Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләрне күбрәк нәрсә борчый?

«Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» закон нигезендә һәр гражданин шәхсән яисә үз вәкиле аша дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарына, вазыйфаи затларга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Үз компетенциясе кысаларында алар гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итәргә, аларны билгеләнгән тәртипләрдә һәм срокларда карарга, шулай ук аларга нигезле җаваплар бирергә тиеш.
Безнең районда гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эш ничек төзелә, аларны күбрәк нинди сораулар борчый соң?
Агымдагы ел башыннан район Советына 275 мөрәҗәгать керде, шуларның 193 – язмача, 82 – телдән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бераз кимрәк.
Хакимият вәкилләренә кешеләр мөрәҗәгать итә торган төп проблемалар - торак шартларын, су белән тәэмин итүне яхшырту, җир кишәрлеген арендага алу, территорияләрне төзекләндерү, юлларны һәм күпфатирлы йортларны ремонтлау, урамнарны яктырту һәм башкалар. 
Узган ел район прокуратурасына 170 мөрәҗәгать кергән. Прокурор урынбасары Фаил Гайсин хәбәр иткәнчә, гражданнар барыннан да ешрак хезмәт, торак законнарын бозу, коммуналь өлкәдә хезмәт күрсәтү буенча мөрәҗәгать итәләр. Алар бүген дә актуаль булып кала, чөнки ел башыннан прокуратурага 53 мөрәҗәгать кергән. Моннан тыш, гражданнар телдән дә еш мөрәҗәгать итәләр. Прокуратура хезмәткәрләреннән шәхси кабул итүдә быел 67 кеше булды.
Килеп туган кайбер проблемалар спаслыларны шулай ук күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә дә мәҗбүр итә, быел анда 12 төр хезмәт күрсәтелә.  Монда ИНН, пенсия алды яшенә җитү турында белешмә, үзмәшгульлек буенча консультация алырга, торакка мохтаҗлар исемлегенә кертелүгә гариза бирергә, техник инвентаризация бюросы хезмәтләреннән һәм башкалардан файдаланырга мөмкин. Ягъни, үзәккә рәсмиләштерергә яки алыштырырга кирәк булган бөтен документлар комплексын алу өчен мөрәҗәгать итәргә була. Кабул итүгә килгән һәр кешегә түләнмәгән бурычларны тикшерү тәкъдим ителә. Хезмәт бушлай күрсәтелә. 2018 елда филиал хезмәткәрләре тарафыннан 4041, 2019 елда - 2505 запрос җибәрелгән. Гомумән алганда, гариза бирүчеләр саны бер ел эчендә дә, ай саен да арта бара. Уртача алганда, бер көн эчендә үзәккә 60тан алып 90га кадәр кеше мөрәҗәгать итә. Ә хезмәт күрсәтү сыйфатын сораштырулар буенча 8(84317) 222-06-20 телефоны эшли, аның буенча шылтыратып, һәр кеше үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен калдыра ала. 
«Бердәм Россия»партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә дә гражданнарны кабул итү даими үткәрелә. Аларны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Ольга Павлова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев һәм Татьяна Воропаева, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Камил Нугаев, «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары үткәрә.
Мәсәлән, узган чәршәмбе көнне Фоат Вәлиевка үзләренең сораулары белән унга якын кеше мөрәҗәгать итте. Районда яшәүчеләрнең сораулары аерым категория гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү, урамнарны асфальтлау, матди ярдәм күрсәтү һәм башкалар турында булды.
Мәсәлән, шәһәрдә яшәүче берәү депутатка санатор-курорт дәвалануына юллама бирү турында үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул инвалид, өч ел элек юллама алу өчен гариза язган, ләкин әлегә кадәр аны ала алмаган. Депутат бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.
Инвалид бала тәрбияләүче күп балалы ана торак ремонтлауда күрсәтелгән матди ярдәм өчен депутатка ихлас рәхмәт сүзләре белән килде.
Хәл ителмәгән барлык мәсьәләләр дә тикшереләчәк, мөрәҗәгать итүчеләргә язмача җавап биреләчәк.
Кабул итү тәмамланганнан соң, Фоат Вәли улы район башлыгы Камил Нугаев белән бергә хезмәт ветераны, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыны Нәкыя Хәмидуллинаның өендә булдылар. Дәүләт Советы депутаты ветеранга бүләк тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев