Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көчләрне берләштерергә кирәк

Узган атнада прокуратурада район башлыгы Камил Нугаев, район структуралары һәм ведомство җитәкчеләре катнашында узган киңәйтелгән утырышта үткән ел башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды.

Владимир КОРНИЛОВ
Үзенең докладында район прокуроры Дамир Яфизов билгеләп үткәнчә, узган чорда прокуратурада хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы алып барган көрәш эшчәнлеген координацияләү, җинаятьләрне кисәтү максатында биш киңәшмә уздырылган. Аларда хокук саклау органнарының балигъ булмаучылар арасында, коррупция җинаятьләрен булдырмау һәм кисәтү, экстремизм һәм терроризмга каршы күрелүче чараларның нәтиҗәлелеге белән бәйле мәсьәләләр каралган. Уздырылган дүрт ведомствоара киңәшмәдә террор характерындагы җинаятьләр, наркомания һәм коррупциягә каршы көрәшне көчәйтүне күздә тоткан актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Шулай ук Спас районы территориясендә экстремизмны кисәтү максатында ведомствоара эш төркемнәренең ике утырышы уздырылды.
Узган ел район территориясендә теркәлгән гомуми җинаятьләр саны 2013 ел белән чагыштырганда 196 дан 174 кә кимегән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр санының да 21 дән 19га кимүе күзәтелә. Кылынган җинаятьләрнең 93,8 проценты (2013 елда - 84,2%) ачылган. Рәсми мәгълүматлар буенча, урлашулар саны да бераз кимегән. Шуның белән бергә, исерек килеш кылган җинаятьләр саны 23 тән 66га арткан. Моңа кадәр кыңгыр эштә тотылган кешеләр тарафыннан яңадан җинаять кылу очраклары да юк түгел. Хокук саклау органнары моңа аерым игътибар бирергә тиеш.
- Башкарасы эшләр әле җитәрлек, - диде доклад азагында район прокуроры. - Шуңа күрә без барлык оешма һәм структуралар белән тагын да активрак хезмәттәшлек итәргә тиеш. Шул очракта гына көтелгән нәтиҗәгә ирешә алачакбыз.
Прокурор урынбасары һәм прокурор ярдәмчесе Фаил Гайсин белән Игорь Шувалов авылларда документларны әзерләү, законнар чыгару, эш урыннарын аттестацияләү, хезмәт законының ничек үтәлүен ачыклау буенча уздырылган тикшерү нәтиҗәләрен бәян иттеләр. Шулай ук белем бирү тармагында, торак-коммуналь хуҗалыгында да тикшерүләр үткәрелгән. Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату фактларының ешаюы аеруча зур борчылу тудыра.
Яшьләр, аерым алганда, кызлар арасында тәмәке тартучыларның күбәюе дә күңелне борчый. Тиешле закон чыгуга да карамастан, төнге 22 сәгатьтән соң да яшьләрне урамда күп очратасың.
- Сез күпкырлы эш алып барасыз, - диде кинәшмәгә йомгак ясап район башлыгы. - Җәмгыятебездәге тотрыклылыкны саклау, җинаятьләрнең санын киметүгә ирешү күп көч таләп итә. Шуңа күрә алда торган бурычларны хәл итү өчен бөтен көчләрне берләштерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев