Гусиха авылында дәүләт автоинспекторлары исерек мопед йөртүчене тоткарлаган
Алкотестер нормадан өч тапкырдан артыграк күрсәткән.
Спас районы Гусиха авылында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек әлдә мопед йөртүчене тоткарлаган. Моннан тыш, ир-атның транспорт белән идарә итү таныклыгы да булмаган.
«Юпитер» алкотектеры ярдәмендә үткәрелгән тикшерү 1,144 мг/л күрсәтә – бу рөхсәт ителгән күләмнән берничә тапкыр югары. Бозучыга карата административ протокол төзелгән, ә мопед штрафстоянкага озатылган.
«Юлда исерек йөрүче барысы өчен дә куркыныч тудыра. Бу очракта бозучы үз гомерен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя. Исерек хәлдә руль артына утырырга ярамый икәнлеген тагын бер тапкыр искәртебез. Бу зур штрафлар һәм идарә таныклыгыннан мәхрүм итүне үз эченә алган җитди җаваплылык каралган тупас бозу», – дип ассызыкладылар Спас районы Дәүләт автоинспекциясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев