Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң беренче балалар турында уйларга кирәк

Бездә балалары булган, тәртипсез тормыш алып баручы гаиләләр аерым исәптә тора. Алар эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Елена Афонина күзәтүе астына алынган һәм ул бу гаиләләрне контрольдә тота. Күптән түгел безнең газета хәбәрчебез Марина Зайцева аның белән бергә шундый гаиләләрнең кайберләрендә булып, тормыш-көнкүрешләрен, яшәеш рәвешләрен үз күзләре...

Ата-ана өчен артык кашык
Тәртипсез, начар яшәгән гаиләләрнең уртак сәбәбе бар - аларның һәрберсен эчүчелек берләштерә. Мондый гаиләдәге ата-аналар бөтен нәрсәне, хәтта балаларын да, аракы сөременә алыштырганнар һәм тормыш упкынына тәгәрәүләрен белә торып, үзләрен кулга алып, балалары хакына акылга килә алмыйлар.
Мәсәлән, Д.лар гаиләсе инде берничә ел күзәтү астында тора. Алар безнең шәһәргә бөтенләй башка җирдән килеп урнашканнар. Өч кечкенә бала белән бер белмәгән җиргә килеп төшкән бу гаиләгә беренче вакытларда, әлбәттә, бик авырга туры килә. Торырга урыннары, эшләре, танышлары да юк. Бераздан гаилә башлыгы шәһәрдәге автосервисларның берсенә эшкә урнаша, аның хуҗасы бу гаиләне шундагы кысан гына бүлмәләрнең берсенә яшәп торырга кертә. Ләкин вакыт үтә, салырга яраткан ир белән хатын яшәү шартларын үзгәртү турында уйлап та карамыйлар. Әгәр күршеләре хәбәр итмәсә, бернинди шартлары булмаган бүлмәдә өч бала белән алар күпме яшәрләр иде, билгесез. Килеп карагач, белгечләр шунда ук балаларны приютка урнаштыралар, ә үзләренә эчүне ташларга һәм торырга урын табарга, дигән катгый шарт куялар. Башта алар акылга килгән кебек булалар: шәһәр читендә кечерәк кенә йорт алалар һәм эчкечелектән дәваланалар. Ләкин аракы сөреме белән агуланган кешегә тиз генә акыл керәмени? Мондый гаиләләр белән еш аралашкан Елена Владимировна бу хәлләрне яхшы белә.
Моннан соң бер елдан артык вакыт үтте. Бу гаиләнең балалары һаман да приютта яши. Әти-әниләре айныган вакытта, сирәк кенә булса да, аларны өйләренә алып кайталар. Без аларга әнә шундый көннәрнең берсендә килеп кердек. Башта ишекне ачканчы бик озак шакырга туры килде. Керсәк, алар дуслары белән эчеп утыралар икән. Дөрес, өстәлдән аракыны алып куйганнар. Барысының да күзләре тонган, сүзләрен дә көчкә генә әйтәләр. Бүлмәдә пычрак, тәртипсезлек. Вакыт төшке өчләр булуга карамастан, балалар юынмаган, диванда одеял астында утыралар.
Моннан соң балаларны кабат приютка озаталар, ә ата-аналарына карата балаларын тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән өчен административ протокол төзелә. Аларның даими рәвештә тәртип бозулары, эчүләре аркасында балаларын бүтән бирмәскә дә мөмкиннәр.
Инспектор сүзләренә караганда, тормышта акылга килеп, балаларын кире алып, үзләре тәрбияләүчеләр дә бар. Мәсәлән, шәһәрдә яшәүче Анастасия белән дә шулай булды. Ул үзен кулга алып, эчүен ташлый. Үзенең бу тайгак юлга кереп китүен ул гаиләдә килеп чыккан бәхетсезлек белән аңлата. Аны зур тавыш-гауга белән ире ташлап чыгып китә. Бу хәлне ул бик авыр кичерә, хурлана. Кулда өч бала.
Кайгысын җиңеләйтү өчен ул шешәгә тотына. Тора-бара айнымыйча эчә башлый. Туганнарының, дусларының ялынуы да, балаларының елап үтенүләре дә - берсе дә ярдәм итми. Матур гына барган тормыш шулай җимерелә. Берни дә ярдәм итмәгәч, балаларын приютка урнаштырырга мәҗбүр булалар. Бу бик авыр хәл һәм моны иң соңгы чиктә генә эшлиләр. Балаларын алып киткәч кенә Анастасия акылга килә. Эчүен ташлап, туганнары ярдәме белән йорт-җирен тиешле тәртипкә китерә, эшкә урнаша.
Без аның да хәлен белеп чыгарга булдык. Йорт тирәсе җыештырылган, бар җирдә тәртип. Капка төбендә тавыклар чүпләнеп йөри, мәчеләре кояшка сузылып яткан. Бер күз ташлау белән бу йортта кайгыртучан, тырыш хуҗа яши икән, дип уйлыйсың.
Ишекне ачкан балаларының берсе әнисенең эштә булуын әйтте. Без бу гаилә өчен сөенеп чыгып киттек. Димәк, Анастасияне тиздән инспекциядән исәптән төшерәчәкләр.
Якыннарына кирәкмәгән балалар
Әлбәттә, балалар гаиләдә үсәргә тиеш - моны белмәгән кеше юктыр. Ләкин балалары барлыгын да онытып, баш ташлап эчкән ата-ана янында баланы ничек калдырасың? Балалар инспекторының төрле хәлләргә тап булганы бар. Кайвакыт ярым-җимерек, бернинди уңайлылыклары булмаган йортларда яшәгән балаларны хастаханәгә, ә аннан вакытлыча приютка озаткан вакытлары да була.
- Үткән ел җиде кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде, - ди Елена Владимировна. - берничә ай үтүгә карамастан, аларның берсе дә балалары язмышы белән кызыксынып карамады, приютка килеп хәлләрен дә белмәделәр. Мондыйларның күбесе балаларын тартып алганга шатлана гына, чөнки хәзер иркенләп, айнымыйча эчәргә була...
Әгәр баланың ата-анасы озак вакыт баласы белән кызыксынмыйча, килеп хәлен белмичә хәбәрсез торса, балаларга башка гаилә эзли башлыйлар. Әлбәттә, чит гаиләдә балаларга бик яхшы булыр, дип берәү дә ышандырып әйтә алмый, чөнки кечкенәдән күпне күргән балаларның холкы да үзгәрә. Еш кына балалар чит гаиләгә ияләшә алмыйлар, яңа әти-әни дә бу хәлдән аптырап кала. Шуңа күрә гаиләгә чит баланы кабул итү кебек бик авыр мәсьәләнең ничек барып чыгасын алдан берәү дә әйтә алмый.
Ярый ла, киләчәктә сабак булса...
Статистика хокук бозуларның күбесен, нигездә, начар яшәгән гаиләдәге балаларның кылуын күрсәтә. Үткән ел, мәсәлән, ун яшькә кадәрле биш кыз һәм дүрт малайны полициянең балалар бүлмәсенә исәпкә куялар.
Малайлар монда сугышып эләккәннәр, ә кызлар кеше өеннән әйбер урлаганнар. Нигә алай эшләдегез дип сорагач, без бу йортта кеше тора дип белмәдек, уйнарга гына кергән идек, дип аңлаттылар. Ә үзләре өйгә тәрәзәдән кергәннәр. Аннары кайбер әйберләрне урлап чыгалар...
Быел административ хокук бозган өчен балигъ булмаганнар эше буенча инспектор дүрт яшүсмерне исәпкә куйган: бер малай тиешле таныклыгы булмаган килеш мотоцикл белән идарә иткән, өчесен - эчкән өчен. Соңгысы бигрәк тә борчулы хәл, чөнки малайлар тулы булмаган гаиләләрдә үсәләр, ә бит аларга бу вакытта ныклы ата тәрбиясе бигрәк тә кирәк...
Уйламыйча кылган гамәлләре өчен суд эскәмиясенә утырган малайлар азмы? Аларны киләчәктә ни көтә? Мондый балалар үзләренең киләчәк тормышларына тап төшерүләрен уйлап җиткерә алмыйлар. Ярый ла, ул аңа тормышта сабак булса. Моны аңлаган кеше киләчәктә бу хаталарны кабатламас. Ә күпме яшүсмернең язмышы шушы хаталардан арына алмыйча, кыек юлдан кереп китә. Боларның барысы да гаиләдән, анда алган тәрбиядән башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев