Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы бозда сак булырга кирәк

Язгы боз беренче карашка нык тоелса да, ул бик мәкерле.

Яз җитте. Һава торышы бөтенләй тотрыксыз – иртән кар ява, көндез кояш балкый, ә төнлә катыра ала. Бу чорда фаҗига килеп чыкмасын өчен, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында газета укучыларга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Кама Тамагы участогы дәүләт инспекторы Сергей Шалашов сөйләде.

Язгы боз беренче карашка нык тоелса да, ул бик мәкерле һәм көзге һәм кышкы боздан аерылып тора. Көзен боз кеше авырлыгы астында шытырдап, куркыныч турында кисәтә. Ә язгы көпшәк боз кешенең авырлыгын күтәрә алмый. Ул аяк астында таралып, боз боткасына әверелергә мөмкин. 

Елгаларга кар сулары төшү аркасында суның күләме бермә-бер арта. Елга буендагы кырларны, болыннарны, урманнарны су басарга мөмкин.
Бу чор кешеләрдән аеруча саклык һәм игътибарлылык таләп итә. 
Язгы ташу вакытында аеруча балаларны күз уңаеннан ычкындырырга ярамый. Куркынычсызлык чараларын белмичә, алар яр буендагы шаяртуларга юл куялар, боздан бозга сикерәләр, кайберләре көпшәк бозда балык тотарга өлгерәләр. Мондый саксызлык кайвакыт фаҗигале тәмамлана. 

Язгы ташу имин узсын
Язгы ташу чоры сулыклар янында яшәүчеләр өчен аеруча зур куркыныч тудыра. Күпләр кышын боз өстендә салынган сукмаклардан йөрергә күнегеп, язын болай эшләргә ярамый икәнлеген онытып җибәрәләр. Язгы көпшәк боз ватылып, бозлы суга төшеп китә аласыз. Гомумән, таныш булмаган сулыклар өстенә чыгарга киңәш ителми. Елганың биек ярларында да сак булырга кирәк, чөнки кар сулары юган яр теләсә кайсы мизгелдә ишелеп төшә ала. Шулай ук буалар аша да чыгарга ярамый. Язгы ташу белән алар да җимерелергә мөмкин. Боз тыгылган урыннарга да якын килү рөхсәт ителми.  

Язгы боз астына төшеп китү бик җиңел. Яр буйларында боз аеуча тиз көпшәкләнә башлый. Кар астындагы боз бик тиз кар боткасына әверелә. Шуңа күрә тормышыгызны куркыныч астына куймагыз. Боз эрү, елгалар һәм күлләрдә боз китү чорында сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Иң мөһиме – сак булыгыз һәм язгы бозның куркыныч булуы турында онытмагыз.

Боз астына төшеп киткән очракта:

  • Иң мөһиме – паникага бирелмәгез һәм бик тиз һәм тәвәккәл эш итегез.
  • башыгызны су өстендә тотарга тырышыгыз
  • ярдәм сорап кычкырыгыз
  • мөмкин булса, өске киемнәрне салып атыгыз
  • судан чыгу өчен, егылып төшкән якка юнәлеш тотыгыз
  • кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына кулларны киң җәеп, бозга шуышып чыгарга тырышыгыз, аннары, аякларны боз өстенә күтәреп, кырыйга тәгәрәп китегез
  • аркага яки күкрәккә ятып, үз эзегез буенча 3-4 метр шуышыгыз
  • ял итеп тормыйча, якындагы йортка йөгерегез.

Кеше бозлы суга төшеп киткән очракта:

  • югалып калмагыз, качып китмәгез, кычкырып ярдәм сорагыз
  • зыян күрүче кеше янына боз өстеннән шуышып барыгыз, мөмкин булса, астыгызга такта, фанера кисәге яки чаңгы куегыз
  • бәкегә 3-4 метрдан да якынрак килмәгез
  • судагы кешегә таяк, бау, ягъни судан чыгарга ярдәм итәр өчен кул астында булган теләсә нинди әйберне сузыгыз
  • судан тартып чыгаргач, кешене җылы урынга алып барыгыз, мөмкин булса беренче ярдәмне күрсәтегез.

ЯЗГЫ ТАШУ ҺӘМ БОЗ КИТҮ ЧОРЫНДА ТЫЕЛА:

  • сулыкларга чыгу
  • боз киткән вакытта елга аша чыгу
  • боз тыгылган урыннарда елгага якын килү, ярлардан бозларны читкә этәрү
  • язгы ташудан ишелергә мөмкин биек ярларда басып тору
  • күперләрдә, плотиналарда һәм буаларда җыелу
  • елгаларның яки теләсә нинди сулыкның тирәнлеген үлчәү
  • боз өстендә йөрү.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев