Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык мәнфәгатьләрен яклап

12 гыйнварда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, аның оешуына быел 291 ел тула. Нәкъ шушы көнне Петр I үзенең Указы белән Россия прокуратурасын раслап, генерал-прокурор вазифасын керткән.

Дамир Яфизов,
район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе.
Вакыт үткән саен илнең сәясәте дә, законнары да үзгәрергә мөмкин. Шуңа карамастан, прокуратура бурычын намус белән үтәп, үзенең озак еллар яшәү дәверендә тупланган бай тәҗрибәсеннән мөмкин кадәр яхшырак файдаланырга тырыша.
Катгыйлык һәм гуманлык - йөзләрчә ел дәвамында Россия прокуратурасы шушы ике нигезгә таянып эш итте. Дәүләтнең һәм һәр кешенең мәнфәгатьләрен яклау - прокуратура хезмәткәрләре һәрвакыт шушы принципларга таянып эш итәргә тиеш.
Безнең район прокуратурасының тарихы туган як тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Борынгы Болгарда XIV гасырга караган Кара пулат һәйкәле сакланган. Риваятьләргә нигезләнеп, бу һәйкәлне хөкем итү урыны булган дип саныйлар, ә беренче катта вакытлыча хөкем ителүчеләрне тотканнар. Биредә ханнар халык аксакаллары арасыннан сайлап алынган хөкемдарлар белән бергә җинаятьчеләрне хөкем иткәннәр.
Безнең районда прокуратура 1922 елда оештырыла. Аның хезмәткәрләренә бүгенге көндә катлаулы һәм бик җаваплы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Социаль тармакта тәртип саклау, хезмәт хакын вакытында түләүне, гражданнарның торак хокукларын яклау, балигъ булмаганнар, пенсионерлар һәм инвалидларның законлы гарантияләрен тәэмин итү өчен күп көч куела. Гражданнар үзләрен Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан яклануларын тойсыннар өчен прокуратура хезмәткәрләре бөтен чараларны күрә. Узган ел нәтиҗәләре дә шул турыда сөйли. Аерым алганда, меңнән артык закон бозу очрагы ачыкланган һәм бетерелгән, судка миллион ярым сумнан артык суммага 500дән артык иск һәм гариза килгән. Прокуратура инициативасы буенча җаваплы урыннардагы 312 кеше - дисциплинар, 116 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 177 законсыз хокук акты юкка чыгарылган.
Прокуратура тикшерүе көчәю, хокук саклау, хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләрне ныгыту нәтиҗәсендә җинаятьчелекне кисәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Прокуратурага җирле хакимият ярдәм күрсәтмәсә, мондый уңай үзгәрешләргә ирешү мөмкин булмас иде.
Халыкның прокуратура эшчәнлегенә ышанычы кимеми, бу безгә кешеләрдән алынган мөрәҗәгатьләрдән дә ачык сизелә. Аларның саны елдан-ел арта бара. 2012 елда район прокуратурасы 150дән артык мөрәҗәгатьне тикшереп, һәр бишенче шикаять кешеләр файдасына уңай хәл ителгән.
Кеше закон өчен түгел, ә закон кеше өчен - бүген без шушы принципка таянып эш итәргә тиеш. Ә безнең өчен бер генә карар кабул итү дә җиңел түгел, чөнки ул кешеләр язмышы белән бәйле һәм шуңа күрә һәрберсен намус күзлегеннән чыгып хәл итәргә туры килә. Прокуратура хезмәткәрләре киләчәктә дә гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау буенча тиешле чаралар күрерләр, җинаятьчелеккә каршы ныклы көрәш алып барырлар дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев