Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иҗат итү өчен бөтен шартлар булырга тиеш

Күптән түгел район мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды, анда 2011 елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Мәдәният тармагында хәзерге вакытта 215 кеше эшли. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрһат Низамов докладында билгеләп үтелгәнчә, бюджет акчасын экономияләү һәм халыкның ялын оештыруда уңай шартлар тудыру максатында 2011 елда Әҗмәр һәм Бугровка авылларында китапханәләр һәм авыл мәдәният йортлары мәктәп бинасына, Екатериновкада - иске йорттан балалар бакчасына күчерелде. Приволжски авыл китапханәсен хәзер мәктәп бинасына, Красный Валныкын авыл клубына урнаштырдылар. Акча булмау сәбәпле, Аграмак китапханәсен мәктәп бинасына күчерү эше туктап тора, биредә аның өчен тиешле бина да хәзерләп куелган. Үзәк һәм балалар китапханәсендә тәрәзә рамнары алыштырылды, моның өчен барлыгы 600 мең сумнан артык акча тотылган.
Район мәдәният йортына реконструкция ясау эше дәвам итә. Үткән ел әлеге объектта 17 миллион 654 мең сумнан артыграк эш башкарылган.
Агымдагы елда Иске Рәҗәп авылында 200 урынга исәпләнгән авыл Мәдәният йорты төзү планлаштырыла. Аның смета бәяс 7,6 миллион сумнан артыграк булачак. Киләсе елларда Полянка һәм Иж-Борискино авылларында Мәдәният йортлары төзү карала, ә Чәчәкле, Урта Йорткүл, Бугровка, Аграмак, Өчкүл, Антоновка, Куралово, Ямбакты авыл Мәдәният йортларына, Татар Такталы һәм Отрада авыл клубларына капиталь ремонт ясалачак. Яңадан төзелә торган объектларда китапханәләр дә урнаштырылачак.
Отчет елында район Мәдәният йорты өчен аеруча кирәкле музыка аппаратурасы, ә Әҗмәр, Кузнечиха, Полянка авыл Мәдәният йортлары, Екатериновка, Танкеевка, Тракторный авылы клубларына музыка үзәкләре сатып алынды.
"2009-2014 елларда һәм якындагы 2020 елларда Татарстан Республикасында китапханәләр эшен үстерү" максатчан программа кысаларында модельле, ягъни үрнәк китапханәләр булдыру күздә тотыла. Шуңа бәйле рәвештә агымдагы ел башында районның дүрт китапханәсенә (Иске Рәҗәп, Полянка, Никольск, балалар китапханәсе) компьютер җиһазлары комплекты кайтачак. Комплект составына ике компьютер, локаль челтәр өчен коммутатор, күпфункцияле җайланма, ЖК-телевизор керә.
Бүгенге тормыш һәм социаль-экономик шартлар мәдәният учреждениеләренең эшен яңача оештыруны таләп итә. Аның төп максаты - кешене рухи яктан баету. Мәгариф тармагы кебек, мәдәният өлкәсе дә дәүләт бюджеты акчасына яши. 2012 елда район мәдәниятының консолидацияле бюджеты 29 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән шәһәр буенча - 20 миллион сум. Шул ук вакытта мәдәният өлкәсенең коммерция мөмкинлекләре бик зур.Эшне тиешенчә оештырганда ул учреждениеләрнең материаль-техник базасын ныгытуга шактый өлеш кертә ала. Мисалга түләүле хезмәт күрсәтүне, концерт эшчәнлеген китерергә була. Мәдәниятны бюджеттан финанслау һәм үз мөмкинлекләрен куллану заманча базар механизмы шартларында гадәти хәл булып санала. Халыкка түләүле хезмәт күрсәтү турында Совет һәм Советтан соң вакытларда формалашкан фикерне үзгәртү шактый кыен булса да, моны эшләргә туры киләчәк, чөнки федераль һәм җирле хакимият мәдәниятның акчага булган ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмаячак.
Агымдагы елның гыйнварына авыл мәдәният йортлары һәм клублары түләүле хезмәт күрсәтү хисабына 28 мең сумнан артык акча җыйган. Бу яктан аеруча Никольск, Кузнечиха, Ким һәм Ямбакты мәдәният йортларын билгеләп үтәсем килә.
Бу системада бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе - кадрларның
эштән китүе. Сәбәбе - хезмәт хакының түбән булуында. Безнең исәпләүләр буенча, ул уртача 7176 (китапханәчеләр) һәм 7678 (мәдәният хезмәткәрләре) сум тәшкил итә. Бу хезмәт хакына яшь белгечләрне җәлеп итеп булмый. Эш өчен түләүнең яңа системасына күчү һәм агымдагы елның октябреннән хезмәт хакын 16 процентка күтәрү бу хәлне үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.
Күп кенә клубларда гади музыка, яктырту, дискотека аппаратуралары да юк, бу да халыкның ялын тиешле дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирми.
Ни кызганыч, күпчелек мәдәни- агарту учреждениеләре бүген аяныч хәлдә, компьютерлар, оргтехника җитми. Кайбер авыл җирлеге башлыкларының клуб һәм китапханә проблемаларына игътибар итмәве беркем өчен яңалык түгел.
Чыгыш ясаучылар шәһәр һәм авыл халкының ялын оештыру буенча алып барган эшләре турында сөйләделәр, фикерләрен уртаклаштылар, проблемаларны күтәрделәр. Аларны хәл итү мәдәният объектлары инфраструктурасы үсешенә ярдәм итәчәк, иҗат өчен шартлар тудырачак.
Киңәшмәдә район башлыгы Камил Нугаев та катнашты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киңәшмә, барысынар ел

2
X