Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаиләгез өчен иң кадерлесе нәрсә?

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан безнең хәбәрчебез газета укучылардан шул хакта сорашты.

Евгения Мамонова,

Ким урта мәктәбенең математика укытучысы:

- Безнең өйләнешеп, яши башлавыбызга ун ел тулды. Гаиләдә улыбыз үсеп килә. Тормышыбыз түгәрәк, яраткан эшебез, туганнарыбыз, дусларыбыз бар, алар белән якыннан аралашып яшибез. Зур гына йорт сатып алдык һәм аны тулы тәртипкә китердек, йорт янында иркен бакчабыз бар. Анда үзебезгә кирәк булган бөтен яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Әлбәттә, мул уңыш алу өчен армый-талмый эшләргә кирәк.

Ял итәргә дә вакыт табабыз. Мәсәлән, гаиләбез белән Кара диңгез буенда рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Табигатькә чыгарга да яратабыз, бәйрәмнәрдә дусларыбыз белән очрашабыз. Әти-әнием дә шушы авылда яши - бу үзе зур бәхет көн саен я алар килә, я үзебез барабыз. Иң мөһиме - ничек кенә булмасын, гаилә коргандагы хисләрне сакларга кирәк. Бер-бересен аңлап, хөрмәт итеп яшәгәндә генә гаилә бәхетле була торгандыр дип беләм.

Ирина Семенова,

Аграмак авыл җирлеге бухгалтеры:

- Безнең гаилә корып яши башлавызга чирек гасырдан артык вакыт үтте. Бер ул, бер кыз үстердек, алар зур инде, тормыш корып Казанда яшиләр. Ә үзебезнең эшсез торган юк. Үз вакытында терлек-туар да асрадык, хәзер кош-кортлар кына калды. Җәй көне бакчада эш күп, җиләк-җимешләрнең барысын да үзебез үстерәбез. Ике теплицабыз бар, шуңа күрә яшелчәләр иртә өлгерә. Буш вакытта җиләккә, гөмбәгә йөрергә яратабыз. Быел болыннан шактый җиләк җыеп кайттык, кышка запас ясый башладык.

Бәйрәмнәрдә ял итәргә, кунаклар кабул итәргә яратабыз. Юбилейлар, туган көннәр күңелле үтә. Әлбәттә, балаларның кайтуын түземсезләнеп көтәбез. Тигезлекнең кадерен белеп, бер-береңне хөрмәт итеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул...

Марина Игнатьева,

санаторий мәктәп-интернат тәрбиячесе:

- Безнең гаиләдә ике кечкенә кызыбыз үсеп килә. Кая гына барсак та балаларыбыз безнең белән. Алар безнең шатлыгыбыз да, юанычыбыз да. Минемчә, балалар гаиләне ныгытып торган ышанычлы көч. Гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтне бернинди акчага да сатып алып булмый, аны баштан ук сакларга кирәк. Без ирем белән бер-беребезне аңлап, тыңлап яшибез. Ә бу иң мөһиме дип уйлыйм. Тормышың тигез булса, күңелеңә охшаган эшең булса бөтен кыенлыкларны да җиңәргә була.

Ирина Захарова,

Иж-Борискино авылының почта элемтәсе җитәкчесе:

- Гаиләбездә дүрт бала үсеп килә. Олысы - студент, икенчесе армиягә китәргә әзерләнә, өченчесе мәктәптә укый, ә кызыбыз мәктәпкә беренче класска укырга керергә әзерләнә. Гаиләбез дус, тату. Балаларны тигезлектә үстерү бигрәк тә ана кеше өчен зур бәхет ул. Балаларыбыз кечкенәдән эшләп үсәләр. Җәй көне бакчадагы бөтен эшне алар башкаралар. Ә мин кышка күп итеп запас ясарга тырышам, яшелчә, җиләк-җимешләр җитәрлек. Терлек-туар асрагач, һәркемгә эш җитәрлек.

Реклама

Бәйрәмнәрдә ял итми калган юк. Әлбәттә, гаиләбез һәм туганнарыбыз белән бергә җыелабыз, бигрәк тә табигатькә чыгарга яратабыз. Диңгез якларына барып ял итәргә дә кызыгабыз, ләкин бу әлегә хыялда гына кала.

Мин үз тормышымнан канәгать. Иң зур хыялыбыз - тигезлектә яшәп, балаларыбызны укытып, олы тормыш юлына чыгару.

Валентина Шевченко,

хезмәт ветераны (Полянка авылы):

- Тагын ике елдан ирем белән бергә яши башлавыбызга кырык ел тула. Без дус һәм тату яшәп, гомер буе эшләдек, балалар үстердек. Үзебезгә йорт салып чыктык. Кызыбыз хәзер Тольятти шәһәрендә яши, аның кайтуын түземс езләнеп көтеп алабыз. Хәзер без алеклы ялда. Элек терлек тә асрый идек, хәзер авырлаша башлады. Шуңа күрә үзебез өчен кәҗә тотабыз, тавык-чебешләр генә асрыйбыз. Җәй көне рәхәтләнеп бакчада эшлибез, үзебез өчен бөтен кирәк булган яшелчәләрне шунда үстерәбез. Җәй көне оныкларыбыз кайта, зурысына хәзер унбиш яшь, ә көтеп алган кечкенәсенә ике

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне сораштыру

2
X