Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомерен музыкага багышлады

Күптәнге гадәт буенча, август башларында Өчкүл авылы халкы һәм кайткан кунаклар "Славяне" вокаль-инструменталь ансамбленең чираттагы концертына җыелалар. Бу җыр бәйрәмен әлеге ансамбль белән кырык елдан бирле җитәкчелек итүче Владимир Петряев оештыра.

Ирина ТЕЛИЦЫНА.
"НЖ".
Бу кичтә дә Мәдәният йортының тамаша залында алма төшәрлек тә урын булмады. Күпләр эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, балачактан инвалид арбасына утырып кына хәрәкәтләнсә дә җыр-музыкадан үзенә яшәү көче алучы олы җанлы бу кешене ихтирам итеп килгән.
Концерт Николай Избранов башкаруында Николай Марянин шигыренә язылган "Славяне" гимны белән башланды. Аннары сәхнәгә яшь талантлар белән бергә олырак яшьтәге үзешчән артистлар чыкты. Өчкүлдә мондыйлар бихисап. Владимир Петряев йөзләгән кешедә җырга мәхәббәт уяткан.
Ул кыенлыклар алдында куркып калмыйча күпме еллар Өчкүл балаларына сәнгать дөньясы серләрен ачарга ярдәм итте. Владимир Яковлевич Болгар балалар сәнгать мәктәбе филиалы укытучысы да әле. Унсигез ел эшләү дәверендә илледән артык баланы баянда уйнарга өйрәткән. Шуларның берсе, бүген өченче сыйныфта укучы Дмитрий Шеронов "Робот на дискотеке" җырын башкарды. Ә менә Николай һәм Александр Маряниннарны, Александр Столяров белән Евгений Гладковны "Славяне" ветераннары дип атарга була. Алар бергәләшеп гитара ясаган һәм ансамбльнең иҗади тормышына старт биргән. Элегрәк бу төркем чыгышларын районның һәр авылында көтеп алдылар.
Заманында Владимир Яковлевичка төрле кешеләр белән очрашырга туры килгән. Мәсәлән, Мәскәүдәге хастаханәләрнең берсендә Владимир Высоцкий белән күрешә һәм озак кына сөйләшеп утыралар. Гади авыл малае өчен моны сенсация дияргә дә мөмкин…
Ансамбль составы күп тапкырлар алышынса да, җитәкчесе тоткан кыйбласына тугры калды. Шуңа күрә ихтирам казанды ул. Саный китсәң, Владимир Яковлевичныкы кадәр Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре һәм медальләр тагын кемдә бар икән? Бу инде аның ихтыяр көче, үз-үзенә булган ышанычны ахырга кадәр югалтмавы турында сөйли. Тормышта мондыйлар сирәк очрый. Кичәдә аны ихластан район башлыгы Камил Нугаев, район мәдәният бүлеге мөдире Фәргат Низамов, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлгенә Зарипова, авыл җирлеге башлыгы Нина Пырова котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Әлбәттә инде, юбиляр өчен иң кадерле бүләк үзләренең иҗат эшчәнлеген Петряевлар йортында башлаган кешеләр башкаруында җырлар булды. Кичәдә Роман Петряев, Валентин Филиппов, Оксана Елисова, Екатерина Гришина, Сергей Лифантьев, Евгений Лазутин, Сергей Тарасовның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Концерт программасында шулай ук Елена Избранова, Кураловоның "Магнолия" төркеме, Сергей Лямин, Владимир Елисов, Александр Елисов, Альбина Филиппова, Николай Марянин, Дарья һәм Андрей Севастьяновлар да катнашты. Ансамбль һәм аның җитәкчесенең иҗат юлы турында видеоролик күрсәтелде.
Өчкүллеләрне зур бер гаиләгә берләштергән бу кичә һәркемдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Моның өчен барысы да Владимир Петряевка рәхмәт әйтте. "Славяне" киләчәктә дә үзенең җырлары белән сөендереп торыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт