Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “...җирле хакимият халык өчен эшләргә тиеш...”

    Антоновка авыл җирлеге башлыгы Владимир Фроловның 2011 елгы эш нәтиҗәләре буенча отчётын тыңлаган көнне авыл Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Моңа гаҗәпләнәсе юк: халыкны җәмгыятьтә барган үзгәрешләр кызыксындыра. Ә авыл тормышына кагылган һәр вакыйга аларның игътибар үзәгендә.

    Владимир Корнилов.
    "НЖ".
    Хәзерге вакытта Антоновка авыл җирлеге территориясендә 316 хуҗалык бар. Узган ел монда 11 бала туган һәм бу күрсәткечнең 2010 ел белән чагыштырганда бераз артыграк булуы киләчәккә өмет уята. Дөрес, авыл кешеләренең проблемалары аз түгел, ләкин бернигә карамастан, авыл яши, үсә. Хәзерге вакытта балалар бакчасын зурайту, мәктәпкә капиталь ремонт ясау һәм башка мәсьәләләр аеруча кискен тора. Балалар-авылның киләчәге, шуңа күрә алар өчен барлык шартларны да тудырырыга кирәк. Бу җирлеккә кергән авылларда бүгенге көндә күп балалы 12 гаилә исәпләнә.
    Җирлекнең гомуми җир мәйданы 10300 гектар, шуның 9000 гектардан артыгы - авыл хуҗалыгы җирләре. Биредә Планин, Хәйдәров крестьян (фермер), "Болгар Арыш" һәм "Красный Восток" җәмгыяте хуҗалыклары урнашкан. Узган ел Планин хуҗалыгы игенчеләре һәр гектардан 32шәр центнер уңыш җыеп алдылар, башка хуҗалыкларда да уңыш зарланырлык булмады. Аларның барысы да бюджетка бурычларын тулысынча түләп бетергәннәр һәм ашлык запасы туплаганнар.
    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү - авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуның мөһим юлы. Ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 31 хуҗалыкка өч миллион сумнан артык кредитлар бирелгән. Бу акчага мөгезле эре терлек, дуңгызлар, умарталар, техника сатып алынган, бер өлеше терлекчелек биналарына реконструкция ясауга тотылган.
    Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату авыл халкы өчен төп керем чыганагы булып тора. Узган ел 65 тоннага якын - ит, 350 тоннадан артык сөт сатып, 2 миллион сумнан артык табыш алынган.
    Саклык банкы бүлеге мөдире Юлия Нугаева шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә бирелә торган кредитларга кагылган законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Аңа шактый сораулар бирелде.
    Авыл халкы эштән буш вакытларда күңелле ял да итә белә. Һәр авылның үз традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Балалар бакчасы, мәктәп коллективлары җирлек үткәргән күңел ачу чараларында актив катнашалар. Авылның үз артистлары, үзешчән коллективлары бар. Алар авыл бәйрәмнәрендә генә түгел, район Мәдәният йорты сәхнәсендә дә чыгыш ясыйлар, республика күләмендәге фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашалар. Авыл спортчылары да ирешкән уңышлары белән шатландыралар. Монда авылда эшләп килгән "Витязь" спорт клубының өлеше зур.
    - Билгеле бөтен эшләр дә без дигәнчә шома гына бармый, - диде җирлек башлыгы. - Санап китсәң, проблемалар аз түгел. Аларның берсе - вәкаләтләр зур булса да, акча җитмәве эшкә аяк чала. Бу каршылык эштә шактый кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә без су белән тәэмин итү системасын яңарту, юлларга асфальт җәю кебек эшләрне үз өстебезгә ала алмыйбыз. Шуңа карамастан, сайлаучыларның ышанычын аклау өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Минемчә, иң мөһиме - җирле хакимиятнең халык мәнфәгатьләрен якларга тиешлеген онытырга ярамый.
    Доклад буенча фикер алышуларда крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Александр Планин, Антоновка урта мәктәбе директоры Елена Китайцева, МЧС хезмәткәре Юрий Спиридонов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы полиция участогы уполномоченныйларының бүлек җитәкчесе Сергей Тарасов һәм башкалар катнашты.
    - Сезнең авылыгыз бик бай тарихлы, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Нугаев үз чыгышында. - Сезнең авылда булган Бизнә фетнәсе турында без мәктәптә укыганда ук белә идек. Авылыгызда элек-электән хезмәт сөючән, тырыш кешеләр яшәде. Ул хәзер дә шулай. Моны авылның төзеклеге үзе үк әйтеп тора. Күп кешенең бакча башында тезелеп киткән печән кибәннәре халыкның күп итеп терлек тотуын, тырышлыгын күрсәтә. Димәк, авыл халкы киләчәккә карап яши. Тиздән без юлларга, уникаль тарихи-архитектура ядкаре булган мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау эшенә керешәчәкбез. Балалар бакчасын зурайту турында да уйларга вакыт җитте. Әлбәттә, боларның барысы да - күңелле мәшәкатьләр, алар тормышта мөмкин кадәр күбрәк булсын иде!
    Дөресен генә әйткәндә, теләсә нинди проблеманы хәл итү юлларын табарга була. Моның өчен теләк һәм тырышлык кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: