Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Халкыбыз батырлыгы онытылмас

    Ольга Логинова, "Киноучреждение" оешмасы директоры: -Бөек Җиңү бәйрәмен мин аеруча зур дулкынлану белән көтеп алам. Бу сугышта минем ике бабам һәлак булган: Иван Автономов Великие Луки тирәсендә барган сугышларда башын сала, ә Дмитрий Подольский немецларда әсирлектә һәлак була. Гаилә архивында берничә фоторәсем белән фронттан килгән хатлар гына саклана. Ләкин аларның...

    Ольга Логинова,
    "Киноучреждение" оешмасы директоры:
    -Бөек Җиңү бәйрәмен мин аеруча зур дулкынлану белән көтеп алам. Бу сугышта минем ике бабам һәлак булган: Иван Автономов Великие Луки тирәсендә барган сугышларда башын сала, ә Дмитрий Подольский немецларда әсирлектә һәлак була. Гаилә архивында берничә фоторәсем белән фронттан килгән хатлар гына саклана. Ләкин аларның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.
    Яраткан кайнанам Наталья Матвеевна Логинова да күптән вафат. Ул санитария часте составында фронт юлларын үткән кеше, канкойгыч Курск янындагы сугышларда катнашкан. Аның сөйләгәннәрен без тын да алмыйча тыңлый идек, күрсәткән батырлыгына шакката идек, аннары сугышчан бүләкләрен карыйбыз.
    Минемчә, хәзерге вакытта яшьләргә патриотик тәрбия бирү гаять зур роль уйный. Тимурчылар һәм волонтерлар хәрәкәтен киң таратуга зур иѓътибар бирергә, ветераннар белән күбрәк очрашырга кирәк. Укучылар Җиңүнең нинди корбаннар биреп яулануын яхшы белергә тиеш.
    Екатерина Масина,
    Полянка мәктәбенең 11 класс укучысы:
    -9 Май бәйрәменә без алдан ук хәзерләнә башлыйбыз. Концертлар белән чыгыш ясау өчен җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнәбез.
    Бергәләшеп һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә салынган һәйкәлләрне тәртипкә китерәбез, чыршы ботакларыннан гирляндалар ясыйбыз, авылның өлкән яшьтәге кешеләренә котлау открыткалары язып салабыз. Ярдәм кирәк булган кешеләргә булышырга тырышабыз. Әлбәттә, бәйрәм вакытында гына түгел, без алар янына гел барабыз.
    Мин үзем барлык чараларда да актив катнашырга тырышам. Сугыш кырында ятып калучылар алдында мин аны үз бурычым дип саныйм. Сугыштан кайта алмаучылар арасында минем бабамның әтисе дә бар. Бөек Җиңү яулап кайтучылар торган саен азрак кала. Без, яшь буын кешеләре, җирдә тынычлык өчен көрәшүчеләрнең исемнәрен яхшы белергә тиеш.
    Равел Гыйсмәтов:
    Ким авыл җирлеге башлыгы:
    - 9 Май - илебез халкы өчен бөек бәйрәмнәрнең берсе. Сугыш кырларында дистәләгән миллион кешенең гомере өзелде. Минем әтием (хәзер мәрхүм) Гариф Хәлиулла улы Гыйсмәтовны сугышка 1941 елда алалар һәм ул 1945 елның көзендә генә туган ягына әйләнеп кайта.
    Сугышлар белән Берлинга кадәр барып җитә, ул гомер буе безгә үрнәк булып яшәде. Тыныч тормышта да сынатмады.
    Безнең авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәреннән һәм тол хатыннардан башка, сугышта катнашкан бер кеше дә калмады. Алар безнең даими игътибар үзәгендә. Ветераннарның бер генә үтенечләрен дә игътибарсыз калдырмыйбыз, бәйрәм белән тәбрик итәбез. Быел да без аларны тантаналы митингка һәм бәйрәм концертына чакырабыз, азык-төлек пакетлары өләшәбез.
    Арина Лифантьева,
    студентка:
    - Бу бәйрәм илнең һәр кешесе өчен истәлекле, бездә сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Минем ике бабамның әтиләре дә фронтта булганнар, яраланганнар, күпсанлы сугышчан бүләкләр белән кайтканнар. Ни кызганыч, алар бер-бер артлы үлделәр, ул вакытта мин әле кечкенә идем, шуңа күрә сугыш турында хатирәләрен үзләреннән ишетергә насыйп булмады.
    Мәктәптә укыганда, мин Җиңү бәйрәменә багышланган бер митингны да калдырмадым. Хәзер дә әти-әнием янына Болгарга кайткан саен (мин Чабаксарда укыйм), бу көнне шәһәрнең үзәк мәйданына барып, сугышта һәлак булганнар истәлегенә баш иям. Минемчә, бу көнне йорт эшләрен куеп торсаң да ярыйдыр, чөнки Ватан азатлыгы өчен шәһит китүчеләрне искә алу - безнең изге бурычыбыз.
    Сергей Деманов,
    Спас районы күзәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы:
    - 9 Майны иң зур бәйрәмнәрнең берсе дип саныйм. Барлык таныш-белешләрем Җиңү көнен гаилә бәйрәме кебек билгеләп үтә. Мин гадәттә бу көнне шәһәрнең үзәк мәйданында кизү торам. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта барлык бригадалар һәм техника тулы әзерлеккә куелган. Шуңа күрә без дә тантанада катнашабыз. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре елдан-ел азая. Аларга караган саен хөрмәт хисе тагын да арта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: