Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләрен тану

"Булгария" теплоходы бату нәтиҗәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре өчен Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы тарафыннан бүләк-ләнделәр: "За содружество во имя спасения" медале белән Андриянова Мария Николаевна - "Спас оптторг" оешмасы идарәсе рәисе, Зиннәтуллин Раил Наил улы -"Спас...

"Булгария" теплоходы бату нәтиҗәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре өчен Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы тарафыннан бүләк-ләнделәр:
"За содружество во имя спасения" медале белән
Андриянова Мария Николаевна - "Спас оптторг" оешмасы идарәсе рәисе, Зиннәтуллин Раил Наил улы -"Спас Агроснаб" оешмасы шоферы, Пырова Нина Викторовна - Өчкүл авыл җирлеге башлыгы, Мәхмүтов Рафаэль Зөфәр улы - Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигы директоры;
"Участнику ликвидации последствий ЧС" күкрәк билгесе белән
Гречухин Георгий Алексеевич - "Татнефтьпродукт" холдинг компаниясенең Болгар филиалы шоферы.
* * *
2011 елның язында Удмуртиядә арсеналлар шартлау сәбәпле килеп чыккан авария нәтиҗәләрен юк итүдә катнашып, Әгерҗе шәһәрендә эшләгән "Спасагрострой" ҖЧҖ түбә ябучысы Соловьёв Георгий Даниловичка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, технология процессының нечкәлекләрен белүегез һәм алдынгы алымнарны кулланып эш итүегез нәтиҗәсендә торак фонды һәм социаль-мәдәни объектларында төзәтү-торгызу эшләре кыска вакыт эчендә башкарылды, диелгән бу хатта һәм Премьер-министр аңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшендә уңышлар теләгән.
* * *
Калашнова Татьяна Николаевна - "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтериясе" әйдәп баручы белгече Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Аның югары һөнәри осталыгы, бухгалтер учёты тармагында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X