Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иҗади уңышлар телибез

Венера Нургалиева. Йолдыз авылы. Бәйрәм җитсә, безнең Йолдыз авылның яше-карты клубка ашыга. Монда һәрвакыт кызыклы бәйрәм чаралары үткәрелә. Клуб мөдире, авылның уңган-булган килене Розалия Ильяс кызы Миндубаева үз эшен яхшы белә һәм аны намус белән башкара. Матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Йолдыз авылына килен булып төшкән Розалия башта мәктәптә укытучы...

Венера Нургалиева.
Йолдыз авылы.
Бәйрәм җитсә, безнең Йолдыз авылның яше-карты клубка ашыга. Монда һәрвакыт кызыклы бәйрәм чаралары үткәрелә. Клуб мөдире, авылның уңган-булган килене Розалия Ильяс кызы Миндубаева үз эшен яхшы белә һәм аны намус белән башкара.
Матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Йолдыз авылына килен булып төшкән Розалия башта мәктәптә укытучы булып эшли. Байтак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирә, төрле түгәрәкләр оештырып, аларны җыр-моңга тарта. Мәктәп ябылганнан соң, аны клуб мөдире итеп куялар. Ул монда да үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте.
Алар гаиләсе авылда башкаларга үрнәк булып тора, ире Самат белән өч бала үстерәләр, кайнанасы Суфия апа белән бик тату яшиләр.
Розалия бөтен бәйрәмнәрне дә күңелле итеп оештыра. Без, әти-әниләр, һәр бәйрәмне зурлап, картын-яшен клубка җыеп бәйрәм оештырганы өчен Розалиягә бик рәхмәтле. Әле күптән түгел генә клубта Ватанны саклаучылар көненә багышлап, дәү әтиләрне, әтиләрне, абый-энеләрне бәйрәм белән котлап, авыл яшьләре көче белән күңелле концерт куйдылар. Без аңа киләчәк тә гаилә бәхете, иминлек телибез,авыл халкы исеменнән аны Халыкара-хатын кызлар көне-8 Март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз һәм эшендә иҗади уңышлар телибез. Аның хезмәте авыл халкына бик тә кирәк, бигрәк тә яшьләрнең ялын күңелле итеп оештыруда, киләчәктә алар белән эшләүдә яңадан-яңа кызыклы чаралар табар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев