Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – законны сакла

Өченче көн коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе утырышы булды.

Көн тәртибендә беренче мәсьәлә махсус программалар буенча учётка куйганда һәм торак биргәндә коррупцияне булдырмый калу турында сүз барды. Бу эшнең ничек алып барылуы турында яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, Болгар башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв, район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь бүлеге әйдәп баручы белгече Наталья Казакова сөйләделәр. Торак мәсьәләсе - иң кискен торган һәм социаль әһәмияткә ия булуы ассызыклап үтелде, шуңа күрә тиешле документларны тутырганда һәм карарлар кабул иткәндә законнарга һәм башка норматив-хокук актларына таянып эшләү аеруча мөһим. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, хакимият органнары, прокуратура ягыннан закон бозу очраклары юк. Нинди дә булса бәхәс килеп чыкса, соңгы карарны ул кабул итә. Мәсәлән, сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү программасына учётка куйганда шулай булды.

Район башлыгы аппараты җитәкчесе Роман Исланов ТР коррупциягә каршы тору сәясәте стратегиясенең районда ничек тормышка ашырылуына анализ ясады һәм якындагы елларга эшләнгән махсус программада чагылыш табачак мәсьәләләргә тукталып үтте.

Киңәшмәдә сүз шулай ук муниципаль норматив-хокук актларына анализ ясау һәм экспертиза үткәрү турында барды. Бу намуссыз чиновникларның теге яки бу карарда үзләре өчен файдалы урыннарны тапмасын өчен эшләнә. Тик күп үзидарә органнары мөһим карарлар кабул иткәндә, юристлар белән киңәш итүне кирәк тапмыйлар.

Мәгариф учреждениеләрендә коррупцияне кисәтү чаралары турында комиссия әгъзаларын мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин таныштырды.

Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, район башлыгы Камил Нугаев гамәлдәге законны саклау барлык структуралар, җитәкчеләр өчен төп мәсьәлә булырга тиешлеген билгеләп үтте. Аларның эше халык өчен ачык булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев