Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кагыйдәләрне үтәргә кирәк

Дәүләт янгын күзәтчелеге системасына 85 ел тулды. Бу еллар эчендә ул техник прогресска бәйле булган үсеш кичерсә дә, янгын куркынычсызлыгы чараларын эшләү, профилактика ясау һәм аларны тормышка ашыру, бу өлкәдә предприятие, оешмаларны гына түгел, торак секторны да контрольдә тоту әле дә иң мөһим бурыч булып тора.

Безнең район буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең уңышлары һәм проблемалары турында оешманың җитәкчесе Сергей Шалашов сөйли.
- Соңгы ике ел нәтиҗәләре буенча сезнең бүлек республика буенча беренче һәм икенче урыннарны алды. Бу уңышларга ирешү нинди сәбәпләр аркасында мөмкин булды?
- Иң беренче чиратта - янгыннарның һәм аларда һәлак булган кешеләрнең санын киметү хисабына. Мәсәлән, быел районда 12 янгын булып, анда 1 кеше һәлак булган. Былтыр шул ук вакыт эчендә 18 янгын булып, 2 кешенең гомере өзелгән, бер кеше тән җәрәхәтләре алган. Ә соңгы ун елга анализ ясагач, янгыннарның саны кимүе сизелеп тора. Чагыштыру өчен түбәндәге саннарны китереп үтәм: 2001 елда 39 янгын очрагы теркәлеп, аларда 6 кеше һәлак булса, 2006 елдан бу сан 36 һәм 4 тәшкил иткән.
- Бүгенге көндә янгын чыгуның иң еш очрый торган сәбәпләре һәм күзәтчелек өлкәсендәге проблемалар нинди?
- Бу очракта да саннарны карарга кирәк. Узган ел барлык янгыннар диярлек ут белән саксыз кылану аркасында килеп чыккан. Сәбәпләр арасында электр җиһазларын монтажлау, куллану кагыйдәләрен бозу, ягыла торган мичләрнең төтен юллары төзек булмауны да әйтергә кирәк. Бозулар өчен 19 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
Ә төп проблемаларга килгәндә, "Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында" федераль Закон нигезендә контроль үткәргәндә, еш кына бюджет оешмаларының һәм кече бизнес вәкилләренең бик кыйммәт торган автомат янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү һәм кешеләрне эвакуацияләү системасын кую, чардак бүлмәләренең агач конструкцияләрен уттан саклый торган состав белән эшкәртү, электр җиһазларын ремонтлау өчен акчасы җитеп бетмәве ачыклана. Боларның барысы да нәтиҗәдә объектларның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәвенә китерә һәм янгын килеп чыгу куркынычын тудыра.
- Бу проблемаларны һәм алда торган бурычларны ничек хәл итәсез соң?
- Узган ел район Советы сессиясендә 2011-2013 елларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, халыкны һәм район территориясен гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча карар кабул ителеп, бу максаттан 36 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.
Уңай мисал буларак, 59 мәгариф объектларының икесендә генә автомат янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү һәм янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү системасының булмавын билгеләп үтәсем килә. Ел саен барлык объектларда электр җиһазларына ремонт ясала, кирәк урыннарда агач конструкцияләре янгынга каршы состав белән эшкәртелә, барлык мәгариф объектларында яшеннән саклау чаралары куелган. Аларга шулай ук махсус оешмалар хезмәт күрсәтеп, автомат системаларның эшен даими тикшереп торалар. Аерым игътибар шулай ук социаль тармак объектларына юнәлдерелә.
Бүгенге көндә административ кодекска үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның артуын билгеләп үтәргә кирәк: гражданнар өчен алар 1 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә - 6 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә - 6 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 150 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Минемчә, бозуларны вакытында юк итүме яки бик зур штрафлар түләү файдалыракмы икәне турында уйланырга вакыт...
- Шулай итеп, сезгә алда торган бурычларыгызны уңышлы башкарып чыгуны теләргә генә кала.
- Рәхмәт. Ә мин, үз чиратымда, барыгызга да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тулы күләмдә үтәргә киңәш бирәм. Боларның барысы да безнең иминлегебез өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев