Күпләрнең хезмәт эшчәнлеге район газетасы белән аерылгысыз бәйләнгән. Бүген сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган язманың авторын газета укучылар яхшы белә. Ул үзе эшләгән елларда район газетасы белән тыгыз элемтәдә торды.
Юрий Деманов,
хезмәт ветераны.
1973 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлауга мине Антоновка мәктәбенә математика һәм физика укытучысы итеп җибәрделәр. Ләкин мәктәптә озак эшләргә туры килмәде: октябрь урталарында мине КПСС райкомына чакырдылар һәм беренче секретарь Николай Гурьевич Гурьев районда иң зур хуҗалыкларның берсе - "Антоновка" совхозының (ул вакытта анда эшләүче кешеләр саны гына да 550 иде!) партия оешмасы секретаре җитәкчесе булырга тәкъдим ясады. Мин яшь булуымны, эш тәҗрибәм юклыгын сәбәп итеп куйсам да, тыңламадылар, өлкә комитетта сөйләшкәннән соң, җыелышта партком секретаре итеп сайладылар.
Хезмәт эшчәнлегемнең бу чоры кайсы ягы белән минем истә калды соң? Ул елларда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен эш урыннарында социалистик ярышның киң җәелгән вакыты. Эшкә тотынгач, райондагы күрше хуҗалык терлекчеләренең, механизаторларының эше белән якыннан танышырга туры килде. Әлбәттә, алдынгы тәҗрибәне таратуда, хәбәрдарлыкта район газетасы зур роль уйнады. Ул елларда газета атнага өч тапкыр чыкты. Мин аның һәр санын укып, үзем өчен кирәкле язмаларны игътибар белән сайлап, иң мөһим урыннарын билгеләп, кирәк вакытта файдаланырга өйрәндем. Газетаның һәр яңа санын үзем белән алып йөрдем.
Совхозда товарлыклы-сөт фермасы гына да өчәү, аннан тыш дуңгыз фермасы бар иде. Ферма эшчеләре һәм өч кырчылык бригадасы механизаторлары алдында чыгыш ясаганда райондагы хәлләр белән таныштырып үтәм, ә барлык мәгълүматларны район газетасыннан алам. Алган мәгълүматларны көненә берничә тапкыр кабатларга туры килә. Чыгыш ясаганда мин һәрвакыт район газетасын күрсәтеп сөйлим. Ул елларда газета КПСС райкомы һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы органы булды.
Хуҗалыкта эшләүчеләр башкаларның тәҗрибәсен өйрәнеп, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләделәр. Совхозда тырыш, уңган эшчеләр күп иде. Алар барысы да минем хәтердә. Мәсәлән, сыер савучылар Елизавета Ивановна һәм Вера Андреевна Чегодаевалар, Нина Ивановна Еремина, Мария Николаевна Якушева, Валентина Васильевна Перешитова, дуңгыз караучылар Анна Алексеевна Филиппова, Александра Семёновна Тюрякова, куәтле К-700 тракторларында эшләүче механизаторлар Александр Васильевич Осокин, Петр Григорьевич Спиридонов, Т-4тә эшләүче Сергей Емельянович Веденеев, Николай Кузьмич Михайлов, Николай Николаевич Заварихин, МТЗ-80дә эшләүче Александр Васильевич Стрижов. 1976 елда мул уңыш җыеп алып, безнең район илебез амбарларына 63000 тонна ашлык тапшырды. Антоновка игенчеләре дә бу уңышка үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Совхозда эшләгәндә район газетасы хәбәрчеләре белән еш очрашырга туры килде. Мине һәрвакыт аларның нинди максат белән килүләре- райком кушуы буенча килмәделәрме икән, дигән уй борчыды.
Әле дә исемдә, бер көнне иртә таңнан кабинетыма Михаил Швецов килеп керде (ул редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире иде). Мин район җитәкчелегенең нәрсәгә дә булса ачуы чыккан, безнең җитешсезлекләр бар икән дигән нәтиҗәгә килдем. Ләкин Михаил терлекчеләр турында материал язарга килгән икән. Мин тынычланып киттем. Башта хәбәрчене совхоз кунакханәсенә озаттым, төшке аштан соң хуҗалыкның сыерлар фермасына алып киттем.
1977 елда көненә 100 тонна ашлык суктырырга булган Ставрополье игенчеләренең инициативасын безнең районда да күтәреп алдылар. Башта мондый уңышка Никольскиның 57нче ат заводы тәҗрибәле комбайнчысы Сәетгәрәй Котбытдин улы Гыйматдинов иреште. Бу турыда шунда ук район газетасы да язып чыкты. Антоновканың яшь игенчесе Анатолий Масин Гыйматдинов уңышын кабатларга булды. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен барлык вак-төякләр исәпкә алынды. Комбайн бер минут та туктап тормасын өчен, бункердан ашлыкны техниканы туктатып тормыйча гына бушаттылар. Шулай итеп,төн уртасы якынлашып килгәндә, Анатолий көненә 100 тоннадан артык ашлык суктырган дигән хәбәр килде. Моңа шатланып бетә алмадык, Антоновка халкы үзенең рекордчысы белән бик горурланды. Ул көнне башка комбайнчыларның да эш күрсәткече бермә-бер артты, ә урып-җыюны тиешенчә оештыру башка кырчылык бригадалары өчен киләчәктә дә үрнәк булып торды. Хуҗалык директоры М. Х. Хәмитов җитәкчелегендә баш агроном А. В. Ёров, баш инженер Г. М. Левагин, бүлекчә җитәкчесе Юрий Васильевич Ёров эшне җиренә җиткереп оештырдылар. Район газетасы безнең уңышларыбыз турында тәфсилләп язып чыкты. Соңрак шундый ук рекордка Полянка игенчесе Александр Булыгин иреште.
1978 елның язында мине КПСС райкомының агитация бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Бу вазифаны мин җиде ел башкардым. Минем бурычларыма район газетасының һәм мәгариф бүлегенең эшенә кураторлык итү керде. Шуңа күрә редакция, типографиядә еш булырга, бу коллективларның партия җыелышларында катнашырга туры килде, газетада басылырга тиешле иң әһәмиятле материаллар һәм документлар да минем аша үтте.
Үзем журналист булмаганлыктан, газета хезмәткәрләрен эшкә өйрәтергә тырышмадым, шулай да безнең арада эшлекле, тыгыз элемтә урнаштырылды. Без һәрвакыт уртак тел табып, бердәм эшләдек. КПСС райком бюросы, хезмәт ияләренең район Советы депутатлары куйган бурычлар шактый югары дәрәҗәдә хәл ителде.
Ул елларда газетаның редакторы булып югары квалификацияле журналист, гаҗәеп эрудицияле кеше, үз эшенең чын остасы булган Равил Ибраһим улы Исмәгыйлев эшләде. Берәүгә дә сер түгел, кайбер редакторлар арасында оештыру эшләре белән генә шөгыльләнүчеләр дә бар. Ә Равил Ибраһим улы газетаны ялгыз чыгарган вакытлары да бар иде, чөнки кадрлар җитешмәве ул елларда да нык сизелде.
Гадәттә ул көн саен эшкә барышлый райкомга керә һәм шуңа күрә аның белән еш аралашырга туры килде. Мин аның бервакытта да эш күплегенә зарланганын ишеткәнем булмады. Аның белән эшләргә туры килгән хезмәкткәрләр редакторның бай тәҗрибәсен, осталыгын, тирән белемен өйрәнеп калдылар.
80нче еллар башында газетаның редакторы булып Анатолий Петрович Самаркин кайтты. Алексеевскига киткәнче ул бездә редактор урынбасары булып эшләгән иде. Яңа редактор остазының эшен лаеклы дәвам итте.
Мин даими рәвештә безнең газетаны башка район басмалары белән чагыштыра идем. Исемнәрен әйтеп тормыйм, ләкин арада эчтәлеге һәм бизәлеше ягыннан безнең газета башкалардан яхшы якка аерылып торды. Шуңа күрә мин газетабыз белән горурлана идем.
Газетаның бизәлеше күп очракта фотохәбәрчегә дә бәйле була. Мин газетада эшләгән Иршат Хәмидуллинны, Вячеслав Карповны еш искә алам. Үз эшенең осталары булган элеккеге фотохәбәрчеләр хәзерге вакытта республикада чыга торган "Элита Татарстана" һәм "Сельский мир" журналлары редакторлары.
Газетаны бастыруда, әлбәттә, типография зур роль уйнады. Мин күптән түгел район газетасында басылган Нина Евгеньевна Шинкарёва турындагы язманы зур кызыксыну белән укыдым. Ул үз коллективын, аның җитәкчесе Пётр Васильевич Растрёминны олы хөрмәт белән искә алган. Чыннан да, бу коллективта бик тырыш һәм уңган кешеләр эшләде, ә Пётр Васильевич үзенең һәр хезмәткәренә аталарча карады. Мин типографиягә еш килә идем, линотипистлар, хәреф җыючылар белән байтак әңгәмәләр үткәрергә туры килде. Коллективтагы җылы мөнәсәбәтләргә һәрвакыт шатланып кайта идем. Нигездә типографиядә хатын-кызлар гына эшләде. Техниканы көйләп-ремонтлап торучы Мөнип Гомәров истә калган, мин аны бервакытта да эшсез күргәнем булмады. Надежда Семёновна Абрамова, Галина Михайловна Черникова, Анна Павловна Кузьмичёва, Нина Андреевна Столярова һәм күп кенә башкалар типографиянең үрнәк эшчеләре, хезмәт алдынгылары булды.
70нче еллар ахырында-80нче еллар башында районда мәктәпне тәмамлаучыларны авылда беркетеп калдыру хәрәкәте киң җәелде. Газета хезмәткәрләре бу темага махсус язмалар әзерләделәр, шулай ук партия райкомы, район Советы депутатлары мөрәҗәгате һәм хатлар басылып чыкты, мәктәпне тәмамлаучылар үзләре дә яшьтәшләрен туган җирдә калырга чакырып яздылар. Кызлар һәм егетләр бу идеяне дөрес аңлап, кабул итсеннәр өчен һәр сүзне, һәр фикерне җентекләп уйларга кирәк иде. Газетада Надежда Тимофеева, Татьяна Ананьева, Сергей Бедов кебек хезмәткәрләрнең язмалары эчтәлекле булуы белән аерылып торды. Миңа алар белән эшләве рәхәт иде һәм шуңа күрә хәзергә кадәр мин бу хезмәткәрләрне рәхмәт хисләре белән искә алам.
Иң мөһиме - хакимият органнарының, мәктәп коллективларының һәм газетаның тырышлыгы юкка булмады, күп кенә укучылар мәктәпне тәмамлаганнан соң үзләренең туган совхозларында һәм колхозларында калдылар, аннары авыл хуҗалыгы, ветеринария, педагогия институтларына укырга керделәр, аны тәмамлагач, туган якларын кире кайттылар. Ә 1982 елда Никольски урта мәктәбен тәмамлаган барлык укучылар авылда калырга булдылар.
Сүз дә юк, яшьләрнең тормыш юлын сайлауга кагылган кайбер мәсьәләләрдә ялгышлар да булмый калмагандыр, шулай да аларның бу гамәлләре бары тик мактауга гына лаек иде. Авылда эшче көчләргә мохтаҗлык нык сизелде. Яшьләр гаилә корды, балалар тууы артты, балалар бакчалары киңәйде, урта мәктәпләр саны артты, интеллигенция вәкилләре авылларга менә дигән көч бирде.
1990 елның августында мине санаторий мәктәп-интернатына директор итеп куйдылар. Мин килүгә, коллектив алдына бу мәктәпне үрнәк итеп кую, үз эчебездә бикләнеп калмыйча, тәҗрибәне киң тарату бурычы куйдым. Бу эштә мин ялгыз булмадым. Барыннан да элек, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алевтина Михайловна Гончарук, өлкән тәрбияче Лидия Ильинична Глухова мине яклап чыктылар һәм без бергә эшләдек. Алар икесе дә мәктәптә озак еллар эшләп, бай тәҗрибә туплаган укытучылар иде. Бу инде безгә укыту-тәрбия процессын югары профессиональ дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирде. Бу эштә Людмила Николаевна Покровская, Галина Александровна һәм Станислав Степанович Елифановлар, Валентина Георгиевна Прокудина, Василий Дмитриевич Балакирев, Галина Петровна Городчук кебек абруйлы укытучылар ярдәменә таяндым. Акрынлап безнең коллективка яшьләр килә башлады. Мәсәлән, Марат Рәхим улы Девятаев, Венера Равил кызы һәм Сергей Владимирович Журавлёвлар, Елена Юрьевна Беляева, Ирина Геннадьевна Захарова коллективка тиз ияләнделәр һәм үз эшләрендә зур уңышларга ирештеләр.
Без үзебезнең мәктәп базасында район дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрә башладык, мәгариф бүлеге белән килешеп, ачык дәресләргә башка мәктәпләрдән педагоглар чакырдык. Соңыннан боларның барысы турында да "Новая жизнь" газетасында язып чыктылар. Мондый чаралар балаларның әти-әниләрендә дә зур кызыксыну уятты, чөнки бездә укучы балаларның яртысы үзебезнең шәһәрдән һәм район авылларыннан иде.
Мәктәп тарихы музеен ачу идеясе педагоглар коллективы һәм укучылар белән берлектә тормышка ашырылды. Без күп материаллар җыеп, аларны тиешле тәртипкә китердек, хезмәт дәресләрендә экспозицияләр өчен витриналар ясадык. Бу мөһим һәм кирәкле эшкә мәктәп китапханәчесе Галина Константиновна Камаева да үзеннән зур өлеш кертте. Музей мәктәп музее дигән рәсми статус алды, бу хакта газетада да язылды. Безнең бу башлангыч район мәктәпләрендә музей хәрәкәтен үстерүгә шактый этәргеч бирә алгандыр, дип әйтә алам.
Мин мәктәп директоры булып эшләгән елларда укыту программасына татар теле һәм әдәбияты фәне кертелә башлады. Районның рус телле мәктәпләре арасында татар теле һәм әдәбияты фәннәре кабинеты иң беренче бездә булдырылды. Кабинетны әзерләүдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфирә Фәтхрахман кызы Хәйдәрованың тырышлыгын билгеләп үтми мөмкин түгел. Мәгариф бүлеге үтенече белән без татар теле буенча байтак ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәреп, башка мәктәпләрнең педагоглары белән тәҗрибә уртаклаштык. Монда да район газетасы ярдәмен күп тойдык. Шунысын әйтергә кирәк, газета белем бирү мәсьәләләренә күп игътибар бирде. Мәктәпләрдә укыту-тәрбия эше ничек алып барыла, нинди файдалы тәҗрибәне үзең өчен үрнәк итеп алырга мөмкин - боларның барысы хакында "Новая жизнь"нан укып белдек. Газета һәрвакыт эш өстәлемдә булды.
Илебездә үзгәртеп корулар башланган 1985 елны әйбәт хәтерлим. Март аенда мине партия райкомының оештыру бүлеге мөдире итеп расладылар. Яңа чор - яңа таләпләр… Бу таләпләр газетага да кагылды, ул партия басымыннан котылып, мөстәкыйль орган булырга тиеш иде. Миңа партия райкомы секретаре булып эшләү чорында, ягъни 1986 елдан, райком һәм газетаның үзара мөнәсәбәтләре проблемасын хәл итәргә туры килде. Бу шактый катлаулы вакытлар иде, күп кенә карарлар авырлык белән хәл ителде. Шулай да газетаның редакторы Анатолий Петрович Самаркинның яңа шартларда эшләргә акылы һәм зур сабырлыгы ярдәм итте, газета үзенең лаеклы урынын тапты. Газета эшчәнлегенә кагылган барлык мәсьәләләр вакыт таләбе нигезендә, үзара аңлашып, киңәшеп хәл ителде. Ә бит кайбер карарлар икеләнеп, авырлык белән кабул ителде.
…Мин үзебезнең район газетасын партком секретаре булып эшли башлаган вакыттан ук алдыра башладым. Совет чорында безнең гаилә, башкалар кебек, газета-журналларны бик күп яздырып алды. Өйдә миннән башка аларны хатыным Надежда Николаевна һәм безнең белән бергә яшәгән әнием Анна Андреевна да җентекләп укыдылар. Кич белән эштән кайтканда почта әрҗәсеннән газета-журналларны өйгә алып кергәч, алар арасыннан беренче чиратта район газетасын эзлибез… Кичен даими матбугат белән танышу шуннан башлана.
Хәзер без хатыным белән районнан читтә яшибез, ләкин район газетасы белән элемтәне өзмибез. Киресенчә, без аны тагын да игътибар белән укыйбыз, район яңалыклары белән кызыксынып танышабыз, фоторәсемнәрне карыйбыз, танышларыбызны күрсәк шатланабыз. Музей-тыюлыкта барган яңарыш, шәһәрдә һәм авыллардагы үзгәреш-ләргә сөенәбез. Без газета белән Интернет аша танышабыз һәм аның һәр санын көтеп алабыз, чөнки ул безне туган районыбыз белән тыгыз элемтәдә тота.
Партия эшен башкарганда, ә соңгы ун елда мин район администрациясендә эшләдем, вазифам буенча газета-журналларга язылу мәсьәләсе белән шөгыльләндем.Бөтен максатым район газетасын халыкка күбрәк тарату булды, чөнки райондагы яңалыклар, аның тырыш кешеләре белән тагын кайда таныша аласың?
Үткәннәргә кире кайтып, районның иҗтимагый, мәдәни тормышына бәя биреп, мин бу яктан горурланырлык урыныбыз бар, дип әйтә алам. Күп еллардан бирле сәхнәдән төшмәгән Василий Кощеев, Нина Илюшина, Ирина Лаврентьева, Сарыйм Насыйбуллин, ветераннар хоры чыгышын тыңлап чын ләззәт алабыз. Район тормышын һәр яктан яктырткан газетабыз белән дә горурланырлык урыныбыз бар. Анда басылып чыккан Лидия Кострулева, Надежда Тимофеева язмаларын берничә тапкыр укып чыга идем. Алар үзләре яза торган шәхесләрне һәр яктан яктыртып, тормышлары турында тулы, җанлы итеп сөйли беләләр. Алар язмаларыннан күренгәнчә, райондашларының язмышына шатланалар, борчыла беләләр.
Рус теленнән татарчага тәрҗемә итеп чыгарыла торган "Яңа тормыш" газетасын да районда яхшы беләләр. Мөһим документларны тәрҗемә итәргә кирәк булганда мин һәрвакыт тәрҗемә бүлеге хезмәткәрләре ярдәменә таяндым. Бигрәк тә Венера Фәтхри кызы Мөхәммәтшинаның ярдәме зур булды. Практикамда аннан да белемлерәк тәрҗемәче булмады.
Декабрь аенда газета үзенең юбилеен билгеләп үтә - аның беренче саны чыгуга 95 ел тула. Бу билгеле бер нәтиҗәләр ясау вакыты. Мин газета үзенең юбилеен лаеклы каршылый, дип әйтәм һәм редакция коллективына, анда эшләүче бөтен кешеләргә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телим. "Новая жизнь" («Яңа тормыш») газетасыннан бервакытта да аерылырга язмасын!
Нет комментариев