Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ислам – тынычлык дине

Жәмил Мөхәммәтшин, тарих - архитектура заповеднигының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты.

Узган атнада Казанда булган хәвефле хәлләр күңелләрне тетрәндерде. Мөселманнарының Диния Нәзарәте бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуповның фаҗигале рәвештә гомере өзелде, Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Илдус Фәезов авыр тән җәрәхәтләре алды.
Бу тарихта булмаган хәл. Бөтен мөселман дөньясы өчен изге Рамазан ае башланыр алдыннан кылынган бу җинаять икеләтә авыр, моны берничек тә аңлатып булмый. Бу айда без күңелдәге бөтен начар хисләрдән арынып, изге гамәлләр генә башкарырга тиеш.
Бу мөселман дөньясы өчен зур югалту. Ислам дине - беренче чиратта тынычлык дине бит ул, моны онытмаска кирәк. Тынычлыкны даими саклап торганда гына дөньялар имин булыр. Тарихта юк кына низаглар аркасында канкойгыч сугышлар килеп чыгып, гаепсез кешеләрнең корбан булуын без яхшы беләбез, мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Шуңа күрә без теләсә нинди низагны, теләсә кайсы бәхәсне тыныч юл белән хәл итү турында кайгыртырга тиеш.
Бу хәл һәр кешене тирән уйландырыр, аннан дөрес нәтиҗә ясар дип ышанабыз.
Без республиканың күп милләтле һәм бердәм халкы террорчыларга лаеклы каршылык күрсәтер һәм Татарстанда бергәләшеп тынычлыкны саклап калыр дип өметләнәбез. Безнең халкыбыз гасырлар буе бердәм һәм тату яшәде, алга таба да шушы юлдан тайпылмабыз, дип ышанам.
* * *
Район Советы, аның башкарма комитеты спасслылар исеменнән Вәлиулла Якуповның фаҗигале үлүе сәбәпле, гаиләсенең һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашалар һәм Илдус Фәизнең тизрәк терелүен телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев