Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Җиңү” акциясендә һәр кеше катнаша ала

Хөрмәтле якташларыбыз, Спас районы халкы! Һәр кеше өчен изге бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бик аз вакыт калып бара. Районда бу бөек бәйрәмгә хәзерлек эшләре башланды да инде. Мәсәлән, күптән түгел генә окоп казуда катнашкан кешеләрнең фидакарь батырлыгы хөрмәтенә "Казанский обвод" истәлек билгесе ачылды. Болгар шәһәренең үзәк мәйданындагы обелискка...

Хөрмәтле якташларыбыз, Спас районы халкы!
Һәр кеше өчен изге бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бик аз вакыт калып бара. Районда бу бөек бәйрәмгә хәзерлек эшләре башланды да инде. Мәсәлән, күптән түгел генә окоп казуда катнашкан кешеләрнең фидакарь батырлыгы хөрмәтенә "Казанский обвод" истәлек билгесе ачылды. Болгар шәһәренең үзәк мәйданындагы обелискка реконструкция ясала башлады - бу һәйкәл тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының хезмәт батырлыгына багышланачак. Шулай ук һәйкәлләр, обелискларны ремонтлау һәм яңарту, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре каберләрен тәртипкә китерү буенча эшләр бара.
Боларның барысы да җирле бюджет хисабына эшләнә, ә аның мөмкинлекләре чикләнгән. Бәйрәмгә кадәр башкарасы эшләр бик күп әле. Беренче чиратта ветераннарның яшәү шартларына игътибарны җәлеп итәргә, аларга торак шартларын яхшыртуда хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк.
Бу максаттан хәйрия эше мәсьәләләре буенча республика советы һәм "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" фонды "Җиңү" акциясен башлап җибәрде.
Ветеран оешмалары советы барлык район халкына, оешма, учреждение, предприятие, хуҗалык җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә бу акциядә катнашып, ата-бабаларыбыз кылган батырлыкларга ихтирам йөзеннән, Бөек Җиңү юбилеен бәйрәм итүгә өлеш кертү өчен бу фондны оештыруда ярдәм итүләрен үтенә.
Район ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының район советы.
Реквизитлар:
Благотворительный фонд "АК БАРС СОЗИДАНИЕ"
420124, г. Казань, ул. Меридианная, дом 1А
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО "АК БАРС" БАНК
г. Казань
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805
назначение платежа: добровольное пожертвование на благотворительную акцию "Победа"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев