Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаеплеләргә җәза бирелде

"Спас" заказнигы инспекторлары тарафыннан үткәрелгән "Уылдык чәчү" операциясе барышында табигатьне саклау законнарын бозуның җитмеш җиде очрагы теркәлгән. Кырык дүрт очракта РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 маддәсе буенча ("Аерым саклана торган тыюлык, заказник җирләрендә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу турында") административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды. Бозучыларның күпчелеге...

"Спас" заказнигы инспекторлары тарафыннан үткәрелгән "Уылдык чәчү" операциясе барышында табигатьне саклау законнарын бозуның җитмеш җиде очрагы теркәлгән.
Кырык дүрт очракта РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 маддәсе буенча ("Аерым саклана торган тыюлык, заказник җирләрендә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу турында") административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды. Бозучыларның күпчелеге заказник территориясе буенча машинада гомуми файдалану юлларыннан читтә йөргән һәм машиналарын туктаткан өчен җаваплылыкка тартылды. Саклана торган акваторияләргә аз сыйдырышлы судноларда балыкның уылдык чәчү чорында чыгучылар да булды.
Алда әйтеп үтелгән бозулар буенча физик затларга барлыгы 132 мең сумлык штраф салынды.
Полиция хезмәткәрләре белән берлектә 11 инспектор рейды үткәрелде. Нәтиҗәдә хокук бозган алты кеше тотылды. Алар янында балык тоту кирәк-яраклары һәм шактый күләмдә тотылган балык табылды. Табигатькә китерелгән зыянның суммасы кырык мең сумнан артык тәшкил итте. Бу фактлар буенча материаллар җинаять эшен ачу өчен тикшерү органнарына тапшырылды. Бер кешегә карата суд булды.
Операция кысаларында заказник инспекторлары 24 административ тикшерү үткәрде: елгада 27 балык тоту ятьмәсе табылып юк ителде. Китерелми калган зыянның суммасы алдан исәпләү буенча 850 мең сумнан артык тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев