Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабат кисәтелделәр

Күптән түгел тармак технологияләре техникумына караган дүрт катлы тулай торакка тикшерү үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очраклары ачыкланды. Бу турыда Спас районы янгын күзәтү бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр итте.

Аерым алганда, электр чыбыкларын бер-беренә дөрес тоташтырмаганнар, электр бүлгеч тартмаларның капкачлары юк. Шулай ук яктырту лампочкалары берни белән капланмаган. Бина эчендә янгынга каршы су алу краны төзек түгел, автомат сигнализация, хәбәр итү һәм кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү системасы да тәртипкә китерелмәгән. Баскычлардагы эвакуация ишекләре янгын сүндерү краннары "рукавлар" һәм стволлар белән җиһазландырылмаган. Бинаның өске катларында янгыннан саклану өчен автоматик каплагычлар, янгын гидрантлары куелмаган.
Бу бинаны моңа кадәр дә тикшергәннәр иде (2011 елда ике тапкыр). Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре РФ административ кодексы нигезендә, ачыкланган кагыйдә бозулар буенча протоколлар төзеп, судка җибәрделәр. Нәтиҗәдә Спас районы суды юридик зат исеменә кисәтү карары чыгарды, ә мировой суд бу уку йортында янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча кимчелекләрне бетерү өчен акча булмау сәбәпле, административ эшне туктату турында карар чыгарды. Бу җитди мәсьәлә бүгенге көндә дә хәл ителмәгән.
Шулай да уңай үзгәрешләр бар. Профилактик тикшерү вакытында янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре бинада яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрделәр, бу гадәттә нәтиҗәле чара була. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, техникум җитәкчелеге күзәтү бүлеге ярдәме белән март аенда техникумның ун студентыннан торган "Доброволец" янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм волонтёрлар клубы оештырды, аңа ОБЖ укытучысы җитәкчелек итә. Клуб әгъзалары хәзерге вакытта тулай торак һәм техникум бинасында янгынга каршы профилактика ясау белән шөгыльләнәләр. Шулай да тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү эше игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев