Соңгы елларда күгәрчен сөючеләрнең төрле күргәзмәләр оештыруы традициягә әверелеп бара. Бу юлы да балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә горур кошлар белән хозурланырга теләгән кешеләр байтак җыелган иде.
Олег Пахомов
Чараны башлап йөрүче Сергей Карпушинның сүзләренә караганда, быел күргәзмәгә күгәрчен сөючеләр күп килгән. Бу матур кошларны күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм яшьләрне җәлеп итү максатыннан монда җирле күгәрчен сөючеләр генә түгел, Ульяновск өлкәсе, Түбән Кама, Яр Чаллы, Липецк һәм башка шәһәрдән кунаклар җыелган иде.
- Мондый очрашулар бик кирәк, - диде Сергей Сергеевич. - Кошларыбызны күрсәтүдән тыш, безне очрашып сөйләшү, проблемалар белән уртаклашу, яңа мәгълүматлар алу мөмкинлеге җәлеп итә...

Ә күгәрчен үрчетү белән чынлап торып мавыккан кешеләр җитәрлек икән. Мәсәлән, Валерий Сесин бу кошларга балачактан ук гашыйк. Хәзер лаеклы ялда булса да, яраткан шөгылен ташламый. Борчылган чакларда кошлар белән аралашу җанга тынычлык бирә, ди ул. Кагыйдә буларак, күгәрчен сөючеләрнең якыннары да аларның бу шөгылен хуплап, кошларны тәрбияләргә ярдәм итәләр, берәр җиргә китәргә туры килсә, үзләре карап торалар.
Чарага кунак итеп чакырылган Владимир Старостин башка шәһәргә күчеп китсә дә, яраткан кошлары белән аерыла алмаган. Бүгенге көндә ул Казанда яши, йортында кошлар өчен үз акчасына шактый кыйммәткә төшереп, махсус урын ясаган. Владимир кошларның фотоларын күрсәтеп, зур кызыксыну белән үзенең шөгыле турында сөйләде. Ул күгәрченнәрнең ниндидер аңлатып булмаслык тарту көченә ия булуы турында гаҗәпләнеп үз тәэсирләре белән уртаклашты..
Ә Евгений Волков безнең шәһәргә ерак Липецкидан килгән. Ул анда күптән күчеп китә, автотранспорт предприятиесендә эшли, буш вакытларында күгәрченнәреннән аерылмый. Шәһәрдә үткәрелә торган күргәзмәләрнең күпчелегендә катнаша, аның Курск турманы токымлы күгәрченнәрен шунда ук алып бетерәләр.
Өчкүл мәктәбе укучысы Владимир Шеронов күргәзмәгә әтисе белән бергә килгән. Әтисе күгәрченнәр үрчетү белән күптән шөгыльләнә һәм улында да бу кошларга мәхәббәт тәрбияләгән. Табигать дөньясының кадерен белү, аны саклау менә шуннан башлана да инде ул. Владимир күгәрченнәр асрауда инде шактый тәҗрибә туплаган. Аз гына буш вакыты чыгуга ул үзенең яраткан кошлары янына ашыга. Алар да аны шунда ук танып алалар һәм гөр-гөр килеп каршылыйлар.

Күгәрченнәр дөньясы олыларга да, балаларга да мавыктыргыч. Кошларның үз тормышы бар һәм балаларны аның белән таныштыру аеруча кызыклы. Һәр токымның үз холкы барлыгын да онытмаска кирәк. Күгәрчен үрчетү белән шөгыльләнүчеләр боларны яхшы белә. Бу кошлар хуҗаларына аеруча тугрылыклы, кая гына очып китсәләр дә, берничә көннән булса да кире әйләнеп кайталар.
Бу көнне күргәзмәгә килгән кешеләрнең күбесе үзләрен тынычлык һәм гүзәллек хөкем сөргән башка дөньяга эләккән кебек булдык, диделәр. Иминлек һәм бәхет билгесе булган бу кошларны тагын да күбрәк кешеләр күрә алсын өчен мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк.
Рәсемнәрдә: Сергей Карпушин үз күгәрченнәре белән; Евгений Волков Липецкидан ук килгән; Володя Шеронов канатлы дуслары янында.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев