Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң кадерле кешебез

Якшәмбе көнне Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә.

Ул РФ Президенты Борис Ельцин Указы белән 1998 елда булдырылды. Бу күңелгә иң якын бәйрәмнәрнең берсе, чөнки бары тик әниләребез генә безне аңлый, яклый, барысын да кичерә һәм бернигә карамыйча үз баласын ихлас ярата белә. Әниебез алдындагы бурычны без гомер буе түләп бетерә алмабыз.
Әниләргә багышлап чиксез күп әдәби әсәрләр, шигырьләр, поэмалар, җырлар язылган, фильмнәр төшерелгән. Әниләребез язучыларга, шагыйрьләргә, музыкантларга, рәссамнарга яңа әсәрләр тудыру өчен илһам бирәләр.
Балалары үсеп җитеп, гаилә корган кешеләр булса да, әниләр өчен алар һаман да бала булып кала, гомер буе аның өчен борчылып, ут йотып яши. Бөек шагыйребез Такташның: "Ана - бөек исем, нәрсә җитә ана булуга", - дигән сүзләрен кем генә белми икән? Сугыш елларында үзләре ач-ялангач булсалар да, алар балаларын ач үлемнән коткарып калганнар. Бу үзе генә дә нинди зур батырлык! Баланың әнисе турында кайгыртуы, игътибарлы булуы гына ана җанына тынычлык бирә. Кадерле әниләребезнең һәрвакыт урыны түрдән булса иде.
* * *
Дүшәмбе көнне, 26 ноябрьдә, Антоновка Мәдәният йорты коллективы Әниләр көненә багышланган отчёт концерты белән чыгыш ясый.
Концерт район Мәдәният йортында, 18 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined