Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Җиңү эзеннән барабыз…”

Ел саен уздырылучы "Хәтер маршы" акциясе кысаларында районга республиканың "Ватан" берләшмәсе эзләнүчеләре килде

Лидия КОСТРУЛЕВА
Әлеге "Марш"ның оешу тарихы узган гасырның алтмышынчы елларына барып тоташа. Нәкъ менә шул елларда Казанның югары уку йортлары студентлары сугыш чорында Татарстан территориясендә оешкан хәрби берләшмәләрне эзләүгә багышлап кышкы походлар оештыралар. "Кар десанты" кайсы да булса подразделениенең сугышчан эзеннән барып, хәрби комиссариат һәм архивларда эшли, һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүматлар җыя һәм сугышта хәбәрсез югалучыларның исемнәрен ачыклый. Әле хәзер дә республика территориясендә эшләүче эзләнү отрядлары, хәрби-патриотик клублар шушы юнәлештә эш алып баралар. Күп кенә яшерен саналган документлар белән иркенләп танышу мөмкинлеге тудырылса да, ачыкланмаган мәгълүматлар, күмелмичә калган солдатлар бик күп әле. Сугыш булган урыннарга бару - эзләнү отрядлары алдында торган төп бурыч. Гадәттә, мондый җирләргә баргач, ирексездән ул еллардагы канлы вакыйгалар күз алдына килеп баса, күңелдә авыр уйлар туа… Мондый берләшмәләрнең эше белән танышу өчен "Октябрь" кинотеатрына эзләнүчеләр белән очрашуга өлкән класс укучылары чакырылды. Лаеш районының Рождествено авылындагы "Ялкын" хәрби-патриотик клуб, мәсәлән, 1985 елда төзелгән. Клуб белән мәктәп директоры Владимир Чуприн җитәкчелек итә. Хәрби-патриотик эш белән чынлап шөгыльләнсәң, тәрбия бирүдәге күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкин, дип хаклы әйтә. Хәрби-спорт әзерлеге, мәктәп музее, агитация, тимурчылык эшләре, эзләнү экспедицияләрендә катнашу - клуб эшчәнлегенең төп юнәлешләре әнә шулардан гыйбарәт. Клубның агитколлективы "Саласпилс" фашистлар концлагеры тоткыннарына багышланган әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады.
Казан шәһәре 139нчы гимназиянең "Кар десанты" отряды агитбригадасының чыгышы да сугыш елы балаларына багышланды. Отряд ун елдан бирле эшли, бу вакыт эчендә биредә күп эшләр башкарганнар. Сугыш чорының барлык авырлыкларын кичергән буын белән бүгенге заман яшьләре арасында элемтәне ныгыту - отрядның төп бурычы.
"ТИСБИ" идарә академиясенең "Легион" отряды эзләнүчеләре сугыш елларында Казандагы медсанбатларның ничек эшләве турында сөйләделәр. 2008 елда төзелгән бу отряд башкарган эшләр зур игътибарга лаек.
Әлбәттә инде, очрашуда безнең "Болгар" эзләнү отряды җитәкчесе, Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов та катнашты. Ул оештырган коллектив әле яшь, үз сафларына мәктәп укучылары белән бергә зурларны да берләштерә. Эзләнүчеләр үз алларына куелган максатка ирешү өчен күп тырышалар.
Икенче көнне эзләнүчеләр район мәктәпләре тәрбиячеләре белән очраштылар. Аларны яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов котлады. Аңарга, шулай ук "Болгар" эзләнү отряды әгъзалары Виктор һәм Евгений Савиновларга очрашу барышында "За активную военно-патриотическую работу" медальләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев