Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле сайлаучылар!

Сезне Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирегә чакырабыз.

Сез киләчәктә тормышларыбызның алга китүенә өметләнеп, алдан ук кайсы кандидатны сайларга теләвегезне беләсездер. Кеше һәрвакыт иртәгәсе көнгә ышаныч белән карый, шуңа күрә бу бик мөһим эшкә җаваплы карап, сайлауларга бармыйча калмагыз.
Исегезгә төшерәбез, гадәттәгечә, сайлау участоклары сәгать 8дән эшли башлый һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итә. Үзегез белән паспорт яки аны алыштыручы документны алырга онытмагыз.
Әгәр сез сайлаулар көнендә берәр җиргә китәргә җыенасыз икән, участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, башка участокта тавыш бирергә хокук биргән учёттан төшерү таныклыгын (открепительное удостоверение) алырга онытмагыз.
Республиканың Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге гражданнарга сизгерлек күрсәтергә, провокацияләргә һәм үгетләүләргә бирешмәскә, шулай ук терроризмга каршы тору максатында сайлау участоклары тирәсендәге чит әйберләрне игътибарсыз калдырмаска, барлык шикле кешеләр турында эчке эшләр бүлегенең кизү торучы частенә яки участокта кизү торучы полиция хезмәткәренә хәбәр итүләрен үтенә. Боларның барысы да сайлаулар һәр җирдә тыныч үтсен өчен эшләнә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар

2
X