Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җире бар – хуҗасы юк

"Безнең өебез янында җир биләмәсе бар. Анда ташландык йорт тора, биредә унбиш еллап беркем яшәми. Бакчаны чүп үләне каплаган, агач койма күп урыннарда череп ауган, шуңа күрә участокта тавыклар да, хуҗасыз этләр дә, чит кешеләр дә йөри. Йортка исерекләр ияләшеп, анда тәртипсезлек ясамагайлары, дип куркабыз. Җирнең хуҗасы барын да беләбез....

Бу сорауга Болгар шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Сурыгина җавап бирә:
- Җир кодексында җир участогы хуҗаларының, арендаторларның яки участокны мирас итеп алган затларның бурычлары ачык билгеләнгән. Бу кагыйдәләр авыл хуҗалыгы җирләренә дә, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, шәхси торак төзү өчен бирелгән җирләргә дә кагыла.
Беренче чиратта, җирләр документта күрсәтелгәнчә файдаланылырга тиеш. Шәһәр төзелеше регламентлары, төзелеш, экология, санитария-гигиена, янгынга каршы һәм башка нормативларны җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Бу җирләрдә туфракны пычратырга, начарлатырга, сыйфатына зыян китерергә ярамый. Моннан тыш, закон нигезендә куелган межа, геодезия һәм башка махсус билгеләрне сакларга, җир түләүләрен вакытында түләргә, башка кагыйдәләрне үтәргә кирәк...
Шәһәребездә ташландык җир биләмәләре турындагы мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелде. Өч ел элек башкарма комитет белгечләре мондый участокларның санын алдылар - алар шактый күп булып чыкты. Пыяласыз тәрәзәле йортлар, ауган коймалар, бу урынга көнкүреш чүп-чары түгү - чынлап та, бик күңелсез күренеш. Мондый участоклар шәһәрдәге төзекләндерү эшләрен дә юкка чыгара һәм шундагы күршеләргә уңайсызлыклар тудыра.
Еш кына мондый җирләрнең хуҗаларын табу җиңел түгел: алар бер урында пропискада булсалар, бөтенләй икенче урында яшиләр, шәһәрдән читкә китүчеләр дә бар. Хуҗалары үлеп, варислары калмаган җир участоклары да очрый. Монда кемне җавапка тартырга?
Закон буенча, участокны чүпләгән һәм аны тиешенчә файдаланмаган өчен җир хуҗасын административ җаваплылыкка тартырга, зур күләмдә штраф салырга мөмкин.
Арендаторларга карата тагын да кырыс чаралар кулланалар. Мәсәлән, әгәр кеше муниципаль җир участогын шәхси торак төзү максаты белән алып, өч ел эчендә төземәсә, аны суд аркылы аренда хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин. Шулай ук авыл хуҗалыгы эшләре өчен җир алып, өч ел эчендә эшләрне башкармаган затларга да шундый ук җәза яный.
Соңгы елларда бездә мондый җавапка тарту очраклары булмады, димәк, бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев