Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кем нинди һөнәр сайлый?

    Тиздән мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре булачак. Мәктәпне тәмамлаган яшьләр быел нинди һөнәр сайлар икән?

    Ольга Гаврилина
    (1нче шәһәр мәктәбе):
    - Мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыялланам. Китап укырга кечкенәдән үк яраттым. Гомер буе китап яраткан әнием мине укырга өйрәтте. Монда укытучыларыбыз Татьяна Александровна Копушова, Людмила Сергеевна Рыбакова, Наталья Александровна Теймурованың да өлеше зур. Аларның тырышлыгы белән Пушкин һәм Достоевский әсәрләре минем иң яраткан китапларыма әйләнде, мин аларны кат-кат укырга әзер.
    Казанның шактый югары уку йортларында филология факультеты булганлыктан, әлегә кайсы вузга барасымны белмим. Минем Идел буе федераль университеты кебек бай тарихлы, тәҗрибәле укытучылары булган уку йортында белем аласым килә. Хыялларым чынга ашыр дип өметләнәм.
    Анна Колесова
    (Никольск мәктәбе):
    - Документларымны Россия МЧСының Иваново дәүләт янгынга каршы хезмәт институтына тапшырырга җыенам.
    Анда белем алучы абыем Александр шулай киңәш итте. Әти-әнием дә бу карарымны хуплый. Өйдән ерак булуы азрак борчыса да, анда беренче мәлне ярдәм итә ала торган туганнарым яши.
    Киләчәктә коткаручы булып, гадәттән тыш авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә җыенам. Бу бик кирәкле һөнәр, моннан тыш, аңа күпмедер дәрәҗәдә романтика да хас. Мине нәкъ шушы сыйфатлары җәлеп итте. Бу институтны тәмамлагач, эш урынына юллама бирүләре, шулай ук торак белән тәэмин итүләре дә зур әһәмияткә ия.
    Институтка керүчеләргә таләпләр югары булса да, мин мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамладым, спорт белән шөгыльләнәм. Шуңа күрә конкурстан үтә алырмын дип ышанам.
    Регина Хәйруллина
    (Полянка мәктәбе):
    - Мәктәптә укыганда мин фортепьянода уйнарга өйрәндем, үзешчән сәнгатьтә катнаштым, дзюдо һәм самбо белән шөгыльләнеп, төрле дәрәҗәдәге, шул исәптән республика дәрәҗәсендәге ярышларда катнаштым. Шулай да миңа табигать фәннәре, аерым алганда, биология фәне ошый. Киләчәктә бу фән буенча белемнәремне арттырырга җыенам. Укытучы буласым килә, шуңа күрә педагогия институтының шушы юнәлештәге факультетына керергә җыенам.
    Виктор Чегодаев
    (Антоновка мәктәбе):
    - Мине хәрби хезмәт, аңа бәйле бөтен нәрсә кызыктыра.
    Беренче класстан башлап яхшы укырга тырыштым, спорт белән актив шөгыльләндем. Хәзер дә үземне яхшы формада тоту өчен көн саен берничә километр йөгереп киләм. Зыянлы гадәтләрем юк.
    Мәктәпне тәмамларга ярты ел калгач, үзебезнең хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, хәрби училищега керүдә ярдәм итүләрен үтендем. Мине һәм тагын берничә егетне Казанга алып барып, медицина комиссиясе үткәрделәр. Аның нәтиҗәләрен безнең анкеталар белән бергә Россиянең берничә уку йортына җибәрделәр. Кайберләреннән уңай җавап килмәде, шулай да өметне югалтмыйча, башка уку йортларыннан хәбәр көтәбез.
    Запаска Самара приборлар төзелеше техникумына керүне күздә тотам. Анда кайчандыр абыем укып чыккан иде, хәзер ул "Электрощит" заводында эшли. Заводта эш шартлары әйбәт, хезмәт хакы шактый югары, оешма ярдәме белән торак мәсьәләсен дә хәл итәргә була.
    Анна Амосова
    (Иж-Борискино мәктәбе):
    - Мин Чистай медицина колледжына укырга керергә җыенам.
    Авыру кешеләргә ярдәм итү өчен шәфкать туташы буласым килә. Шәфкать туташы һөнәренә безнең районда да ихтыяҗ зур, ә бу бүгенге көндә зур әһәмияткә ия.
    Ни кызганыч, быел мин район үзәк хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр" республика фестивале кысаларында үткән профориентация чарасына бара алмадым. Тик теләге булган кеше кирәкле мәгълүматны үзе дә таба ала.
    Мин сайлаган колледжга кабул итү тәртибе һәм анда уку шартлары турында биредә укый торган танышым сөйләде. Чистай бездән ерак түгел, өйгә дә ешрак кайтып йөрергә мөмкин булачак. Әти-әнием дә мин сайлаган һөнәрне хуплый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: