Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернет аша кабул итәләр

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе гражданнар өчен яңа хезмәт - "Интернет челтәре аша видео-кабул итү" тәкъдим итә.

Видео-кабул итүдә теләсә кайсы гражданин катнашып, реаль вакыт режимында Идарәнең эшенә кагылган сорауларын бирә ала.
Дәүләт җирләрен контрольдә тоту буенча сорауларга һәр атнаның сишәмбе көнендә Идарә җитәкчесе урынбасары - Костин Артём Петрович; милек хокукларын дәүләт теркәве турында һәр пәнҗешәмбе көнне Идарә җитәкчесе урынбасары Хәйретдинов Альберт Марат улы җавап бирә. Видео-кабул итүнең вакыты - 15 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр.
Видеоэлемтә түләүсез Skype коммуникация программасы аша башкарыла. Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчелеге белән элемтәгә керү өчен бу программаны компьютерыгызга куеп, Skype челтәрендә теркәлергә кирәк. Компьютерыгызда микрофон һәм веб-камера булырга тиеш.
Программаны җибәргәннән соң, ачылган "Новый контакт" исемлегендә өстәге юлдагы "Контакты" менюсын сайлап алыгыз. Анда "rosreestr.tatarstan" дип язгач, "Найти" кнопкасына басыгыз. Астагы килеп чыккан исемлектән үзегезгә кирәген сайлап алып, "Добавить" кнопкасына басыгыз. Хәзер Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе сезнең контактлар исемлегендә, "Skype" тәрәзәсенең сул ягында барлыкка киләчәк. Анда чылтырату өчен исемлектән тиешле контактны сайлап алып, "Видеозвонок" кнопкасына басыгыз.
Видео-кабул итүдә катнашырга теләгән һәр кешегә гариза бирергә кирәк. Гариза rosreestrto16@mail.ru электрон адресына бирелә. Гаризада үзегезнең исем-фамилиягезне, атагызның исемен, Skype логинын, телефон номерыгызны (өйдәге һәм кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм үзегез бирергә теләгән сорауны язарга кирәк. Гаризаны шулай ук 8 (843) 533-24-27 тел./факс аша (Костин А. П. өчен) һәм 533-24-25 телефоны, 533-25-55 факсы аша (Хәйретдинов А. М. өчен) бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев