Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Халык традицияләренә нигезләнеп

    Иж-Борискино урта мәктәбе базасында чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәге тарафыннан оештырылган отчет-сайлау конференциясе булды.

    Бу мәктәп әлеге чараны үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмады, ул узган ел ук инде этномәдәни (чуаш) компонентлы мәктәпләр исемлегенә кертелде. Шуңа күрә, мәктәптә башка фәннәр белән бергә чуаш теле дә укытыла. Бу көнне иртәдән үк юеш кар, аннары себереп буран яварга тотынса да, конференция эшендә катнашу өчен байтак кеше җыелды. Безнең районнан килүчеләр дә бар иде.
    Районның чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәге җитәкчесе Валентина Якличева отчет доклады белән чыгыш ясады. Ул әлеге берләшмә эшчәнлеге белән таныштырды. Шунысын да әйтергә кирәк, В. Якличева үзәк белән ун елдан артык җитәкчелек итә. Үзәк әгъзалары үзләренең төп бурычын милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерүдә, үсеп килүче яшь буында үз халкына, аның үткәне һәм бүгенгесенә, туган телгә, иҗади мираска ихтирам хисе тәрбияләүдән күрә. Бу юнәлештә күп эшләр алып барыла. Валентина Михайловна, мәсәлән, унике елдан бирле «Сеспель» фольклор ансамбле белән уңышлы гына җитәкчелек итеп килә. Коллектив "Чуаш сандугачы", "Ватан" конкурсларында, "Без - бер гаилә" фестивалендә катнашты. 2008 елда Иж-Борискино мәктәбе каршында "Чишмәкәй" бию ансамбле төзелде. Ансамбль төрле конкурсларда бик теләп катнаша. Әлеге коллективлар һәм чуаш мәдәниятының аерым осталарының чыгышлары һәркемдә җылы тәэсирләр калдыра.
    Валентина Михайловна үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Районыбыз авылларында яшәүче чуашлар үз традицияләрен лаеклы дәвам итә алсын өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырыша ул. Үз чыгышларында Татарстан Республикасындагы Чуаш милли-мәдәни автономия рәисе Константин Яковлев, Татарстанда чуашлар өчен нәшер ителүче "Суар" газетасы мөхәррире Константин Малышев, Чуашстан Республикасының атказанган рәссамы, танылган скульптор Федор Мадуров, Әлки районындагы чуаш милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Василий Мошков, хезмәт ветераны, озак еллар татар мәдәнияты клубы белән җитәкчелек иткән Мәмдүдә Бикбулатова актуаль мәсьәләләрне күтәрделәр. Мәктәптә чуаш теленең ничек укытылуы, бу юнәлештә нинди проблемаларның очравы турында мәктәп директоры Лада Сусарина, укытучы Татьяна Аптрейкина сөйләде. Чыгыш ясаучыларның барысы да безнең милли-мәдәни үзәк эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Үзәкнең җитәкчесе итеп яңадан бертавыштан Валентина Якличева сайланды.
    Конференциядә шулай ук үзәкнең активы сайланды, киләчәккә эш планы төзелде. Конференция эшендә катнашучылар мәктәп музеенда булдылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертын карадылар. Алар алдында югарыда телгә алынган ансамбльләр чыгыш ясады, Лев Еремеев, Галина Кипрова һәм башкаларның җырларын яратып кабул иттеләр.
    Соңыннан конференциядә катнашучылар Болгар музей-тыюлыгының Кузнечиха авылындагы "Суар" филиалында булып, милли-мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә багышланган сөйләшү үткәрделәр. Филиал мөдире, озак еллар буе "Суар" газетасы белән хезмәттәшлек итүче Нинель Садриевага истәлекле сувенирлар тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: