Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр балага гаилә кирәк

Авдеевлар гаиләсе тәрбиягә алынган кызның тормышын үзгәртәләр.

Сергей Петрович һәм Светлана Владимировна ике яшьлек Еваны ун ел элек тәрбиягә алганнар. Чит бала өчен ата-ана булу иксез-чиксез мәхәббәт, сабырлык һәм игелек таләп итүен алар үз мисаллары белән раслыйлар.

Катлаулы карар
Уллыкка алучыларга кандидат буларак Авдеевлар гаиләсе 2014 елда теркәлә. Мондый карарга килгәнче, икесенә дә шактый катлаулы юл үтәргә туры килгән. Башта икенче бала турында уйлаганнар. Кызганычка каршы, бу мөмкин булмаган.
– Вадим тугач, безгә бүтән балаларыгыз булмаячак, дип әйттеләр, – дип сөйли Светлана Владимировна. – Икебез дә озак дәваландык, ләкин барыбер нәтиҗәсе булмады. Урамда йөкле хатыннарны, яшь әниләрне күргәч, башта көнләшә, ачулана идем. Әкренләп тынычландым инде. Үз-үземне, безнең бит инде бер улыбыз бар, дип юаттым.

Шуннан соң Сергей Петрович хатынына балалар йортыннан бала алырга тәкъдим итә. Светлана Владимировна озак икеләнә. Әмма ныклап уйлаганнан соң, ире белән ризалаша. 

Баланы Авдеевлар үз улларына 16 яшь тулгач алып кайталар.
– Әлбәттә, шикләнү, курку хисе булды башта. Тәрбиягә бала алу – бик җаваплы һәм авыр карар. Башка тәрбиягә бала алган әти-әниләр кебек, мине дә «Үзем тудырмаган баланы ярата алырмынмы икән?» дигән сорау борчыды. Шул чакта мин иң мөһиме – курыкмаска кирәклеген аңладым. Чөнки курыксаң, беркайчан да икеләнүдән туктый алмыйсың, – ди әңгәмәдәшебез.  

Аек акыл белән
Бала алуга Авдеевлар ныклап әзерләнәләр. Сергей һәм Светлана уллыкка алучылар өчен мәҗбүри булган ата-аналар мәктәбен үтәләр. Мәктәптә уку шактый катлаулы сорауларга җавап бирергә ярдәм итүен икесе дә таный. 

– Документларны без тиз җыйдык. Опека бүлеге ярдәм иткәнгә күрә, ниндидер бюрократик тоткарлыклар булмады, – дип сөйли Светлана Владимировна. – Чистайда тәрбиягә бала алучылар мәктәбендә укып чыккач, Казан шәһәренең уллыкка алу үзәгенә киттек. Башта яңа туган баланы алырга теләгән идек, әмма безгә Татарстанда мондый сабыйларны биш, хәтта аннан да күбрәк ел көтәргә туры киләчәк, дип әйттеләр. Мондый нәниләрне Ульяновск шәһәрендә алу яхшырак икән. Һәм без, шунда барып, чиратка бастык. Сүз уңаеннан, нибары 10 ай гына көтәргә туры килде. Әле дә исемдә, кибеттән өйгә кайтып барам. Ульяновсктан шалтыраттылар, беркем дә алырга теләмәгән кечкенә кыз бар, диделәр. Аңа тиздән ике яшь тулачак һәм аны нәниләр йортыннан балалар йортына күчерергә тиешләр. Сабый бала алырга теләсәк тә, шушы кыз белән танышырга киттек. Ул Евабыз булып чыкты. 

Беренче очрашу
Башта кызчык булачак әти-әнисе янына килми, курка, тәрбиячеләр артына яшеренә. 
– Без берничә тапкыр килдек. Кызчык кычкыра, елый, яныбызга килергә теләми, – дип сөйли Светлана Владимировна. – Безгә кадәр аның янына сигез (!) гаилә килеп караган, беркем дә алырга теләмәгән. Сабый беркайчан да гаиләдә яшәмәгән, нәниләр йортына аны өч айлык чагында китергәннәр. Тәрбиячеләр сөйләвенчә, аны үз балалары булмаган бер гаилә тәрбиягә алырга теләгән. Нәниләр йорты каршында ук яшәгәнгән күрә, ир-ат Ева янына көненә өчәр тапкыр килеп йөргән. Кыз белән сөйләшкән, уйнаган. 45 яшьтә ир белән хатын ЭКО ысулын сынап карарга булалар. Һәр беренче тапкыр ук уңышлы килеп чыга. Югалып калган ир-ат тәрбиячеләрдән: «Нишләргә соң безгә хәзер?» – дип сорый. Аңа кызчыкны тәрбиягә алу фикереннән баш тартырга киңәш итәләр. Чөнки ир белән хатын үз балаларын көтәләр, моннан тыш, хатын Ева янына беркайчан килеп тә карамаган. Бу очракта алар кызны бәхетле итә алмаслар иде. 

Бәлки, кабат хыяннәтән куркып, кызчык башка беркемне дә якын китерергә теләмәгәндер. Нәни генә булсалар да, йөрәкләре, күңелләре бик сизгер бит аларның. Укыган чакта да балалар йортында яшәүче сабыйлар үзенчәлекле, башкалардан аермалы балалар дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. 

Мөһим сүзләр
Ике яшендә Ева сөйләшә белмәгән, көч-хәл белән йөрергә генә өйрәнгән.
– Аннан киткән чакта беркайчан да күз яшьләрен тыеп булмый иде, – дип сөйли Светлана Владимировна. – Балалар анда әкрен үсә, чөнки көне буе диярлек караватларында яталар. Шуның хәтле балага кул да җитми. Әлегә кадәр исемдә: кызу җәй көне, памперс кына кигән нәни балалар урамда агач караватларда үрмәләп йөриләр. Ә караватта матрас та, җәймә дә юк. Кеше килсә, балалар барысы да аның янына йөгереп килеп, «Ә син мине алырга килдеңме?» дип сорарга тотыналар. Алар барысын да аңлыйлар бит. Өйдә булмавын да аңлыйлар, һәрберсе аны кемдер алып китәр дип өметләнә. Исемдә, Ева янына чираттагы тапкыр килгәч, аны безнең янына алып килделәр һәм «Кем синең янына килде?» – дип сорадылар. Ә ул кинәт «әни һәм әти» диде. Күз алдына китерегез, бөтенләй сөйләшмәгән бала үз гомерендә беренче сүзләрен әйтте. Тәрбияче елап җибәрде, мин дә елыйм. Шул чакта ул беренче тапкыр минем кулыма килде. Ә берничә айдан соң без кызыбызны өйгә алып кайттык. 

Гаиләгә күнегү
Еваны өйгә алып кайтканнан соң, һәр тәрбиягә бала алган гаилә тормышында иң авыр чор – күнегү чоры башлана.  
– Адаптация чоры турында күп язылган. Тәрбиягә бала алучы ата-аналар да тәҗрибә уртаклашалар, мәктәптә дә бу хакта күп сөйләделәр. Шулай да һәр гаиләдә күнегү чоры үзенчә уза, – ди Авдеевлар.
Светлана Владимировна сүзлә-ренчә, беренче берничә ай алар өчен бик авыр була. Кайвакыт хәтта кыздан баш тартып, аны балалар йортына кире кайтару уе да килә.

– Мин аны аңламадым, ә ул мине, – дип сөйли ана. – Приютта ул чүлмәккә йөри белә, дип әйткәннәр иде. Ә чынбарлыкта исә, чүлмәкне күргәч, кызда чын истерика башлана.  Шулай итеп, өч яше тулганчы памперс киеп йөрде. Соң сөйләшә башлады. Башта бар нәрсәдән курка иде. Ир-атларны, хәтта әтисен дә, якын җибәрмәде. Дөрес, улыбыз Вадим аның белән уртак тел тапты. Шулай ук безгә аны беренче мәлне балалар бакчасына йөртмәскә киңәш иттеләр. Чөнки бала аны балалар йортына кире кайтаралар дип уйлый һәм бик курка. Эш бирүчемә рәхмәт, миңа декрет ялы бирде. Без Ева белән 10 ай өйдә утырдык, аннары гына бакчага йөри башлады. Тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбендә алган белемнәрем миңа бу чорды нык ярдәм итте.  

Туганнар каршы булды
Светлана Владимировна әйтү-енчә, аларның балалар йортыннан бала алу теләгенә бөтен гаилә каршы була. 
Туганнарыбыз, танышларыбыз «Нәрсәгә сезгә үги бала? Авыру булып чыкса, геннары начар булса?» дип аптырадылар. Күпләр исә без баланы акча өчен генә алабыз, диделәр. Ә без беркайчан да балаларны аермадык. Алар бит икесе дә безнеке! 
Вакыт узгач, туганнарының тәрбиягә алынган балага мөнәсә-бәте уңайлана төшә.
– Евага барысы да ияләште. Хәзер, киресенчә, аны яраталар, «Ул булмаса, нишләр идек?» диләр. Вадим өчен ул туган сеңлесе кебек. Ева да аны бик ярата. 

Сөйкемле һәм ягымлы
Хәзер Евага 12 яшь. Ул сәламәтлеге чикле балалар өчен интернат-мәктәптә укый. 


– Бу мәктәпкә санаторий мәктә-беннән күчердек, чөнки математика бик кыен булды, – дип сөйли әнисе. – Гомумән, уку программасы бик авыр бирелә иде. Бәлки, монда безнең хата да бардыр. Чөнки Ева беренче класска барганда, ковид аркасында карантин керттеләр, барысы да дистанцион рәвештә укыды. Инде икенче ел сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәптә укый. Евага бар да ошый, яхшы укый, дуслар да тапты. 

Әти-әнисе әйтүенчә, Ева бик игелекле, сөйкемле һәм яхшы күңелле кыз булып үсә.
– Ул теләсә нинди бөҗәкне кызгана. Юк кына нәрсә өчен дә күз яшьләрен түгә, – дип сөйли әнисе. – Артык яратып, иркәләп тә бетердек ахры үзен. Өйдә ярдәм итәргә кирәклеген һәрвакыт әйтеп торабыз. Кушканны эшли, үзсүзле түгел. Шулай ук бик көнче дә үзе. Башта улыбыз Вадимның хатыны Катядан бик көнләште. Хәер, хәзер ияләнде инде аңа да. Балалар өчен үлеп тора. Оныгыбыз Давид тугач, аннан күзен дә алмады.

Ата-ана хыянәте
Сүз уңаеннан, Еваның ике туган абыйсы һәм сеңлесе бар. Киленнәре Катя аларны табарга ярдәм иткән. Олы абыйсы үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән. Ул Ева белән аралашып өлгергән. Кыз абыйсы булуына бик сөенә һәм хәзер аны түземсезлек белән көтә. Икенче абыйсына 13 яшь, ул да Ульяновск шәһәрендә тәрбиягә алган гаиләдә яши. Ләкин аның белән әлегә аралаша алмаганнар. Ә биологик ана һәм ата Еваның барлыгын белергә дә теләми.
– Әнисе аны өч айлык чагында кибет янында калдырып киткән. Без Еваның олы абыйсыннан аның исәнме-юкмы икәнлеген сорадык. Ул, исән, диде. Ульяновск шәһәрендә яши, дүртенче кызын тудырган. Әтисе дә исән. Карт әнисе белән яши. Эшләгән акчасын эчеп бетереп бара. Ул минем бернинди кызым юк һәм мин аны белергә дә теләмим, диде. 

Ярдәмсез булмый
Һәр ата-ана тормышында бала проблемалары аркасында төшенкелеккә бирелгән чор була.  Мондый чакта чит кешеләр ярдәме бик мөһим. Гаилә бу ярдәмне «Пеликан» фикердәшләр клубында таба. 

– Без, мөгаен, бу клубка берен-челәрдән булып кердек, – ди Авдеевлар. – Ә Еваның «Пеликан» оештырган чараларга ничек йөрергә яратуын белсәгез икән! Цирк, аквапарк, музейларга сәяхәтләр, иппотерапия сеансы, физкультура-спорт чаралары. Тиздән зур компаниябез белән театрга барабыз. Ярдәм булмаса, бик авыр булыр иде. Ә монда сөйләшергә дә, зарланып алырга да, проблемалар белән уртаклашырга да, башкалар өчен сөенергә дә мөмкинлек бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев