Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге урыннар онытылмасын

Узган атнада районга изге максат белән Рус география җәмгыятенең төбәкләрдәге һәм җирле бүлек вәкилләре килде. Алар узган гасырның илленче елларында Куйбышев сусаклагычы төзелү нәтиҗәсендә юкка чыккан чиркәү урыннарына җиде тәре урнаштырдылар.

"Татарстанның изге урыннары" проектын тормышка ашыру кысаларында, җимерелгән, су астында калган һәм ташландык хәлгә килгән чиркәү һәм мәчет урыннарына истәлек билгеләре кую нияте белән башкарылды бу гамәл. Проектның авторы һәм оештыручысы - Рус география җәмгыятенең Чистайдагы бүлек җитәкчесе Сергей Салиев. Әлеге проект Татарстан Республикасының югары руханилары тарафыннан да яклау тапты. Аны республикада узган ел тормышка ашыра башладылар.
Безнең район территориясендә география җәмгыятенең Чистай һәм төбәкләрдәге су астын тикшерүчеләр дә эшләде. Тәҗрибәле водолазлар белән башка һөнәр ияләре су астын тикшерде. Казаклар һәм Изге-Авраам чиркәвенең яшьләр бүлеге вәкилләре дә бу мөһим эштән читтә калмады.
Алып барылган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, тәреләр Спаста (Троицк соборы, 1854 ел), Куйбышев исемендәге Затонда (Никольск чиркәве, 1861 ел), Кураловода (Преображение чиркәве, 1901 ел), Тенишевода (Казан-Богородица чиркәве, 1890 ел), Ново-Мордовода (Троицк чиркәве, 1861 ел), Болховода (Казан-Богородица чиркәве, 1911 ел), Маклашеевкада (Покров чиркәве, 1900 ел) урнаштырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев