Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Гыйбрәтле хәлләр

    Камил Гыйльмулла. Тарихта татарларга кагылышлы, гыйбрәтле, сабак ала торган хәлләр чиксез күп. Унтугызынчы гасырның танылган полководецы М.Кутузов заманында: "Йөрәгемне татар исеме белән бәйле урынга куегыз!"дип әйтеп калдырган. 1812 елда Наполеон җитәкчелегендә француз гаскәрләре Мәскәү шәһәренә якынлашалар. Аны югалту куркынычы яный. Ул чагында сенаторлар баш коман­дующий итеп Михаил Илларионович Ку­тузовны билгеләргә...

    Камил Гыйльмулла.

    Тарихта татарларга кагылышлы, гыйбрәтле, сабак ала торган хәлләр чиксез күп. Унтугызынчы гасырның танылган полководецы М.Кутузов заманында: "Йөрәгемне татар исеме белән бәйле урынга куегыз!"дип әйтеп калдырган.

    1812 елда Наполеон җитәкчелегендә француз гаскәрләре Мәскәү шәһәренә якынлашалар. Аны югалту куркынычы яный. Ул чагында сенаторлар баш коман­дующий итеп Михаил Илларионович Ку­тузовны билгеләргә кирәк дип, патшага мөрәҗәгать итәләр. Ләкин Александр пат­ша моңа каршы килә. Мәскәүне югалту чын мәгънәсендә реаль төс ала башлагач, сенаторлар бу мәсьәләне яңадан күтәреп чыгалар. Патша хәзрәтләре М.И.Куту­зовны баш командующий итеп билгеләргә ризалык бирә. Бу турыдагы фәрманына имза куеп, каләмен өстәлгә салганда ул: «Все же, он - азиат-татарин», - дигән сүз ычкындыра. Бу сүз Наполеонга да барып ирешә. (Әллә М.И.Кутузовның үзенә дә барып ирешмәгәндер дисезме?) Б.Наполеон үзенең истәлекләрендә урыс солдатын бераз кырсаң, аннан татар пәйда була дип юкка гына язып калдырмагандыр.

    Атлантик океанда урнашкан «Изге Елена» утравына сөрелгәч, Наполеонны 3 взвод солдат саклаган. Шул взводларның берсе татар солдатларыннан гына торган. Наполеонның татарлар турындагы фике­рен шагыйрь А.С. Пушкин да үз әсәрлә­рендә куллана.

    Баш командующий булгач, М.И.Куту­зов гаскәрләрне Тула шәһәре ягына, көньяк-көнчыгышкарак күчереп, французларга Мәскәүгә юлны ача. Байлар Мәскәүгә ут төртеп, шәһәрдән качалар. Тикмәгә генә, М.Ю. Лермонтов:

    Скажи-ка, дядя, ведь

    недаром

    Москва, спаленная

    пожаром

    Французу отдана...

    -дип язмагандыр.

    М.И.Кутузов гаскәрләрне флангтан һөҗүмгә күчереп, французларның тылына бәреп керә башлый. Моны сизенгән Наполеон, чолганышта калудан шүрләп, Мәскәүдән көнбатышка таба чигенә. Ә М.И.Кутузов, дошманга тын алырга да ирек бирмичә, көчле һөҗүмгә күчә. Әнә шул тын алырга ирек бирмәү тактикасы белән французларны Парижга кадәр куа һәм Парижны штурм белән алырга әзерләнә башлый. Штурм башланганчы, Б.Наполеон ак әләм белән үз парламен­тарийларын җибәрә. Үтенеч шундый: Па­рижны утка тотмыйча гына, сугышсыз би­релү. Париж яндырылмаска, җимерел­мәскә тиеш. М.И.Кутузов алдында сорау- Парижга иң беренче булып кем керергә тиеш? Тәкъдимнәр күп була. Соңгы сүзне М.И. Кутузов әйтә: «Парижга беренче бу­лып атлы татар гаскәре керә (татарская конница)».

    Париж шәһәрен алу һәм французлар­ны җиңү хөрмәтенә, урыс патшасы М.И.Кутузовка иң югары дәрәҗәдәге хәрби титул - фельдмаршал исеме бирә. Бу турыдагы боерыкка кул куйгач, ул М.И.Кутузовка бәя биреп: «Он хитёр как грек, культурный как европеец, умный как азиат», - ди. Бу юлы инде үз җөмләсенә «татар» сүзен кертми.

    Урыс патшасы М.И. Кутузовка Петер­бургка кайтырга куша. М.И.Кутузов кай­тырга дип юлга чыга. (Мәгълүм булган­ча, ул заманда самолет, поездлар юк). Торымнан - торымга ат чабып кайт­канда, Польша җиренә кергәндә М.И.Ку­тузов юлда үлә. Аның сейфын ачып, васыятьнамәсен укыйлар: «Минем йө­рәгем тибүдән кайда туктый, гәүдәмне шунда күмегез! Ә йөрәгемне күкрәгемнән алып, татар исеме белән бәйле урынга ур­наштырыгыз!» - диелгән була анда. Аның йөрәге бүген Петербург шәһәренең мәһабәт биналарының берсе булган Казанский Соборның сулъяк порталында саклана. Ә портал белән янәшәдә бюсты куелган.

    Кутузовның кабере исә бүгенге көндә Германиядә, чөнки 1941-45 елгы сугыштан соң ул җир Германиягә бирелде.

    Әгәр дә игътибар иткән булсагыз, Петербургның 300 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә шәһәр экскурсантларына гидларның күбесе, Казан соборына күрсәтеп: «Здесь покоится душа Кутузова»,- дип аңлатма бирделәр. (Ә тело тугел). Сөйләп киткәннәремә бераз нәтиҗә ясап, шундый сорау куясым килә: нишләп Русия патшасының М.И.Кутузовны французлар­га каршы сугышта баш командующий итеп куясы килми? Чөнки ул аның татар токы­мыннан икәнен яхшы белә һәм шикләнә. Менә шулай! Тарихка күз салсаң (Русия тарихына бигрәк тә), чынбарлыкны бозып күрсәтүләр мыжгып ята.

    Әллә ни еракка китмичә генә, Совет чоры тарихын алыйк. Сталин үзе исән чакта аны күкләргә чөеп зурладык. Ул үлде - Хрущевны мактадык. Брежнев властька килде - Бөек Ватан су­гышында җиңүне ул гына оештырган икән бит дип, аңа маршал дәрәҗәсе бирдек.

    Географик атамаларны алсак, Русия мәйданының сиксән процент җире татар­ларныкы икән ич: тундра - туң җирләр, Карское море - Кар диңгезе, Камчатка - затлы тиреле җәнлекләр иле, Татар буга­зы - исеме үк татарныкы, бүгенге Прикаспийская низменность элек туран тү­бәнлеге (ягъни төрки халыкларныкы) дип язылган була. Борынгы карталардагы Мещерская низменность - мишәрләр иле... Кырымдагы Аюдаг тавын бүген Медвежья гора дип яза башладылар. Төрки халык­лардан булган якутларның, халыкка пас­портлар бирә башлагач, фамилияләрен саф русчага әйләндереп бетерделәр. Та­гын бер мисал. Хәтерегездә микән, мон­нан берничә еллар элек Рим шәһәрендә урнашкан Ватикан дини дәүләте Папасы (ул милләте буенча поляк) бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында: «Заманында үткәрелгән көчләп чукындырулар (тәре походлары) зур гөнаһ гамәле ул, мин ке­шелек дөньясы алдында гафу үтенәм, Аллаһтан ярлыкавын сорыйм. Без барыбыз да бер Аллаһ балалары», - диде. Ул бу белдерүен гарәп илләре мәчетләрендә дә ясады, Азәрбайҗанга килеп тә әлеге фикерләрен халыкка җиткерде, Киев шәһәренә килеп, Украина диндарларына да шуны ук әйтте, ә инде Львов шәһә­рендәге зур мәйданда шыгрым тулы ха­лык алдында үзенең тәүбәсен игълан итте. Бу чыгышын хәтта Русия телевидениесе дә күрсәтте. Ә православие чиркәве Папаны Мәскәүгә кертмәде. Папа үз чыгышларын Казахстанның бер чиркәвендә һәм бер мәчетендә ясап, сәфәрен тәмамлады.

    ("Татарстан яшьләре"ннән кыскартып бирелде.)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: