Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Халык мәнфәгатьләрен яклап

    Халыкка үзара салым турында агымдагы ел башыннан үткәрелгән җирле референдумнар бүген халыкны, бигрәк тә авыл кешеләрен, борчыган мәсьәләләрнең берсе.

    Игорь Пахомов,
    Бөтенроссия "Гадел Россия" партиясенең җирле бүлек советы рәисе.
    Ел башында ук берничә җирлек Советы аны төрле юллар белән үткәрергә тырышты. Хәтта анда кайбер сайлау комиссиясе вәкилләре дә катнашты, ә бу "Җирле референдум турында"гы ТР законын тупас бозу булып тора. "Гадел Россия" партиясенең җирле бүлеге каршы килеп, бу референдум йомгаклары юкка чыгарылды. Бары тик Чәчәкле җирлегендә генә референдум башкаларга караганда законлырак үткәрелде: референдумга тавыш бирергә хокукы булган авыл кешеләрнең яртысы килде, шуларның яртысыннан азрагы үзара салым өчен тавыш бирде.
    Ләкин халыктан өстәмә акча алырга теләгән җирлек башлыкларын бу гына туктатмады. Билгеле булганча, 18 майда районның 15 җирлегендә кешеләрдән үзара салым җыю буенча яңа референдум үткәрелә, ул законга туры китереп оештырыла. Сүз дә юк, үзара салым начар эш түгел. Ләкин безнеңчә, ул дәүләтнең финансы булмаганда һәм кешеләрнең кереме зур булганда гына җыелырга мөмкин. Ә бездә дәүләт җирлек башлыкларына кыйммәтле машиналар бүләк итә, бюджеттагы акчаның яртысын үзләренең хезмәт хакына һәм җирлек Советы хезмәткәрләренә түләү өчен тотарга рөхсәт итә. Ә авылларны төзекләндерүгә тиеннәр генә кала. Моннан шундый сорау туа: үз карамакларындагы зур сумманы рациональ тота белмәгәч, халыктан җыелган 150-200 мең сум акча авылларны төзекләндерү проблемасын хәл итәрме? Бәлки эшне үзеңнән башларга, үз ихтыяҗларыңа тотыла торган чыгымны шушы суммага киметергәдер? Ә бездә ничек килеп чыга- дәүләт җирле хакимиятне асрау турында гына кайгырта, ә төзекләндерү, тәртипкә китерүне халык үзе кайгыртсын. Шуңа күрә "Гадел Россия" партиясенең җирле бүлеге әлеге референдумны якламый. Кайбер җирлекләрдә партиянең җирле бүлеге авыл җирлеге башлыкларының хезмәт хакын 25 меңгә һәм секретарьларныкын 15 меңгә төшерү, алар карамагындагы кыйммәтле машиналарны сату һәм шуннан кергән акчаларны авылларны төзекләндерүгә тоту турында кешеләрнең ризалыгын сорау мәсьәләсен кертүне планлаштыра. Якынча исәпләүләр күрсәткәнчә, болай эшләгәндә үзара салым акчасына караганда шактый күп акча керәчәк.
    Болар барысы да җирле хакимиятнең халыктан ераклашуын, җирле үзидарә мәсьәләләрен дә кешеләрнең үзләренә хәл итүгә этәрүләрен күрсәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: