Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт күрсәтү тармагын киңәйтеп

12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Илһамия Вәлиева,
Россия Саклык банкының Алексеевск бүлеге идарәчесе.
Саклык банкының үсешен Алексеевск бүлеге эшчәнлегеннән дә күрергә була. Соңгы елларда ул клиентларга төрле хезмәт күрсәтә, аның сыйфатын яхшырта, яңа мәгълүмат технологияләре һәм идарә итүнең автомат системаларын кертә.
Хәзерге вакытта Саклык банкында пластик карталар буенча хезмәт күрсәтү инфраструктурасы колач җәйде. Бу хезмәтләр кешенең кайсы урында эшләү һәм яшәвенә карамастан, теләсә нинди оешмада эшләүченең ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала. Сәүдә эквайрингы үсә, кибетләрдә товар өчен банк картасы белән түләү алымы да халык һәм сәүдә предприятиеләре өчен бик уңайлы булганга күрә, киң колач җәя.
Саклык банкы эшчәнлегенең өстен юнәлешләреннән берсе - юридик затлар счётларына хезмәт күрсәтү. Банк хезмәтләреннән районда барлыгы 150 зур һәм кече предприятие һәм оешмасы файдалана.
Хезмәт күрсәтүнең яңа стандартларына омтылган пенсионерлар белән дә эшләү дәвам итә. Алар өчен пенсия кертемнәре ставкалары кебек үк арттырылган процент ставкаларын хисаплау мөмкинлеге биргән социаль карталар чыгарыла. 14 ноябрьдә пенсионерлар өчен бердәм консультация көне оештырылачак.
Һөнәри бәйрәмебез алдыннан безнең белән озак еллар хезмәттәшлек иткән кешеләргә һәм партнёрларыбызга рәхмәт әйтеп, барлык хезмәттәшләребезне, Саклык банкы ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итәм. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined