Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җирдән ничек файдаланырга?

Бүгенге көндә Спас районы буенча Җир һәм милек палатасы "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы закон нигезендә, түләүсез җир участоклары алырга хокукы булган гражданнардан 189 гариза теркәгән.

Өч һәм аннан артык баласы булган 176 гаилә җир хокукын үзенә рәсмиләштергән, калганнары моны якын арада эшләргә җыена. Бу уңайдан җир хуҗалары нинди планнар төзи икән?
Людмила Самарцева, "Спас оптторг" производство берләшмәсе бухгалтеры (Болгар шәһәре):
- Бу җир участогында төзелеш эшләре алып барырга җыенабыз. Гомерем буе гаиләм белән үз йортыбызда яшәргә хыялландым. Үз ишек алдың, бакчаң, иң мөһиме - тынычлыгың булсын иде, күпмедер дәрәҗәдә коммуналь хезмәтләрдән дә бәйсез буласы килә.
Җирне безгә Приволжски авылы яныннан бирделәр. Ул шәһәргә якын булуы белән уңайлы. Вакыты белән биредә зур гына авыл барлыкка килер, социаль-мәдәни объектлар төзелер дип өметләнәбез. Суны, газны, асфальт юлны хакимият җир участоклары янына ук китереп эшләргә вәгъдә бирде. Ә калганы үзебездән генә тора...
Сүз дә юк, төзелеш материалларының, эшләгән өчен түләү бәясенең кыйммәт булуын исәпкә алсаң, үз йортыңны төзү авыр һәм зур чыгымнар таләп итә торган эш. Шуңа күрә Ана капиталын да алмыйча, йорт төзү өчен саклап торам. Хыялларым кайчан да булса чынга ашар дип өметләнәм.
Андрей Рубцов, машина йөртүче (Ким авылы):
- Безгә җирне йортыбыз янында ук, бакча артыннан бирделәр. Үз хуҗалыгыбызны зурайту өчен безгә менә дигән мөмкинлек чыкты.
Башка авыл кешеләре кебек үк, безнең хуҗалыгыбыз шактый зур. Сыер, дуңгызлар, кош-корт асрыйбыз. Шактый зур бакчабыз бар. Элек бәрәңгене кырда утырта идек, хәзер, җир алгач, йорт янында гына утыртырга җыенабыз.
Дәүләт күп балалы гаиләләргә шактый ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, без өченче бала өчен бирелгән Ана капиталы исәбенә яңа йорт төзеп чыктык. Аннан алда гына гаиләбезгә зур бәхетсезлек килде, ут чыгып, йортыбыз янды. Бу акча булмаса, нәрсә эшләр идек, мин моны күз алдына да китерә алмыйм...
Юлия Парфенова, җирлек Советы белгече (Кузнечиха авылы):
- Авылда берничә ел элек бөтен уңайлылыклары булган йорт сатып алганда, аның рәсмиләштерелмәгән җирдә төзелүенә игътибар да итмәгәнмен. Моның белән проблемалар да килеп чыкканы булмады. Гаиләбез үз хуҗалыгын тота: терлек асрыйбыз, бакчага яшелчә, бәрәңге утыртабыз. Күп балалы гаиләләргә җир бирү турында закон чыккач, мин дә үз җиребезне рәсмиләштерү өчен гариза бирдем.
Моны хәл итүдә бернинди проблема да булмады, ә хәзер инде без берничә ел яшәгән һәм эшкәрткән җир участогының тулы хокуклы хуҗалары булып саналабыз.
Наҗия Әкбәрова, хуҗабикә (Танкеевка авылы):
- Хәзерге заманда безнең кебекләрне ишле гаилә диләр - без ирем белән биш бала үстерәбез. Олы кызларым инде үз гаиләләре белән Казанда яшиләр, уртанчы улым армиядә хезмәт итә, кечкенәләре әле мәктәптә укый. Балаларны ашату, киендерү, олыракларына аз булса да ярдәм итү өчен шактый акча кирәк. Ярый әле, дәүләт күп балалы гаиләләргә ярдәм итеп тора.
Безгә җир участогын йортыбыз яныннан ук бирделәр, ул безнең өчен бик уңай булды. Бу урында йорт төзергә җыенабыз, чөнки улымның армиядән кайтып, үз гаиләсен корыр вакыт сизелмичә дә килеп җитәр. Ә ул үзебезнең Танкеевка авылында төпләнеп калырга уйлый, читкә чыгып китәргә җыенмый. Мин үзем дә аның бу фикерен хуплыйм. Казанда укыганда, ул әтисе белән Мәскәүгә эшкә йөрде. Зур шәһәрнең мәшәкатьле тормышын күреп, авылдан китмәскә сүз бирде.
Ирем инде дистә ел чамасы Мәскәү төзелешләрендә эретеп ябыштыручы булып эшли. Билгеле, аның озак вакытка өйдән чыгып китүе авыр булса да, гаиләбез ул эшләп алып кайткан акчага яши. Үземнең дә эшсез утырганым юк: терлек-туарыбыз бар, бакчада яшелчәләр үстерәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X