Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җимеш агачларына ничек ярдәм итәргә?

"Кышын кайбер алмагач кәүсәләре каралып китте, күмерләнгән кебек булды. Кабыгы ярылды, ниндидер ак гөмбәчекләр чыкты. Күршеләребезнең шундый ук сәбәп аркасында өч-дүрт ел эчендә бөтен алмагачлары корып бетте, аларны кисеп ташларга туры килде. Алмагачларны ничек коткарырга?"

Бу юллар шәһәребездә яшәүче Валентина Киселева хатыннан алынды. Аның сорауларына "Россельхозцентр" федераль бюджет учреждениесенең Спас районы филиалы Николай Смирнов җавап бирә.
- Хаттан күренгәнчә, алмагачлар җимеш агачлары куркыныч авыру - кара рак (черный рак) белән авырый. Ул агач кәүсәсен, җимешләрне, яфракларны һәм чәчәкләрне зарарлый. Башта агач кәүсәсендә карасу-шәмәхә төстәге таплар барлыкка килә. Аннары кайры карала һәм яргалана башлый, анда инфекцияне китереп чыгаручы күпсанлы гөмбәчекләр хасил була. Агач тиз арада юкка чыга.
Кара рак күбесенчә карт һәм хәлсез агачларны зарарлый. Авыру килеп чыгуның төп сәбәбе - температура үзгәрү, кешеләр, җәнлекләр, бөҗәкләр китереп чыгарган механик зыян . Ярылган урыннар аша агачка җил һәм яңгыр китергән зарарлы споралар үтеп керә.
Кара рак белән көрәшүнең төп ысулы - агротехника чараларын җиренә җиткереп үтәү. Суны вакытында сибәргә, җирне тиешенчә карап, ашламалар кертергә кирәк, шулай ук ботакларны да үз вакытында кисеп, җимеш бирүне көйләп тору зарур.
Бакчачыларның күпчелеге әһәмият бирмәгән санитария-профилактика чараларын да вакытында үткәрергә, һәр яз һәм көз җимеш агачларын известь эремәсе белән агартырга кирәк. Бу агач кәүсәсен кояш нурларыннан һәм салкын эләгүдән саклый, чөнки агарту кояш нурларыннан саклый һәм агач кәүсәсе азрак кыза, шулай ук кимерүчеләрдән, зарарлы бөҗәкләрдән, төрле авырулардан сакларга мөмкинлек бирә. Тик эремә тиешенчә хәзерләнеп, аның составында ак төстәге матдә (акбур, известь), фунгицидлар (бакыр купоросы, сыер тизәге), ябыштыручы матдә (ПВА, балчык, хуҗалык сабыны, сөт) булырга тиеш. Моннан тыш, эремәне тәүлек әйләнәсендә кулланырга кирәк, чөнки ул үзенең файдалы сыйфатларын бик тиз югалта. Агачны мөмкин булганча югарырак агартырга, кәүсәсе һәм аскы ботаклар белән генә чикләнмәскә.
Зарарланган, дәвалап булмый торган агачларны кайрысы, яфраклары һәм җимешләре белән бергә бакчадан чыгарып яндыру таләп ителә.
Авыру агачларны дәваларга кирәк. Бу эш иртә язда башланырга тиеш. Зарарланган урынны яки авыру кәүсәне үткен пычак яки балта белән сәламәт урыны чыкканчы чистарту зарур. Аннары бу урынга бакыр купоросы (1 литр суга 10-20 г) белән дезинфекция ясап, кайнатылган сумала яки сыер тизәге һәм балчыкның 1:1 пропорциясендә ясалган катнашмасы белән сылап, капчык яки башка тыгыз тукыма белән урап куялар. Авыру агачны шулай ук 1 квадрат метр мәйданга 2-3 шырпы кабы исәбеннән минераль ашлама (азот, фосфор яки калий) белән тукландырырга кирәк. Яхшы тукландыру алмагачның иммунитетын ныгытып, аңа теләсә нинди авыру белән көрәшергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев