Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җитди кимчелекләр ачыкланды

Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре районның сәламәтлек саклау объектларына планнан тыш тикшерү үткәргәндә җитди кимчелекләр ачыкланды.

Барлыгы 32 фельдшер-акушер пункты һәм 2 дәвалау амбулаториясе тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, мәктәп биналарында урнашкан өч ФАПта гына автомат янгын сигнализациясе һәм кешеләргә янгын турында хәбәр итү системасы куелган. Калганнарында, шул исәптән тәүлек буе күп кешеләр йөри торган объектлар исемлегенә кергән район үзәк хастаханәсендә дә, мондый җайланмалар юк.
Район үзәк хастаханәсе биналары чардагының агач конструкцияләре инде берничә ел рәттән утта янмаучы состав белән эшкәртелми, хастаханә территориясендә янгын сүндерү өчен су алырга урын юк, ә булган суүткәргеч янгын килеп чыккан очракта, норматив буенча янгынны сүндерү өчен кирәк булган күләмдә су белән тәэмин итә алмый.
Сәламәтлек саклау объектларының күпчелегендә янгын сүндерү чаралары куелган щитлар урнаштырылмаган, хезмәт күрсәтүче персонал янгын-техник минимумы буенча укыту үтмәгән. Монда шулай ук схемалар нигезендә кешеләрне тиз һәм имин эвакуацияләү буенча практик күнегүләр үткәрелми.
Ачыкланган җитешсезлекләр, һичшиксез, янгын чыгу куркынычын тудыра.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу учреждениенең юридик һәм урындагы затларына административ протоколлар тутырылып, тикшерү өчен судка җибәрелде. Җитәкчелеккә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын юк итү өчен күрсәтмәләр бирелде. Тиешле чаралар кабул ителмәгән очракта, бу объектларның эше вакытлыча туктатылырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X