Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадастр бәясе нәтиҗәләре турында

2010 елда "Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә милек хуҗалары һәм кызыксынган башка затларның күчемсез милек объектларының кадастр бәясе нәтиҗәләре белән килешмәү яки кире кагу мөмкинлеге барлыкка килде. Бәяләү эшчәнлеге турындагы закон буенча кадастр бәясен бәхәсле дип игълан итүнең ике ысулы бар. Шуның беренчесе - судта...

2010 елда "Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә милек хуҗалары һәм кызыксынган башка затларның күчемсез милек объектларының кадастр бәясе нәтиҗәләре белән килешмәү яки кире кагу мөмкинлеге барлыкка килде.
Бәяләү эшчәнлеге турындагы закон буенча кадастр бәясен бәхәсле дип игълан итүнең ике ысулы бар. Шуның беренчесе - судта кире кагу, икенчесе - бәхәсләрне карау комиссиясендә судка кадәр кадастр бәясе белән килешмәү. Әлеге комиссия узган ел башында Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе каршында төзелде. Судларның эше болай да тыгыз, шуңа күрә бу эшне карау вакыты озакка сузылырга мөмкин. Шуңа күрә, икенче ысул күпкә нәтиҗәлерәк санала, вакытны да күп алмый.
Закон нигезендә, Комиссия "Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында" һәм Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында" 2010 елның 22 июлендә кабул ителгән 167нче Федераль закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 60 көн узганчыга кадәр дәүләт кадастр бәясен төзелгән килешү нигезендә ачыкланган бәя бәхәсле булган очракта карый.
Кадастр бәясе нәтиҗәләрен яңадан карау өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:
- кадастр бәясен ачыклаганда күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларның дөрес булмавы;
- күчемсез милек объектының кадастр бәясе билгеләнгән көндә аның базар бәясен (милек хуҗасы агымдагы бәя белән килешмәгән очракта) билгеләү.
Әгәр кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре физик һәм юридик затларның, шулай ук дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары дәүләт органнарының дәүләт һәм муниципаль милке саналган күчемсез милек объектларына карата хокукларына һәм вазифаларына кагыла икән, алар бу очракта Комиссиягә мөрәҗәгать итә ала.
Билгеләнгән кадастр бәясе белән килешмәгән очракта комиссиягә мөрәҗәгать итү өчен түбәндәге документлар кирәк:
- кадастр бәясе нәтиҗәләрен яңадан карау турында гариза;
- күчемсез милек объектының кадастр паспорты;
- кадастр бәясен яңадан карату турындагы гаризаны күчемсез милек объектына тулы хокукы булган кеше тапшырган очракта күчемсез милек объектына карата булган документның нотариуста расланган күчермәсе;
- кадастр бәясен яңадан карату турындагы гариза дөрес күрсәтелмәгән мәгълүматларга нигезләнеп тапшырылган очракта, күчемсез милекнең дәүләт кадастр бәясен билгеләгәндә кулланылган күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларның дөрес булмавын раслаучы документлар;
- кадастр бәясен яңадан карату турындагы гариза күчемсез милек объектының базар бәясен билгеләтү турындагы гаризага нигезләнеп бирелсә, күчемсез милек объектының базар бәясе турындагы отчет.
Комиссиягә вакытында мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз. Бәяне билгеләү нәтиҗәләре дәүләт күчемсез милек кадастрына кертелгән көннән башлап алты ай эчендә комиссиядә яңадан каралырга мөмкин. Әгәр милек хуҗасы бәя белән килешми һәм билгеләнгән вакытта комиссиягә мөрәҗәгать итә алмый икән, эшне бары тик суд аша гына хәл итәргә мөмкин булачак.
Белешмә:
Үзегезнең күчемсез милек объектының кадастр бәясе турындагы мәгълүматларны берничә алым белән белергә була: Росреестр сайтындагы "Публичная кадастровая карта" яки "Справочная информация по объектам недвижимости" бүлегендә мәгълүматларны онлайн режимында карарга була. Моның өчен формага күчемсез милек объектының кадастр номерын кертергә яки Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе сайтындагы "Кадастровый учет"-"Кадастровая оценка земель и земельный налог" бүлегенә керергә кирәк. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына гариза тапшырырга яки мәгълүматларны электрон рәвештә соратып алырга була. Белешмә бушлай бирелә, ә менә выписка һәм кадастр паспорты өчен түләргә кирәк булачак.
Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев