Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокук һәм мәнфәгатьләрне саклап

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көн Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин Указы белән 1996 елда билгеләнде. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. 1722 елның нәкъ менә шул көнендә Россия империясе императоры Петр I Указы белән Идарә сенаты каршында беренче тапкыр генерал-прокурор посты булдырыла һәм Россия прокуратурасы...

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу көн Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин Указы белән 1996 елда билгеләнде. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. 1722 елның нәкъ менә шул көнендә Россия империясе императоры Петр I Указы белән Идарә сенаты каршында беренче тапкыр генерал-прокурор посты булдырыла һәм Россия прокуратурасы институты төзелә.
Әлеге ведомоство дәүләтнең ышанычлы терәге булырга, законлылык һәм хокук тәртибе принципларының үтәлешен тәэмин итәргә тиеш. Шунысын әйтергә кирәк, прокуратура хезмәткәрләренең хәзерге буыны һөнәри традицияләрне кадерләп саклый һәм лаеклы дәвам итә. Илебез халкының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, Россия дәүләтчелеге бердәмлеге, җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге дә шуңа бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев