Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Катгый чаралар күрергә кирәк

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, быел безнең районда җиде тапкыр законсыз алкогольле эчемлекләр сату очрагы ачыкланган: икесендә контрафакт аракы, бишесендә көмешкә сатканда тотылдылар.

Рузалия Кадыйрова,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең баш эксперты:
- Минемчә, алкогольле продукцияне законсыз саткан өчен штрафларны арттырып кына нинди дә булса нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әгәр мондый эчемлекне кулланып, кешеләр зыян күргән икән, гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк, шунсыз булмый.
Ни кызганыч, моның өчен әлегә законнар йомшак.
Мәсәлән, кешеләргә өйдә ясалган көмешкә сатучы хокук саклаучылар кулына эләксә, аңа беренче тапкыр мең ярымнан өч мең сумга кадәр штраф салалар, икенче тапкыр эләксә, штраф күләме биш мең сум була. Мондый кешеләрнең керемен исәпкә алсаң, бу артык зур сумма түгел. Моннан тыш, аларның күпчелеге штрафларын вакытында түләми һәм приставларга алар артыннан еллар буе йөрергә туры килә. Ә эшләмәгән, рәсми кереме һәм үзенә теркәлгән милке булмаган кешедән нәрсә дә булса алу мөмкин түгел.
Бу очракларда штраф түләмәүчеләрне төзәтү эшләренә җәлеп итеп, бурычны капларга мәҗбүр итәләр яки административ рәвештә кулга алалар. Мондый чаралар республиканың кайбер районнарында күрелә дә башлаган.
Контрафактлы алкоголь сатучылар саны безнең районда көмешкә куучылардан азрак. Узган елларда гына өйдә суррогат аракы сату фактлары ачыкланган иде. Үткәрелгән экспертиза шешәләрдә этил спирты түгел, ә эчәргә ярамаган һәм сәламәтлек өчен бик зыянлы булган техник спирт икәнен күрсәтте. Бәхеткә, беркем дә агуланып өлгермәде, ялган аракы шешәләрен сатучылардан вакытында алдылар.
Көмешкә яки суррогат аракы сатучыны фаш итү бик кыен. Монда халык ярдәме кирәк, ә хезмәттәшлек итәргә теләгән кешеләр юк диярлек. Моны да аңларга була, чөнки кешеләр күршеләре, таныш-белешләре белән дошманлашып китүдән яки үч алудан куркалар (ни кызганыч, мондый очраклар да була). Ләкин моны аноним рәвештә, хат язып яки телефон аша чылтыратып та эшләргә була.
Егор Самохвалов,
район үзәк хастаханәсенең баш табибы:
- Минемчә, лицензияләнмәгән алкогольле эчемлекләр сатучыларга җинаять эше ачып, тиешле җәзасын бирергә кирәк. Мондый чара наркотик, көчле психотроп яки авыртуны бетерә торган матдәләр, стероидлар сатучы һәм саклаучы кешеләргә карата кулланыла бит. Контрафактлы алкогольне дә наркотиклар рәтенә кертергә кирәк.
Моннан тыш, табиб буларак, спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану кеше организмына төзәтеп булмаслык зыян сала икәнен әйтә алам. Беренче чиратта, алар ашказаны-эчәк системасы органнарын зарарлый, аннары бавыр, йөрәк, баш миенә зыян килә. Нәтиҗәдә цирроз, инфаркт, инсульт кебек куркыныч авырулар барлыкка килә.
Узган ел районда йөрәк-кан тамыры системасы авыруларыннан 146 кеше үлде. Алар арасында, һичшиксез, спиртлы эчемлекләрне артык кулланучылар да булгандыр һәм бу аларны турыдан-туры яки читләтеп үлемгә китергәндер.
Мин эшләгән дәвердә берничә кеше көмешкә белән агуланып, авыр хәлдә хастаханәгә китерелде. Шуңа күрә сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырга, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш итәр идем.
Равель Гыйсмәтов,
Ким башкарма комитеты җитәкчесе:
- Ни кызганыч, аракыны чамасыз эчүчеләр саны аз түгел. Аларның күбесе үзләре әзерләгән продукцияне куллана, төгәлрәге - көмешкә куалар. Эчүчелеккә бирелүнең сәбәпләре бик күп - кемнеңдер нәселдән килә, кемгәдер тәрбия җитми, ә кемнедер бу адымга тормышта максаты, тотрыклылык булмавы этәрә.
Ә халыкка аракы яки көмешкә сатучыларга каршы иң кырыс, каты чаралар кулланырга кирәк. Бәлки, штрафларны арттыру да ярдәм итәр.
Җирле хакимият бу тискәре күренешкә каршы хәленнән килгәнчә көрәшә. Беренчедән, кешеләрне эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Безнең җирләрдә ике инвестор - "Болгар Арыш" ЯАҖ һәм "Востокзернопродукт Болгар" җәмгыятьләре эшли. Бу хуҗалыкларда яз-җәй айларында эшне бернинди проблемасыз табарга була. Авыл халкының күпчелеге зур шәхси хуҗалык тота, терлек-туар асрый, бакча үстерә.
Эчкече гаиләләрне, ә алар безнең поселокта күп түгел, без күптән контрольгә алдык: даими рәвештә алар белән әңгәмәләр үткәрәбез, кирәк чакта бу эшкә участковыйны җәлеп итәбез. Шулай итеп, хәлебездән килгәнннең барысын да эшлибез. Ә калганы бары тик кешенең үзеннән тора.
Галина Борисова,
пенсионер:
- Ялган аракы сатучыларны җәмгыятьтән читләштерергә кирәк. Бу җинаять өчен җәза бик кырыс булырга тиеш, чөнки аңын акча сөреме томалаган, табыш алу өчен кеше гомерен куркыныч астына куйган кешеләр белән башкача көрәшергә мөмкин түгел.
Минемчә, көмешкә сатучылар саны елдан-ел арта бара. Кешеләр хәзер табыш алу өчен теләсә нәрсә эшләргә әзер. Суррогат эчемлек сатучылар шешәдә агу икәнен, аның кеше сәламәтлегенә зыян китерүен бик әйбәт белә. Тик аларны бу мәсьәлә бөтенләй борчымый.
Арзан контрафактлы эчемлекләрне сатып алучылар булганда, аны сатучылар да булачак. Шуңа күрә алкоголизм белән авыручыларга зур игътибар бирергә кирәк, чөнки сыйфатсыз эчемлекләрне күбесенчә алар сатып ала.
Шушы уңайдан миндә бер сорау туа: элек эшләп килгән дәвалау-хезмәт профилакторийлары кая китте? Алар үз вакытында эчкечеләрнең сәламәтлеген шактый ныгыта, аларның гаиләләренә бераз ял итәргә мөмкинлек бирә иде. Шулай ук эчкечеләрне утлы табага бастыра торган җәмәгатьчелек җыелышларын кире кайтарсаң да әйбәт булыр иде...
Раиса Иванова,
сатучы:
- Балигь булмаган кешегә аракы саткан кибетчегә утыз мең сум штраф салу каралган булса, нигә көмешкә яки ялган аракы сатучыларга да шундый ук штраф салмаска? Минемчә, бу гадел булыр иде.
Мин бервакыт унҗиде яшьлек кызга спиртлы эчемлек сатып тотылдым. Кыяфәте буенча аңа егерме биш яшьне бирергә була иде, ул мине үзенә унсигез яшь тулды, дип ышандырды. Ә закон буенча без тикшерү өчен кешедән паспортын алып карый алмыйбыз. Нәтиҗәдә шундый ялгышлар килеп чыга.
Быел кибеттә аракы бәяләре артты: иң арзан аракы да хәзер 208 сум тора. Бәйрәмнәрдә генә эчә торган кешеләр өчен, билгеле, бу кыйммәт түгел. Ә эчкечеләр аракы алырга кибеткә килми, чөнки алар билгесез сыеклык салынган шешәне җитмеш сумга башка урыннан сатып алалар. Күпләр лицензияле сыйфатлы алкоголь белән көмешкәнең аермасы бәядә генә дип уйлый. Димәк, нәтиҗәле чаралар кабул ителмәсә, көмешкә кайнату, ялган аракы сату элек тә булган, киләчәктә дә бетмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев