Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Игелекле Гөлшат

    Бүген Гөлшат Заһитова кебек кешеләрне сирәк очратасың. Шуңа күрә аның районда Ел хәйриячесе конкурсында җиңүе бер дә очраклы хәл түгел.

    Ирина ТЕЛИЦЫНА

    Ул Иске Рәҗәп авылында туып үскән. Абыйлары һәм апалары нәни Гөлшатны кече яшьтән үк бик яратканнар. Әти-әниләре исә аларны кечкенәдән игелек кылырга өйрәтеп үстергән.

    Гөлшат Тельман исемендәге колхозда ветеринария фельдшеры булып эшләгән. Хуҗалык таркалгач, социаль хезмәткәр булып урнашкан. Инде менә ун елдан бирле олы яшьтәге кешеләргә хәлдән килгән кадәр ярдәм итә ул. Шуларның алтысы, мәсәлән, баштарак күршедәге Нәлет авылында яшәгән. Алар янына атнасына ике тапкыр барып кайту өчен үз акчасына ат сатып алган. Өеннән иртән чыгып китсә, бары кичен генә кайткан. Ул елларда әле йортларга су кертелмәгән, шуңа суны коедан ташырга туры килгән. Аеруча кышларын, юлга кар тутырып киткәч күргән кыенлыкларны санап бетерә торган түгел. Юлдан адашып читкә тайпылмас өчен юл кырыйларына таяклар утыртып чыга.

    Биш ел буе күршедәге авылга йөреп олыларга хезмәт күрсәтә ул. 2008 елда Нәлеттә калган берничә йорт та янып бетә. Янгын телләре тиз арада авылның бер башыннан кереп икенчесеннән чыга. Уттан берни дә калмый. Менә шуннан соң авылның соңгы кешеләре кайсы-кая китәргә мәҗбүр була… Александра Николаевна Чертаганованың да читкә китү мөмкинлеге булган. Улы белән кызы шәһәрдә яшәсәләр дә, ул шау-шулы шәһәр тормышын күз алдына да китерә алмый. Гөлшат ике дә уйлап тормыйча Александра Николаевнаны үз йортына алып кайта. Шура әбекәй Гөлшатның яшь ярымлык кызы Ильвина белән тиз арада дуслашып өлгерә. Алай гынамы, милләте буенча мордва булса да, Шура әбекәй Ильвинаны оста итеп русча сөйләшергә өйрәтә. Хәзер кызчык дүртенче класста укый, Александра Николаевнаны үз әбиседәй якын күрә. Ул кичләрен бәйләргә ярата, Гөлшатны да бәйләү остасы дияргә була. Кызын берсеннән-берсе матуррак свитер, бияләй, башка җылы киемнәр бәйләп сөендерә.

    Гөлшатның йорт хуҗалыгы шактый зур, күп вакыты маллар янында үтә. Мөгезле эре терлекләр, сарык, каз, күркәләр асрый. Умарталары да бар. Ничек берүзе генә барысына да өлгерә икән, дип кайчак күршеләренең дә исе китә. Ни өчен дигәндә, Гөлшатның күптән түгел генә ире вафат булган, шуңа күрә, йорттагы бөтен мәшәкатьләрне үзенә күтәрергә туры килә. Авыр вакытлар да була, әмма ул сер бирми. Шуңа күрә табынга нәрсә куйыйм икән, нәрсә пешерим, дип беркайчан аптырамый. Ите дә, сөте дә, балы-мае, каклаган казы беркайчан бетеп тормый. Күп итеп варенье кайната, төрле компот һәм салатлар әзерли. Әле үзенең олы яшьтәге авыру әнисен карарга да өлгерә. Түбән Камага дәваланырга дип киткән күршесе Наилә Мингәрәй кызы Хөсәенова йортына да күз-колак булып тора. Боларның барысына да өстәп, әле тагын Гөлшатның үзе караган әбиләргә уколлар кадавын, банкалар куюын, берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар пешереп сыйлавын, кирәк чакта юатуын да әйтергә кирәк.

    Гөлшат Хөсәен кызының кулыннан килмәгән эше юк. Олы кызы Альбинаны Димитровград шәһәренә укырга җибәрергә булгач, ике дә уйлап тормыйча шоферлар хәзерләү курсларын тәмамлый. Инде биш елдан бирле чит ил машинасын йөртә. Компьютерны да әйбәт белә. Йортын да гел төзек тота. Әле күптән түгел генә Шура әбигә җайлы булсын өчен душ кабинасы сатып алган.

    Төрле милләт кешеләре бер түбә астында әнә шулай дус һәм тату яшиләр. Аларны теләсә нинди байлыктан да кыйммәтрәк торган игелек берләштерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: