Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Исемнәре мәңге хәтердә”

    Әнә шундый исем астында Кузнечиха авыл Мәдәният йорты белән Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының "Суар" филиалы һәм җирле урта мәктәп тырышлыгы белән оештырылган батырлык дәресе булды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Чараның максаты - үсеп килүче буында патриотлык, фашист илбасарларына каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыккан батыр халкыбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү....

    Әнә шундый исем астында Кузнечиха авыл Мәдәният йорты белән Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының "Суар" филиалы һәм җирле урта мәктәп тырышлыгы белән оештырылган батырлык дәресе булды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
    Чараның максаты - үсеп килүче буында патриотлык, фашист илбасарларына каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыккан батыр халкыбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү. Дәрескә кайчандыр безнең газета битләрендә басылып чыккан язма нигез итеп алынды.
    "Аның исеме Абдулла иде" дигән язманы "Суар" филиалы мөдире Нинель Садриева (материалның авторы) Казанда яшәүче Абдулла Закиров белән көтмәгәндә очрашканнан соң язып чыкты. Абдулланың әтисе Хәсият Закиров сугышта яралангач, Абдулла Вафин аны сугыш кырыннан алып чыга. Шул кыска гына вакыт эчендә алар үзләренең якташлар булуын беләләр. Хәсият тумышы белән Көек авылыннан, Абдулла - Ямбактыдан булып чыга. Шул чакта алар сугыштан исән кайтсалар улларына, бер-берсенең исемен кушарга вәгъдә бирәләр. Тик Абдуллага Җиңү көнен күрергә насыйп булмый: яралыны санитарлар янына китергәч, ул үз часте сугышчылары артыннан йөгерә, ләкин дустының күз алдында һәлак була. Ә Хәсият үзенең исән калуы өчен кемгә бурычлы булуын бер минутка да исеннән чыгармый һәм вәгъдәсен үтәп, сугыштан соң дөньяга килгән улына үзен коткарган Абдулла исемен бирә.
    Аннары һәлак булган Абдулланың сеңлесе - педагогия хезмәте ветераны, хәзер Ямбактыда яшәүче Һаҗәр Хаматованың исән булуын беләләр. Абыйсының язмышы турында мәгълүматлар өчен ул чиксез рәхмәт әйткән.
    Чарага җыелган укучыларга Нинель Мәсгуть кызы бу турыда, шушы гаҗәеп тарихка бәйле башка мизгелләр турында сөйләде. Дәрестә Кузнечиха, Урта Йорткүл, Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары, тарих укытучылары, музей-тыюлык хезмәткәрләре катнашты. Дәрес барышында слайдлар күрсәтелде. Дошманга каршы сугышта гомерләрен корбан иткән миллионлаган Бөек Ватан сугышы солдатларының берсе Абдулла Вафинның фоторәсеме зур тәэсир калдырды. Һәлак булучылар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
    Кичә сугыш темасына шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Дәрестә Кузнечиха авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина, методист Маргарита Маркова чыгыш ясадылар. Алар эзтабарлар һәм туган якны өйрәнү эшенең мөһимлеге, аңа мөмкин кадәр күбрәк укучыны җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үттеләр.
    Сугыш беткәнгә дә 70 ел вакыт үтте. Бик яшьтән сугышка китүчеләр дә хәзер олы яшьтә һәм аларның саны ел саен кими. Сугышны үз күзләре белән күрүчеләрдән, тылда бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәрүчеләрдән аларның кичерешләрен, истәлекләрен тулырак язып калырга кирәк иде. Киләсе буыннарга бу турыда китаплардан гына укып белергә кала бит. Ә бу батырлар безнең арада яшәде.
    Аннары музейда экскурсия үткәрелде, җыелып бергә чәй эчтеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: