Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Халык барысын да белергә тиеш...”

    Инде хәбәр ителгәнчә, киләсе елның гыйнварында шәһәр халкына үзара салым кертү мәсьәләсен хәл итү өчен референдумда катнашырга туры киләчәк. Референдумның асылы нидән гыйбарәт, ул нинди үзгәрешләр кертәчәк һәм Болгарда яшәүчеләргә нинди өстенлекләр бирәчәк? Бу хакта район башлыгы Камил НУГАЕВ сөйли.

    - Татарстанда мондый референдумнар үткәрү инициативасы белән республика җитәкчелеге чыкты. Шунысын әйтергә кирәк, Россия Федерациясенең һәр төбәгендә дә мондый чаралар уздыру мөмкинлеге юк. Референдумны тотрыклы, икътисадый һәм сәяси яктан көчле булган субъект кына үткәрергә сәләтле. Безнең республика нәкъ шундый субъектларның берсе. Җыелган һәр сумга республика бюджеты өстәмә дүрт сум бирә. Шунысын ассызыкларга телим, бу ирекле эш, референдумда берәүне дә көчләп катнаштырырга уйламыйбыз. Киңәшмәләрнең берсендә чыгыш ясаганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мөһим эштә республикада яшәүче һәр кеше дә актив катнашсын иде, дигән теләген белдерде. Бары шулай итеп кенә кешеләр шәһәр һәм авылларны үстерү һәм төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертә алалар.
    Шушы елның май аенда без авылларда үзара салым буенча референдумнар уздырдык. Аның нәтиҗәләре дә билгеле. Бу чараны елның беренче яртысында үткәреп дөрес эшләдек. Нәтиҗәдә акча вакытында килә башлады. Бу эшне бераз кичектереп уздырган районнарга республикадан акча кыенлыклар белән килә. Димәк, референдумны ел башында үткәреп, без дөрес эшләгәнбез.
    Миллион сумнар тирәсе җыелган һәм күчерелгән акчага район инде 3 миллион 800 мең сумнан артык акча алды. Ел азагына кадәр тагын бер миллион сум акча керергә тиеш. Моны начар дип буламы? Иске Рәҗәп кебек зур авылда бу акчага зират коймасы тотылды, юлның бер өлешенә вак таш түшәлде.
    Аграмак, Татар Такталы авылларында зират коймаларын тотып алу эшен тәмамладылар. Антоновкада шушы максатлар өчен материаллар сатып алынган. Башка авылларда юллар рәткә китерелде, урамдагы баганаларга яктырткычлар куелды, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә реставрация ясалды. Көек авылында күлне чистарттылар. Никадәр эшләр башкарылды, моңа чын күңелдән сөенергә кирәк. Авыл җирлекләре киләчәктә дә мондый референдумнар уздыруны хуплый, чөнки төзекләндерү буенча әле никадәр эшләр башкарырга туры киләчәк. Иң мөһиме - кешеләр моның нинди файдалы эш булуын яхшы аңлыйлар.
    Район үзәгенә килгәндә, референдумны агымдагы ел башында уздыра алмадык. Ә менә күрше районнарда мондый чаралар инде күптән үткәрелеп килә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, үзара салым кертүнең өстенлеге зур. Кайберәүләр үзләрендә ял парклары да төзеп куйган.
    Без дә аларның матур үрнәгенә кушылырга телибез. "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы утырышында депутатларның күпчелеге референдумны 2015 елның 18 гыйнварында уздыру өчен тавыш бирде.
    Җыелган һәм республикадан бирелгән акча нәрсәгә тотылачак? Акчаның бер өлеше зират коймасын тотып алуга, бер өлеше -һәйкәлләрне реставрацияләүгә, Калинин, Рабочий, Крайний урамы юлларына вак таш түшәүгә китәргә тиеш. Соңыннан исә башка объектларны төзекләндерүгә керешәчәкбез.
    Шәһәр кешеләре бу башлангычны хуплар һәм аңа теләп кушылыр, дип ышанасы килә. Иң мөһиме - кешеләр җыелган акчаның күпме булуын һәм нинди максатларга тотылуын белергә тиеш. Моның өчен власть вәкилләре җыеннарда, предприятие һәм оешма коллективларында үткәреләчәк җыелышларда халык каршына чыгып башкарылган эшләр, акчаның күпме тотылуы турында отчет бирергә тиеш. Әгәр референдум уңай нәтиҗә китерсә, без инде киләсе елның язында шәһәрне төзекләндерү буенча планлаштырылган эшләргә керешә алачакбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: