Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • И туган тел, и матур тел...

    26 апрельдә республикада Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көн татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне булуы белән дә аеруча истәлекле.

    Мөнирә Әхмәдуллина (Болгар шәһәре):
    - Гаиләдә кызым белән гел татарча гына сөйләшәм. Туган тел минем өчен бик кадерле, сайлаган һөнәрем дә тел белән бәйле: Казан дәүләт университетын тәмамлап филолог белгечлеге алдым. Берничә елдан бирле балаларга татар теленнән белем бирәм. Дәресләрдә аеруча татар әдәбияты классиклары иҗатын кызыксынып өйрәнәбез. Балалар татар авторларының шигырь-хикәяләре, әкиятләрен яратып укыйлар. Китап уку сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә. Һәркем үзенең туган телен камил белергә тиеш.
    Ирина Минхәсәпова (Кузнечиха авылы):
    - Безнең гаилә катнаш: мин-рус милләтеннән, ирем - татар. Үзара рус телендә аралашсак та, бу тел улым өчен туган тел, дип әйтә алам. Балада тел белән кызыксыну уяту өчен артык тырышырга туры килде, дип булмый. Ул кечкенә вакытта татар халык әкиятләре, төрле мавыктыргыч хикәяләрне бергәләшеп укыдык. Гаиләдә сөйләм теле нормаларын сакларга тырышабыз. Чөнки гаиләдә балалар беренче чиратта ата-аналардан үрнәк алып үсә.
    Татар теле безнең өчен чит тел түгел. Мин үзем, мәсәлән, кайбер сүзләрне әйбәт аңлыйм. Сигезенче класста укучы улым мәктәптә татар телен өйрәнә. Иремнең гаиләсендә ике телдә дә сөйләшәләр. Төрле милләттән булсак та, бер-беребез белән бик җиңел һәм иркен аралашабыз. Гомумән, дус, тату, бер-береңне аңлап яшәү өчен нинди милләттән булуың комачаулык итмәскә тиеш.
    Алсу Сабирова (Болгар шәһәре):
    - Туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана. Ата-ана нинди телдә сөйләшсә, бала өчен шул тел туган тел булып санала да инде.
    Рус телен әйбәт белсәк тә, кызым белән гел татарча гына сөйләшергә тырышабыз. Минем әти-әнием дә шулай итә. Мөмкинлек барында татар артистларының концертларына, театрга барырга тырышабыз. Татар мәдәниятын өйрәнәбез, халкыбызның гореф-гадәтләрен, элек-электән килүче йолаларны гел барлап торабыз. Гаиләбездә туган телгә ихтирам бик зур. Кызганыч, әле бөтен татар гаиләләрендә дә балалар ана телендә сөйләшә, дип булмый. Әгәр бала кече яшьтән үз телендә сөйләшеп үсмәсә, соңыннан ул күп сүзләрне онытачак. Алай гына да түгел, туган теленнән бизәчәк.
    Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим, хәлдән килгән кадәр башка тәрбиячеләр һәм хезмәттәшләремдә дә татар теленә кызыксыну уятырга тырышам. Кайбер очракларда аудио һәм видеоязмалардан файдаланам, татарча мультфильмнар карыйбыз. Татар язучыларының әсәрләрен укырга да вакыт табабыз. Соңгы елларда Болгар дәүләт музей-тыюлыгы экскурсоводлары белән тыгыз элемтәләр урнаштырдык, төрле иҗат конкурсларында актив катнашабыз. Гомумән, татар теленең байлыгын бөтен тирәнлеге белән аңлау өчен булган мөмкинлекләрнең барысыннан да тиешле дәрәҗәдә файланабыз.
    Гөлназ Рәхимова (Болгар шәһәре):
    - Минемчә, туган телгә мәхәббәт орлыгы гаиләдә салынырга тиеш. Әлбәттә инде, монда әһәмиятле рольне беренче чиратта ата-ана уйный. Бала күп сүзләрне нәкъ менә алардан ишетеп үсә. Сүз дә юк, туган телгә мәхәббәт уятуда гаиләдән тыш әле тагын баланың кайда укуы, кем белән аралашуы, киләчәктә нинди һөнәр сайлавы да зур әһәмияткә ия. Без үзебез гаиләдә гел татарча сөйләшәбез. Ул шулай булырга да тиеш, чөнки урта белемне татар мәктәбендә алдык. Олы улыбыз татарчаны әйбәт белә. Кызыбыз да балалар бакчасындагы рус теле төркеменә йөри башлаганчыга кадәр гел татарча гына сөйләшкән иде. Биредә русча сөйләшергә өйрәнде. Өйрәнсен, без моңа бер дә каршы түгел. Әмма үз ана телен дә онытмаска тиеш.
    Мәдинә Кузьмина (Иж-Борискино авылы):
    -Мин үзем татар милләтеннән, рус кешесенә кияүгә чыктым, чуаш авылында яшибез. Әлбәттә инде, минем өчен иң якын һәм газиз тел - ул татар теле. Чуаш авылында гомер итеп ятсак та, үз халкымның гореф-гадәтләрен онытмаска тырышам.
    Ә менә балаларым, ирем кебек үк, рус телендә сөйләшәләр. Мин моның начар ягын күрмим. Күбрәк рус телендә аралашсак та, ирем һәм балаларым татар телен дә ярыйсы гына аңлыйлар. Безнең гаиләдә ике телне дә ихтирам итәләр. Ул шулай булырга да тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: