагыла. Анда әлегә кадәр салымнар, Пенсия фондына түләүләрне түләү, яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакын түләү кебек закон бозулар күзәтелә.
* * *
Узган елда район буенча уртача пенсияләр 9,4 процентка артты һәм 7627 сум тәшкил итте, картлык буенча хезмәт пенсияләренең күләме 8,9 процентка артты һәм 8168 сум тәшкил итте. Тулаем алганда, Пенсия фонды халыкка 2012 ел эчендә 662,5 миллион сум акча түләгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 9,4 процентка артык. 2012 елда мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча 112 миллион сум акча җыелган, шуңа күрә Пенсия фондына бурычлары булган җитәкчеләргә катгый таләпләр куярга кирәк.
"Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү" Федераль Законны тормышка ашыру барышында Пенсия фонды Ана капиталы буенча 631 сертификат тапшырган. Күп балалы гаиләләргә 176 җир участогы бүлеп бирелгән.
* * *
2012 елда ваклап сату товар әйләнеше 5,8 процентка артты. Үсеш шәхси эшмәкәрләрдә дә, күбесенчә авыл халкына хезмәт күрсәтә торган "Спас оптторг" җәмгыятендә дә күзәтелә.
2013 елның 1 гыйнварына 152 эшсез теркәлгән. 2012 ел эчендә Мәшгульлек үзәгенә эш сорап 761 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 605е эшсез дип табылган. Күпчелеге эшкә урнаштырылган, шул исәптән җәмәгать эшләренә җибәрелгән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең бер өлеше һөнәр алу өчен укытуга җибәрелгән. Мәшгульлек проблемасы шактый кискен торса да, аның еш кына чынбарлыкка туры килмәвен билгеләп үтәргә кирәк.
* * *
Райондагы демографик хәл борчу тудыра. Узган ел 345 кеше үлгән, барлыгы 173 бала туган. Бу республикадагы иң начар күрсәткеч булмаса да, хәлләр шәптән түгел. Мәсәлән, Өчкүлдә - 14, Полянкада - 11, Әҗмәрдә - 8, шәһәрдә 107 бала туган. Ә башка авыллар нишли, юллар, клублар кем өчен төзелә, ФАПларга ни өчен ремонт ясала? Балалар булмаса, авылның да, районның да киләчәге юк.
* * *
Хәзерге вакытта 8714 кеше төрле түләүләр ала, аларга 61,4 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Мондый түләүләргә торак-коммуналь субсидияләр, пенсионерларга, хезмәт ветераннарына төрле пособиеләр, льготалар, бала караган өчен пособиеләр һәм башкалар керә. 2012 елда 107 инвалид техник реабилитация чаралары һәм протез-ортопедия әйберләре белән тәэмин ителгән. 93 кеше санаторий һәм реабилитация үзәкләрендә сәламәтлеген ныгыткан. Тиешле исемлеккә кертелгән 269 Бөек Ватан сугышы ветеранының 264е субсидия алып, торак шартларын яхшырткан. 176 ялгыз пенсионерга "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре хезмәт күрсәтә, 74 ветеран Өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында яши. Өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә район социаль яклау органнары ветеран оешмалары, район Советы һәм ТР пенсионерлар союзы берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә эшли.
Авыр хәлдә калган балалар белән эшләү дә зур әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта районда 229 ятим һәм караучысыз калган бала яши. Алар арасында 111 бала - 84 опекун гаиләсендә, 115 бала - 64 тәрбиягә бала алучы гаиләдә тәрбияләнә. "Рассвет" үзәге белгечләре ярдәмгә мохтаҗ, начар яшәгән гаиләләрне ачыклау буенча эш алып баралар. Узган ел 11 рейд үткәрелгән. Имин булмаган 24 гаилә ачыкланып, аларның 14 социаль патронажга куелган.
Социаль яктан куркыныч булган гаиләләрдән 149 бала республиканың сәламәтләндерү комплексларында ял итеп, сәламәтлеген ныгытты.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе барышында 150 беренче класс укучысына 2000әр сумлык мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. 2012 елда 137 балигъ булмаган бала "Чайка" приютында реабилитация үтте. Аларның 79ы туган гаиләләренә кире кайтарылды, 15ен - тәрбиягә, 8ен - опекага биргәннәр, 8 бала - коррекция, кадет һәм санаторий мәктәпләргә, ПТУга урнаштырылган.
Мохтаҗларга ярдәм итү өчен социаль яклау бүлеге "Хәйрия" фонды мөмкинлекләреннән киң файдалана. Узган ел бу фондка 600 мең сумнан артык акча кергән, шулай ук хәйриячеләр ярдәм иткән (төрле чыганаклардан - 1,9 миллион сум). Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев районга 3,2 миллион сумлык иганә ярдәме күрсәткән.
* * *
Районда бүгенге көндә 15 - урта, 6 төп мәктәп, 5 филиал (башлангыч мәктәпләр) бар. 2012 елда бу мәктәпләрдә 2270 укучы белем алган, 719 бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри. Бүгенге көндә балалар бакчасына чират юк. 24 авылдан 10 база мәктәбенә балаларны 17 маршрут буенча 13 мәктәп автобусы йөртә.
132 чыгарылыш класс укучысының 128 бердәм дәүләт имтиханына кертелде. Имтиханнарны тапшыру барышында бер генә кагыйдә бозу очрагы да булмады.
Белем бирү сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу максатында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең нәтиҗәлелек рейтингын үткәрде. Безнең район 48 муниципаль берәмлек арасында 20нче урынны алды. Рейтингта Ким, Өчкүл, 2нче урта мәктәпләр үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
* * *
2012 елда сәламәтлек саклау учреждениеләрен заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү буенча сизелерлек адым ясалган. Махсус республика программалары буенча 16,5 миллион сумлык техника һәм җиһазлар сатып алынган. Район үзәк хастаханәсе, амбулатория һәм фельдшер-акушер пунктларына аннан хәзер нәтиҗәле файдаланырга кирәк.
Үлем-китемнең күпмедер дәрәҗәдә кимүенә (1000 кешегә 17,6дан 17,0гә кадәр) карамастан, хезмәткә яраклы кешеләр арасында үлүчеләр күп (2011 елда - 89, 2012 елда 83 кеше), аеруча йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан үлүчеләр күп. Казан Дәүләт медицина университетында бүгенге көндә безнең районнан 10 кеше белем ала.
* * *
Отчет чорында районның Мәдәният йортлары һәм клубларына 3.5 миллион сумлык музыка уен кораллары һәм төрле аппаратура сатып алынды. Бу 2011 елгыдан 7 тапкыр күбрәк. Мәдәният учреждениеләре музыка культурасының иң яхшы традицияләрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен яңарту һәм саклау буенча зур эш алып баралар.
2012 елда Вожи китапханәсенә иҗади проектны тормышка ашыру өчен грант бирелде, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре районның милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерү өчен ике грант оттылар. Авылларның һәм район үзәге иҗат коллективларының бер-берсендә концерт кую традициясе дәвам итә. Ветераннар хоры, казаклар хорының иҗаты бары тик мактауга лаек. Балалар иҗат йорты үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте, аның коллективы мөмкин кадәр күбрәк балаларны иҗат дөньясына җәлеп итәргә тырыша.
Мәдәният йортлары һәм клубларның торышы зур борчу тудыра. Бүгенге көндә аларның 10сы капиталь ремонтка мохтаҗ. Китапханә фондлары тиешле дәрәҗәдә яңартылмый.
* * *
Яшьләр хәрәкәтен активлаштыру район администрациясенең зур бурычы булып тора. Смоленск өлкәсендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның җәсәдләрен эзләүдә һәм күмүдә катнашкан эзтабарлар, ветераннар турында кайгыртучы волонтерлар, районда балигъ булмаучылар арасында хокук бозуларны профилактикалауда актив ярдәм күрсәтүче яшьләр эше аеруча мактауга лаек.
Физкультура һәм спортны үстерү өлкәсендә дә шактый эшләр башкарыла. Районда 126 спорт корылмасы, 5 "Шатлык" хоккей комплексы эшли, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә спорт залына реконструкция ясала. Район үзәгендә тренажер залы белән йөзү бассейнын төзү мәсьәләсе хәл ителә.
Физкультура һәм спорт чаралары үткәрү өчен былтыр районда 1 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Виктор Ермилин, Никита Борюшкин, футбол буенча яшьләр командасының уңышлары һәркемне шатландыра.
«Олимп» универсаль спорт залын төзү безнең районда республика дәрәҗәсендәге ярышларны үткәрергә мөмкинлек бирде.
Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге башка бүлекләр белән бергә сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү өчен күп нәрсәләр эшли. Аерым алганда, "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә" "Дулкыннар" конкурсында, "Балалар борынгы Болгар җирендә" музыка марафонында катнашуда ярдәм итәләр. Яшь эшмәкәрләргә ярдәм итү, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча чаралар кабул ителә.
Ләкин бу эшләрнең барысына да бер нәрсә җитми - элеккеге комсомол оешмасы кебек бөтен яшьләрне берләштерә торган оешма юк.
* * *
Узган елда җинаятьләрнең саны бераз кимеде. Фатирлар басу, кәрәзле телефон урлау очраклары азрак теркәлгән, балигъ булмаганнар арасында җинаять кылу очраклары да сизелерлек кимегән. Полиция хезмәткәрләре имин булмаган гаиләләргә зуррак игътибар бирә башлады (140 ата-ана админстратив җаваплылыкка тартылган, 7 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән). Шул ук вакытта җинаятьләрне ачу саннары да кимегән, шәхескә каршы җинаять кылу, урлашулар, җәмәгать урыннарында һәм урамнарда җинаять кылу очраклары югары дәрәҗәдә саклана. Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше белән көрәш начар алып барыла.
Узган ел 9 административ хокук бозу очрагы теркәлгән, әйләнештән 11 литр спиртлы эчемлек һәм 2,5 литр спирт алынган. 1,5 һәм 1,3 литр спиртлы эчемлек сату факты буенча җинаять эшләре ачылган. Полиция хезмәткәрләре халык белән күбрәк эшләргә тиеш, моның өчен полиция хезмәткәренә карата хөрмәт артырга тиеш. Бүгенге көндә районга күпләп туристлар килгәндә бу аеруча зур әһәмияткә ия. Ниһаять, Казанда былтыр булган хәлләр, Универсиаданы үткәрүгә әзерләнү беренче чиратта хокук саклау органы хезмәткәрләренә игътибарны, уяулыкны арттыруны, район халкының иминлеген өчен җаваплылык тоеп эшләүне таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев